Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Яңа ел кәефе бездән башлана! 19.12.2025

Бүген гимназиядә 6-10 сыйныф укучыларының "Яңа ел кәефе бездән башлана!" җырлы-биюле, иҗади флешмобы гөрләп узды! Чара барышында яңа экраннан укучыларны Кыш бабай белән Кар кызы сәламләде, укучылар әзерлекле биюле флешмоблар күрсәтте, бәйрәм гимназия хореографы И.М. Ибраһимова оештырган дуслык флешмобы белән тәмамланды. Шулай ук гимназия директоры З.Ш.Нәгыймова гимназия үсешенә өлеш керткән укытучыларны - Р.Т.Хуҗинаны, Р.Г. Газизуллинаны, А.И.Дәүләтшинаны тәбрикләде, укучыларга изге теләкләрен җиткерде. Безнең яңа ел кәефенә сез дә кушылыгыз, дуслар!
-
Көн кадагында - шигъри марафон, лотерея, дуслык флешмобы! 17.12.2025

Бүген Актлар залында башлангыч сыйныфлар катнашында "Тыңла әле, Кыш бабай!" шигъри марафоны узды! Укучыларның Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләве, 50 Яңа ел лотереясын уйнату, дуслык флешмобы - бүгенге кичәбезнең онытылмас мизгелләре! 25 декабрьдә 1-5 сыйныф укучыларын грандиоз Яңа ел тамашасы һәм Кыш бабайдан бүләкләр көтә. Якынлашып килүче Яңа 2026 ел белән, Гимназия!
-
"Туфан мәктәбе" тапшыруында - язучы Марсель Галиев! 16.12.2025

16 декабрьдә Туфан Миңнуллинның "Хәтер залы"нда "Туфан мәктәбе" милли-мәдәни проектының 5 нче чыгарылышы узды! Алдагы героебыз - ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әйтеп калдырганча, бүгенге кунагыбыз - язучы, шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, оста фотохәбәрче, Г.Тукай, Г.Державин, Г.Исхакый, Ш.Маннур премияләре иясе Марсель Баян улы Галиев булды. Марсель абыйга "12 нче гимназиядән - 12 сорау" бирелде, тапшыру тәмамлангач, укучылар һәм татар теле, әдәбияты укытучысы Хуҗина Рузилә Тәлгать кызы белән үзенчәлекле очрашуны китапханәдә дәвам итте. Анда без күпкырлы талант иясен бөтенләй башка яктан ачтык. Ул безгә оста фотограф, сәяхәтче булуын бәян итте, укучыларны Алтайга сәяхәткә "дәште". Тапшыруның алдагы кунагы - шагыйрь, журналист, публицист Газинур Морат булачак!
Гамьле очрашуның кайбер мизгелләре "ГТРК-Татарстан" оешмасы тапшыруларын алып баручы Мөршидә Җиһан репортажында: https://vk.ru/wall-65815436_6168
-
Гимназиядә Яңа ел декадасы башланды! 15.12.2025

Бүгеннән гимназиябезнең һәр классында, һәр катында - Яңа ел кәефе! Һәр кат берсеннән-берсе креатив Яңа ел фотозоналары белән бизәлде. Ә безне ун көн дәвамында кызыклы чаралар көтә! Гимназия белән бер дулкында булыгыз, дуслар!
-
"Игелекле очрашу"да - 7 нче мәктәп-интернаты укучылары! 09.12.2025

8 декабрьдә гимназиянең 9 А сыйныфы укучылары Казанның 7 нче мәктәп-интернаты укучылары белән очрашты! Гимназия укытучылары Р.Р. Шаһимарданова белән И.И. Фазылҗанова гимназиябез турында сөйләде, укучыларга физкультминутка оештырды, әңгәмә ахырында аларга гимназия укучылары бергәләп әзерләгән күчтәнәчләр, бер кәрзин мандарин тапшырылды. Яңа дусларыбызны гимназиягә кунакка көтеп калабыз!
-
Игелек ярминкәсе зур масштабта узды! 08.12.2025

8 декабрьдә гимназия спорт залында "Кышкы әкият" дип исемләнгән Игелек Ярминкәсе гөрләде! Яңа ел алдыннан оештырылган чара, чыннан да, кышкы әкиятне хәтерләтте: сәүдә нокталары кышкы символлар белән бизәлгән, җылы оекбаш, ылыстан букетлар, тәм-том һ.б. белән табыннар сыгылып торды. Чарада 1-11 сыйныф укучылары актив катнашты. Игелек ярминкәсеннән җыелган матди ярдәм гимназиянең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган укучыларына тапшырылачак. Игелекне бергә кылыйк!
-
Игелек декадасы старт алды! 01.12.2025

1-10 декабрьдә гимназиядә инвалидлар декадасына багышланган Игелек декадасы узачак! Шул уңайдан гимназия укучылары сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар укучы интернат-мәктәпләргә, ятим балалар йортларына очрашуларга, гимназиядә узачак игелек ярминкәсенә һәм башка кызыклы чараларга әзерләнә. Игелек декадасында безнең белән булыгыз!
-
"Җыр керсен күңелгә" Фестиваленда җырлыйбыз әниләр турында! 28.11.2025

Бүген Ана декадасына зур өндәү (!) куеп, 5-8 сыйныф укучылары гаҗәеп чыгышлары белән сокландырды! Гимназиянең Актлар залында "Җыр керсен күңелгә" Фестиваленең "Җырлыйм әнием турында" хорлар бәйгесе узды! 6 А, 8 А сыйныфларының театральләштерелгән "Бишек җырлары"на хозурлансак, 6 А, 6 Б, 7 А сыйныфларының технология дәресендә теккән бердәм костюм - образларына таң калдык. Бәйрәмнән әниләргә хас җылылык бөркелеп торды. Нәтиҗәләр дә озак көттермәде: Гран-При - 8 А сыйныфы, 1 урын - 6 А, 2 урын - 6 Б, 3 урын - 5 А, 7 А. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Әниләребезне Әниләр көне белән тәбриклибез! Һәрчак булыгыз, көндә уңып торыгыз, игелекле дәвамчылар сезгә, Әниләр!
-
Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт, Остазлар! 28.11.2025

Бүген Җыр фестиваленең күркәм бер өлеше - гимназия укытучыларына министрлык дипломнарын тапшыру булды. Күпъеллык фидакарь хезмәтләре өчен гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Крутовских Динара Ирфановнага - медаль, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, музыка укытучысы Хәбибуллина Лилия Дамир кызына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы тапшырылды. Котлыйбыз! Алга - яңа җиңүләргә!
-
"Аитова остаханәсе"ндә - Дания Нурлы! 25.11.2025

67 кабатланмас рольле, 61 ел сәхнә тотучы зәвыклы актриса булыр өчен нишләргә кирәк? Һичшиксез, "Аитова остаханәсе" тв-тапшыруын карарга! 25 ноябрьдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Камал театрының әйдәп баручы, затлы актрисасы Дания Нургаяз кызы Нуруллина "Фатиха Аитова остаханәсе" тапшыруының өченче кунагы булды. Тапшыру 2022 елдан "ГТРК-Татарстан" телеканалы белән берлектә төшерелә. Проект шартлары буенча, кунакка чакырылган танылган хатын-кыз белән гимназия укучылары "Түгәрәк өстәл"дә әңгәмә кора, чараның кульминациясе - чакырылган шәхес укучыларга үз һөнәре буенча мастер-класс тәкъдим итә. Дания ханым белән очрашуда гимназиянең 7, 8, 11 сыйныф укучылары катнашты. Мастер-класста Дания Нурлы укучыларга сөйләм күнекмәләре бирде, Фатиха Аитова музеенда Мөхлисә Бубый образын "җанландырды". Киләсе елда кабатланмас героинябызның 80 яшьлек юбилее якынлаша. Дания Нурлы исеме татар театры тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Әле озак еллар йолдыз булып балкыгыз, яныгыз, дөньяны нурландырыгыз, Дания ханым! Горурланабыз!








