Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 449 учащихся |
У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Чыгарылыш - 2022: "Сәлам, тормыш мәктәбе!" 01.07.2022
Бүген гимназиябезнең 17 унберенче сыйныф укучысы аттестатлы булды! Укучыларыбыз Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырды. 5 медалист: Аббязова Дания, Нәҗмиева Лилия, Хәйруллина Алсу, Сәгъдиева Диана, Габдрахманова Гүзәл. Уку алдынгыларына - мактау грамоталары, актив әти-әниләргә рәхмәт хатлары бирелде. Укучыларыбызны гимназия директоры Зөммәрәт Шамил кызы Нәгыймова, Әлфия Туфановна Миңнуллина-Юнысова, сыйныф җитәкчесе Рузилә Тәлгать кызы Хуҗина, укытучылар, әти-әниләр тәбрикләде. Алдагы юлларыгыз якты, уңышлы, бәхетле булсын, кызлар! Яңа тормыш мәктәбенә рәхим итегез!
-
9 нчы сыйныфлар аттестатлы булды! 30.06.2022
Бүген 40 тугызынчы сыйныф укучысына дәүләт аттестатлары тапшырылды! Укучыларның бишесе - кызыл аттестат иясе, уку алдынгыларына һәм спорт командасы капитаны Зубкова Елизаветага мактау грамоталары, әти-әниләргә рәхмәт хатлары бирелде. Киләчәгегез якты, уңышлы, бәрәкәтле булсын, укучылар! Бәйрәмегез белән!
-
Съезд нәтиҗәләре: "Киләчәк бездән башлана!" 28.06.2022
28 июньдә гимназиябездә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды узды! Гимназиянең алыштыргысыз шигаренә әверелгән "Киләчәк бездән башлана!" сүзләре дәрәҗәле Съездның төп идея-темасын куәтләп торды. 100гә якын кунак күркәм традицияләребез, уңышларыбыз һәм төп горурлыгыбыз - укучылар һәм укытучылар иҗаты белән хозурланды! Гимназиядә Фатиха Аитова һәм Туфан Миңнуллин традицияләре дәвам итә, һәр эшчәнлегебез яңа заманча проектлар белән баетыла бара, безнең бүгенгебез - уңышлы, куәтле, киләчәкле! Әлеге Съезд һәркемгә рәхәт тәэсирләр, фикерле идеяләр, милли мәгариф юлында файдалы эшләр алып килсен!
-
Гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узачак! 24.06.2022
28 июньдә Казан шәһәре мәгариф оешмаларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узачак! "Мәгарифне үстерүнең актуаль юнәлешләре: традицияләргә нигезләнеп, киләчәккә барабыз" темасына багышланган беренче секция башкалабызның 405 нче, 99 нчы, 101 нче балалар бакчаларында, "Адымнар - белемгә һәм бердәмлеккә юл" күптелле мәгариф комплексында һәм Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә оештырыла. Съезд дәвамында кунакларны эшлекле секцияләр, мәртәбәле чыгышлар, иҗади остаханәләр көтә! Рәхим итегез!
-
Гимназия ГРАНТ отты! 08.06.2022
Республикада туган телләрне саклауга юнәлдерелгән бәйгедә 100 мәгариф оешмасына үз проектларын чынга ашыру өчен Грант биреләчәк! Безнең гимназиябез дә шул җиңүче белем йортларының берсе! 2022 ел ахырына кадәр үзебезнең өрь-яңа "ФАТИХА" милли-белем бирү проектын гамәлгә ашырачакбыз! Гимназиядәге күңелле үзгәрешләргә әзер булыгыз, дуслар!
-
"Апуш" театр студиясенең премьерасы узды! 07.06.2022
Кичә, 6 июньдә, "Сәйдәш" үзәгендә күптән түгел генә оешкан "Апуш" балалар татар театр студиясенең "Апушның тылсымлы төшләре" дип исемләнгән премьерасы узды! Биредә гимназиябезнең 3 укучысы яратып шөгыльләнә: Таҗиева Нәргизә (2 А), Нәбиуллина Регина (7 Б), Фатыхова Сөмбел (8 А). Укучыларыбызны һәм яңа "Апуш" театр студиясен беренче спектакльләре белән тәбриклибез! Сездән кызыклы премьералар көтәбез!
-
Халыкара олимпиадада - 3 призер! 06.06.2022
Бөек рус шагыйре Александр Пушкин туган көнендә һәр ел рус теленнән Халыкара олимпиада үткәрелә. Быел да гимназиябез укучылары сынатмады: Гобәйдуллина Камилә (8 А), Огородова Татьяна (8 Б), Хлопцева Вероника (10 А) Халыкара олимпиада призерлары булдылар! Укучыларыбызга һәм рус теле, әдәбияты укытучысы Нурмөхәмәтова Альбина Зөфәровнага ихлас котлауларыбыз! Алга - яңа җиңүләргә!
-
Рәхәт җиңүләр белән, укучылар! 03.06.2022
Уку елы тәмамланса да, укучыларыбызның дипломнары кайтып тора! Быел гимназистларыбыз төрле бәйгеләрдә, конференцияләрдә, фән олимпиадаларында катнашып, 200гә якын диплом яулады! Әлеге уңышларга тагын 3 җиңүне өстәп куябыз: "Не отнимайте солнца у детей" шәһәр бәйгесендә Зәйнуллина Амира - 3 дәрәҗә дипломант, "В созвездии А.С.Пушкина и Г.Тукая" республика бәйгесендә "Энҗе бөртекләре" театраль коллективы (4 Б) - 3 нче дәрәҗә лауреат, "Мир без границ" цифрлы проектлар шәһәр бәйгесендә Гребенкина Дарья (10 А) - 2 дәрәҗә дипломант! Афәрин!
-
"Magic world" театр студиясе - республика бәйгесе җиңүчесе! 02.06.2022
Гимназиянең инглиз телендә шөгыльләнүче "Magic world" театр студиясе ел саен инглиз телендәге премьералар белән куандыра! Быел да коллектив сынатмады: елдагыча театраль куелышлар республика бәйгесендә "Чарли һәм Шоколад фабрикасы" әсәре белән II дәрәҗә лауреат булдылар! Театр студиясе җитәкчеләре Р.И. Безбрязова белән Д.Д. Фазуллинага, артист кызларыбызга яңа казанышлар телибез! АФӘРИН! GREAT!
-
Башлангычта бәйрәм: "Без инде хәзер бишләр!" 26.05.2022
Бүген Актлар залында 4 сыйныф укучыларының Соңгы кыңгырау бәйрәме гөрләде! Укучылар, сыйныф җитәкчеләре А.М. Сәмитова белән Л.Г. Гайнуллина, әти-әниләр бердәмлегендә күркәм чыгарылыш кичәсе оештырылды. Әтиләр белән вальс әйләнү, әниләрнең милли биюләре, кызыклы сәхнә куелышлары, җыр-бию, тәбрикләүләр - барысы да бәйрәмнең яме, онытылмас бизәге булды! Бәйрәм белән, укучылар! Сез инде хәзер бишләр!