Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский район, с. Урясьбаш,улица Пионерская, дом 19. |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Kuk.Uryasbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад с.Урясьбаш" Кукморского муниципального района |
| Руководитель: | Павлова Любовь Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 7 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Балалар Сабан туе 08.06.2018

Бакчада балалар өчен бәйрәм – Сабантуй оештырдык. Анда әти-әниләр дә чакырылган иде. Балалар бик теләп төрле уеннарда катнаштылар, үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен сынадылар.
-
1 июнь - балаларны Халыкара яклау көне 01.06.2018

Бәйрәм көнне бакчада тәрбияләнүче балалар белән төрле уеннар оештырдык. Спорт бәйгеләреннән, җыр-биюләрдән дә беркем читтә калмады.
-
Чыгарылыш кичәсе 31.05.2018

Балалар бакчасында тәрбияләнүче 2 бала 1 сентябрь – Белем көнендә мәктәпкә укырга барачак. Алар өчен бакчада “Чыгарылыш кичәсе” уздырдык. Бәйрәмгә әти-әниләр дә килгән иде. Кичә җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
9 май – Җиңү бәйрәме! 08.05.2018

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан бакчада тәрбияләнүче балалар белән бергә яу кырында ятып калган батыр сугышчыларны искә алдык, һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Сугышлар кабат була күрмәсен, тынычлыкта яшик!
-
Бәйрәм белән! 01.05.2018

1 май бәйрәме белән котлыйбыз. Һәркемгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, тыныч, имин көннәр телибез.
-
Җиңү яуладык 26.04.2018

Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан Кукмараның “Чулпан” балалар бакчасында шигырь бәйгесе узды. Әлеге чарада бакчада тәрбияләнүче Бикбова Динара һәм Никоноров Адельләр катнашты. Динара – беренче, Адель икенче урыннарны алдылар. Котлыйбыз!!!
-
Тукай бәйрәме 25.04.2018

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бакчада шигырь кичәсе уздырдык. Бәйрәмдә балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр.
-
1 апрель – Көлке көне 01.04.2018

Елмаеп, бер-беребезгә елмаю бүләк итеп яшик. Ил-көннәребез тыныч, табыннарыбыз мул булсын.
-
Әкияттә - кунакта 19.03.2018

Бакчада узган “Әкияттә – кунакта” дигән чарада рус һәм татар халык әкиятләрен искә төшердек. Театральләштерелгән тамаша да бик матур булды.
-
Әнием, күз нурым 07.03.2018

Бакчада “Әнием, күз нурым” дигән чара оештырдык. Әниләр һәм балалар катнашында КВН бик күңелле узды. Бәйрәм чәй өстәле артында төгәлләнде.









