Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский район, с. Урясьбаш,улица Пионерская, дом 19. |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Kuk.Uryasbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад с.Урясьбаш" Кукморского муниципального района |
| Руководитель: | Павлова Любовь Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 7 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
1 октябрь – Өлкәннәр көне 29.09.2017

Бәйрәм уңаеннан балалар бакчасына әби-бабайларны кунакка чакырдык. Алар хөрмәтенә балалар җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Бәйрәм чәй табыны артында төгәлләнде.
-
Мияубикә (шигъри мизгел) 13.09.2017

Мияубикә, Мияубикә,
Бигрәк инде чиста син.
Ашап туйгач битләреңне
Юарга бик оста син.
Тик һаман да сүзләремне
Колагыңа элмисең.
Ашаганчы да юыну
Кирәклеген белмисең.
Дамир Гарифуллин шигыре
-
1 сентябрь – Белем бәйрәме 01.09.2017

Барлык укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне Белем бәйрәме белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, тыныч, имин тормыш, бәхет-шатлыклар телибез.
-
Спорт ул – сәламәтлек 23.08.2017

Балаларда спортка мәхәббәт уяту максатында “Спорт ул – сәламәтлек” дигән чара үткәрдек. Анда малайлар һәм кызлар ике төркемгә бүленеп ярыштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Әкияттә – кунакта 09.08.2017

Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән “Әкияттә – кунакта” дигән кичә уздырдык. Анда әти-әниләрне дә чакырдык. Балалар татар һәм рус халык әкиятләрен сәхнәләштерделәр, сорауларга җавап бирделәр.
-
Сабантуй 06.07.2017

Сабантуймы, Сабантуй –
Уеннар туе бит ул,
Тәм-томнар сые бит ул,
Җиңүләр уе бит ул.
Чаптар өстендә чабып,
Катыктан тәңкә табып,
Колга башына менеп,
Узышлыга йөгереп
Һәм татарча көрәшеп,
Аркан белән сөйрәшеп,
Ватмый йомырка ташып,
Тапкырлыкта сынашып
Җиңсәң әгәр,
Сабантуй –
Эчкә шатлык сыймас туй!
Эльмира Шәрифуллина
-
Сабантуйлар белән 30.06.2017

Район халкын, авылдашларны, кайткан кунакларны якынлашып килүче милли бәйрәм – Сабан туе белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет-шатлык телибез.
-
И күңелле балачак 01.06.2017

Балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан бакчада “И күңелле балачак” дигән бәйрәм уздырдык. Клуб ишегалдында балалар рәхәтләнеп төрле уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Чарага әти-әниләр дә чакырылган иде. Бәйрәм күңелле узды.
-
Гаилә бәхете – ил бәхете 15.05.2017

Балалар бакчасында Гаилә көнен билгеләп үттек. Гаиләнең ныклыгы, күп бала тәрбияләп үстерүчеләр хакында әниләр белән әңгәмә кордык. Балалар гаилә турында шигырьләр сөйләделәр.
-
9 Май – Җиңү бәйрәме 10.05.2017

Бөек Җиңү бәйрәмен бакчада зурлап билгеләп үттек. Китапханәсе Любовь Дмитриева балаларга сугыш чоры балалары турында хикәяләрдән өзекләр укыды. Батыр сугышчылар исәтелегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдык.









