Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский район, с. Урясьбаш,улица Пионерская, дом 19. |
Телефон: | |
E-Mail: | Kuk.Uryasbash@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад с.Урясьбаш" Кукморского муниципального района |
Руководитель: | Павлова Любовь Николаевна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 7 детей |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
14 февраль – Гашыйклар көне 14.02.2018
Һәркемнең сөеп һәм сөелеп яшәвен телибез!
-
Кыш килде (шигъри мизгел) 09.02.2018
Урамнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.
Урамга чыктык шаулашып,
Йортлардан чана тартып;
Уйныйбыз учта йомарлап,
Юеш кар тубы атып.
Яңа яуган кар шыгырдый
Өстенә баскан саен,
Курыкмыйча каршылыйбыз
Салкын кыш аен.
Һава саф — рәхәт суларга,
Яп-якты бөтен урын.
Кыш бабай килде кунакка,
Җи р киде йомшак тунын.
Галимҗан Латыйп шигыре
-
Спорт - сәламәтлек 27.01.2018
Бакчада спорт бәйрәме уздырдык. Чарага әти-әниләр дә чакырылган иде. Бәйрәм күңелле узды.
-
Качману бәйрәме 19.01.2018
Качману –бөек бәйрәм, яңа календарь буенча 19 январьда, иске стиль буенча 6 январьда бәйрәм ителә. Качмануга хәтле Христос туган көнге бәйрәм һәм Нардуган көннәре була.
-
7 гыйнвар - Раштуа көне 07.01.2018
Раштуа (рус. Рождество — туым, туу сүзеннән) — Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көн.
Бу бәйрәм чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан христианнар 40 көн буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән генә туклана.
Уразаны тәмамлап, керәшеннәр, православие динен тотучылар 7 гыйнваргакаршы төндә, а католиклар, протестантлар һәм башка христианлыкның көнбатыш юнәлешләре тарафдарлары 25 декабрьдә изге Раштуа бәйрәмен каршылый.
Праваслау динендәгеләр 6 гыйнвар көнне төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп — гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, язык — гөнаһларны кичерүне сорап бу бәйрәмне каршы алалар.
Раштуа көнне һәр православие христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта, дип ышаналар.
Раштуа бәйрәме туганнар, якыннар белән мул табыннар артында уза.
чыганак https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A0%D0%B0%D1%88%D1%82%D1%83%D0%B0
-
Яңа ел белән!!! 27.12.2017
Яңа ел белән!!!
Якынлашып килүче Яңа 2018 ел белән котлыйбыз. Яңа ел яңа бәхет-шатлыклар, сәламәтлек, иминлек алып килсен.
-
Көз (шигъри мизгел) 25.10.2017
Кем ничектер, мин үзем
Яратам елның көзен.
Бик еш болытлар каплап
Торса да саф күк йөзен.
Иссә дә ачы җилләр,
Койса да салкын яңгыр,
Нигъмәткә бай алтын көз
Ямьлерәк күк барыбер.
-
Исемең матур, кемнәр куйган? 20.10.2017
Бакчада узган чираттагы кичәбез әнә шулай аталды. Балаларга исемнәрнең килеп чыгышы турында сөйләдек. Һәр балага исеменең мәгънәсе аңлатылды.
-
Сөмбелә – көз бәйрәме 04.10.2017
Балалар бакчасында әнә шундый кичә уздырдык. Әзерлек эшләре шактый озак барды. Балалар көз турында шигырьләр өйрәнделәр, әкиятләр сәхнәләштерделәр. Чарага әниләрне дә чакырган идек. Көзге муллыктан әзерләнгән күргәзмә, җыр-бию, уеннар – бәйрәм әнә шулай гөрләп узды.
-
1 октябрь – Өлкәннәр көне 29.09.2017
Бәйрәм уңаеннан балалар бакчасына әби-бабайларны кунакка чакырдык. Алар хөрмәтенә балалар җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Бәйрәм чәй табыны артында төгәлләнде.