Чиста, коры, саф һавасы белән
Каршылады мине кышкы урман.
Кар астында калган яшел алан
Төрле җәнлек эзе белән тулган.
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский район, с. Урясьбаш,улица Пионерская, дом 19. |
Телефон: | |
E-Mail: | Kuk.Uryasbash@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад с.Урясьбаш" Кукморского муниципального района |
Руководитель: | Павлова Любовь Николаевна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 7 детей |
У нас учат: | 1 педагог |
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17
Бакчада “Әкияттә – кунакта” дигән чара уздырдык. Анда балаларның әти-әниләре дә чакырылган иде. Табышмаклар әйтештек, әкиятләр укыдык. Бәйрәм бик күңелле узды.
Көлү организм өчен бик файдалы. Юкка гына: “Көлегез, көлегез, файдасы күп, белегез”, - димәгәннәр. Елмаеп-көлеп яшик, дуслар.
8 март – Халыкара хатын-кызлар көнен зурлап билгеләп үттек. Балалар әниләр турныда бик матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
“Чулпан” балалар бакчасында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан күңелле чара – КВН узды. Балалар әтиләре белән ярыштылар. Бәйрәм җыр-биюләр, шигырьләр сөйләү белән үрелеп барды.
Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, йолалары, дини бәйрәмнәре була. Ә менә православие дине вәкилләре өчен гыйнвар ае бәйрәмнәргә аеруча бай. Үзенең тарихы белән IV гасырга барып тоташып, чиркәүләрдә гыйбадәт кылып, якын кешеләр белән мул табын артында уздырылучы зур бәйрәм - пәйгамбәр Гайсә Коткаручының туган көне, ягъни Раштуа (Рождество)дан соң 12 көнгә сузылган Нардуган билгеләп үтелә. “Кояш туган” дигән мәгънәне аңлатучы әлеге календарь бәйрәм Иске Яңа елга кадәр дәвам итте. Бу көннәрдә халык телендә “бабайлар” дип аталучы нардуганчылар кеше танымаслык булып киенеп йорттан-йортка йөриләр, һәркемгә үзләренең изге теләкләрен ирештерәләр.
Бакчага йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында кышкы спорт бәйрәме оештырдык. Чара саф һавада төрле уеннар уйнау, командаларга бүленеп ярышу белән үрелеп барды.
Чиста, коры, саф һавасы белән
Каршылады мине кышкы урман.
Кар астында калган яшел алан
Төрле җәнлек эзе белән тулган.
Балалар белән “Әкияттә – кунакта” дигән кичә уздырдык. Анда бакчада тәрбияләнүче балалар татар халык әкиятләрен сәхнәләштерделәр, сорауларга җавап бирделәр. Рәсем бәйгесендә дә беркем сынатмады.
7 гыйнварда христиан динен тотучылар Раштуаны - Гайсә пәйгамбәр туу көнен бәйрәм итә. Бу көнне иң тәмле сыйларны әзерлиләр, бер табын артына җыелалар, кунаклар килә, котлаулар яңгырый, бүләкләр тапшырыла.
Бәйрәм белән барыгызны да!