Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 449 учащихся |
У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Безнең юбиляр - Фәйрушина Зөлфия Җәмилевна! 16.11.2021
Бүген башлангыч мәктәпнең иң тәҗрибәле укытучысы, "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе, зирәк остаз Фәйрушина Зөлфия Җәмил кызының мәртәбәле юбилее! Сезгә бәрәкәтле, файдалы, рәхәт гомер, нык сәламәтлек, һәрчак шәп кәеф, рәхмәтле укучылар телибез! Бәйрәмегез белән!
-
Бездә сайлаулар! У нас выборы! 19.10.2021
Бүген лекцияләр залында балалар оешмасына - президент, гимназия укучылары Үзидарәсенә рәис сайлаулары узды! Яшерен тавыш бирү ярдәмендә 5 чыгыш ясаучы арасыннан иң лаеклы кызларыбызны билгеләдек. "Нур" балалар оешмасы президенты - Лина Низамутдинова (9 сыйныф), быел гына оешып килүче укучылар Үзидарәсе рәисе итеп Айгөл Шәфигуллина (9 сыйныф) сайланды! "Нур" оешмасы президенты Зилә Хәбибуллина "СДО РТ" рәисе вазифаларын башкара. Ул гимназиядәге ике балалар оешмасының киңәшчесе булачак. Уңышлар!
-
Укытучылар көне белән! С Днём Учителя! 05.10.2021
Гимназиядә Укытучылар көне гөрләде! Кадерле остазларыбыз, сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Рәхмәтле укучылар, рәхәт тормыш, илһамлы иҗат сезгә! Бәйрәм белән!
В гимназии состоялся праздничный концерт ко Дню Учителя! Дорогие наши наставники, с праздником!
-
Өлкәннәр көне белән! С Днём пожилого человека! 01.10.2021
Бүген халыкара өлкәннәр көне! Хөрмәтле дәү әти-әниләребез, лаеклы ялдагы укытучыларыбыз! Сезгә нык сәламәтлек, дәрт-дәрман, күтәренке кәеф телибез! Сез безгә кирәк! Бәйрәмегез белән!
Сегодня международный день пожилых людей! С праздником!
-
"Игелекле Казан" - "Добрая Казань" 13.09.2021
Гимназиядә "Игелекле Казан" акциясенә старт бирелде! Мәрхәмәтлелек атнасы көз уңышларына бай ярминкә белән төгәлләнде! Игелек ярминкәсе саннарда: катнашучылар - 500 кеше, 1000гә якын кул эшләре, көз уңышлары, мохтаҗларга тапшырылачак керем - 28 790 сум. Чараны оештыруда катнашкан гимназия гаиләсенә, әти-әниләргә ЗУР РӘХМӘТ белдерәбез! Игелекне үзеңнән башла!
-
Белем көне белән! С днём Знаний! 01.09.2021
Белем көне белән, Татарстан! Белем көне белән, Гимназия! Яңа уку елын башладык! Хәерле сәгатьтә!
С днём Знаний, Татарстан! С днём Знаний, Гимназия! Мы начали новый учебный год! В добрый час!
-
Чыгарылыш - 2021! Выпуск - 2021! 22.05.2021
Бүген гимназиядә 9 А, 9 Б, 11 сыйныф укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәме гөрләде! Туган телле, ак калфаклы, лаеклы Милләт аналары булырга насыйп булсын сезгә, кадерле кызларыбыз! Сезнең барыр юлларыгыз да "Тәфтиләү"ле булсын! Хәерле юллар сезгә! Бәйрәм белән!
-
Сау бул, башлангыч мәктәп! 21.05.2021
Бүген гимназиянең Актлар залында 4 А һәм 4 Б сыйныфы укучыларының чыгарылыш кичәсе узды! Бәйрәм тантанасы күркәм җыр-биюләр, күңелле тәбрикләүләр белән үрелеп барды! Сыйныф җитәкчеләре Крутовских Динара Ирфановна белән Шагиәхмәтова Минзилә Ниязовнага зур рәхмәт белдерәбез! Яңа үрләр сезгә, укучылар! Бәйрәмегез белән!
-
Зиләбезгә - яңа вазифа! Зиле - новая должность! 20.05.2021
Гимназибезнең "Нур" балалар оешмасы президенты Зилә Хәбибуллина бүгеннән яңа вазифада! Ул "Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советы" региональ иҗтимагый оешмасы рәисе итеп сайланды! Уңышлар сиңа!
С сегодняшнего дня президент ДОО "Нур" гимназии Зиля Хабибуллина в новой должности! Ее избрали председателем РОО "СДО РТ"! Успехов тебе!
-
Гимназия йолдызлар кабыза! Гимназия зажигает звёзды! 18.05.2021
Бүген гимназиянең Актлар залында "12 нче гимназия 2020-2021 нче уку елы йолдызларын кабыза!" гимназиянең иң яхшы укучыларын бүләкләү тантанасы узды! "Олимпиада җиңүчеләре", "Конференцияләрдә, иҗади бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңүчеләр", "Иң күп макулатура җыючылар" номинацияләрендә җиңүчеләр, Туфан Миңнуллин премиясенә лаек булган 9 укучыбыз бүләкләнде! Елның иң яхшы класслары - 3 Б һәм 6 Б сыйныфлары! Барыгызга да АФӘРИН һәм ЗУР РӘХМӘТ! Сез - йолдызлар!