Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский район, с. Урясьбаш,улица Пионерская, дом 19. |
Телефон: | |
E-Mail: | Kuk.Uryasbash@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад с.Урясьбаш" Кукморского муниципального района |
Руководитель: | Павлова Любовь Николаевна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 7 детей |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Милли кием бәйрәме 24.09.2019
Балалар бакчасында “Милли кием” бәйрәме үткәрелде. Балаларны төрле милләт халыкларының кием-салымнары, алардагы орнамент-бизәкләр белән таныштырдык. Күргәзмә дә ясалды.
-
Көз (шигъри мизгел) 23.09.2019
Күп кеше көзне сагыш, яңгырлы көннәр белән бәйли бит. Ә көз - муллык ае. Бөтен дөнья төрле-төрле төсләргә күмелә. Һәр ел фасылының үзенә күрә бер матурлыгы бар. Табигать шулай үзгәреп тормаса, без ел фасылларының матурлыгын күрмәс тә идек, могаен...
Көз
Күңелләргә сагыш салып,
Көзләр дә җиткән икән.
Куе урман өсләреннән
Сарысын сибеп үткән.
Пәрәвез җепләреннән ул
Үреп куйган җатьмәсен.
Чү! Кузгатма син аны, җил,
Бу матурлык бетмәсен.
Сары яфрак кулын изәп,
Алтын көз саубуллаша.
Үрелеп, нур сибә кояш
Болыт ертыгы аша.
Шушы нурлардан тулышып,
Тагын ямь иңә җиргә.
Сагыш түгел, муллык тула
Алтын көз белән бергә.
Күңелгә көзге муллыктан
Бәхет, шатлык тула сыман.
Ил-көненә өмет баглап,
Киләчәккә атлый җиһан.
Суфия МОСТАФИНА
-
Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез 19.09.2019
Балаларда әкиятләрне кызыксынып тыңлау, сөйләм телләрен үстерү, аларны әкият тыңларга, сәхнәләштерергә өйрәтү максатында “Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез” дигән дәрес үткәрелде. Анда әти-әниләр дә чакырылган иде. Балалар әкиятләр сөйләделәр, “Шалкан” әкитяен сәхнәләштерделәр.
-
Сәламәтлек - байлык 09.09.2019
Балалар белән “Сәламәтлек – байлык” дигән чара уздырдык. Анда сүз шәхси гигиена таләпләре, сәламәтлек турында барды. Пычрак куллар белән ашау, юынмауның ниниди аяныч хәлләргә китереп чыгарырга мөмкин булуын аңлаттык.
-
Белем көне белән! 02.09.2019
Балаларны, әти-әниләрне 1 сентябрь – Белем көне белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез.
-
Сау бул, бакча 24.05.2019
Балалар бакчасында “Сау бул, бакча” дигән чара оештырдык. Бакчада тәрбияләнгән, быел мәктәпкә барачак балалар өчен икенче зур этап башлана. Мәктәптә тырышып укыгыз, әти-әниләрегезнең, укытучыларның сүзләрен тыңлагыз, балалар.
-
9 май – Җиңү көне 08.05.2019
Җиңү бәйрәме уңаеннан балалар белән бергә элеккеге мәктәпнең ишегалдындагы һәйкәлгә барып, анда венок куйдык. Илебез тынычлыгы өчен соңгы тамчы каннарына кадәр сугышкан авылдашлар, батыр солдатлар безнең күңелләрдә мәңге яшәрләр.
-
1 май бәйрәме белән 01.05.2019
Һәркемне 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез, өстәлләребез һәрчак мул, йортларыбызда иминлек булсын.
-
Язлар белән Тукай кайта безгә 26.04.2019
26 апрель – татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Без дә әлеге истәлекле датаны матур итеп билгеләп үтәбез. Бәйрәмгә һәр бала яхшы хәзерлек белән килә. Алар чарада Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйлиләр, җырларын башкаралар. Шулай ук рәсемнәрдән күргәзмә дә оештырыла.
-
Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел 17.04.2019
Бакчага йөрүче балалар татар һәм рус телләрен камил беләләр. Дәресләр вакытында гына түгел, төрле бәйрәмнәр, уеннар да татар һәм рус телләрендә оештырыла.