Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский район, с. Урясьбаш,улица Пионерская, дом 19. |
Телефон: | |
E-Mail: | Kuk.Uryasbash@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад с.Урясьбаш" Кукморского муниципального района |
Руководитель: | Павлова Любовь Николаевна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 7 детей |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
1 апрель – Көлке көне
01.04.2019
Көлке көнен ел саен бакчада бик матур итеп оештырабыз. Алдан ук балаларга көлкеле шигырьләр бирелә. Шулай ук шаян биюләр дә өйрәтәбез. Бу юлы әлеге көн уңаеннан рәсем конкурсы да уздырдык. Җиңүчеләргә бакчаның истәлек бүләкләре тапшырылды.
-
Яз булгач (Н.Исәнбәт)
20.03.2019
Боз киткәч, җир кипкәч,
Сыерчыклар килгәннәр,
Ояларын күргәннәр.
Сайлап-сайлап йөргәннәр.Мин ясаган ояны
Икесе бик яраткан.
Алмасын дип башкалар
Саклашалар чиратлап…Сәлам биреп аларга
Ерактан ук сызгырам.
Сәлам биреп алар да
Шундый итеп сызгыра:
Хәтта миннән уздыра.
Боз киткәч, җир кипкәч,
Саф аяз көннәрдә
Китәрбез юл белән
Зәңгәрсу урманга.Күбәләк куарбыз,
Чәчәкләр җыярбыз,
Шатланып җырларбыз
Күңелле булганга. -
Әнием, күз нурым
07.03.2019
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Әнием, күз нурым” дигән бәйрәм оештырдык. Чарага балаларның әниләре чакырылды. Малайлар һәм кызлар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Әниләр исә балаларга үз һөнәрләре турында сөйләделәр. Һәр бала әнисенә үз куллары белән ясаган бүләкне тапшырды. Бәйрәм соңында чәй һәм тәм-томнар белән сыйландык.
Барлык гүзәл затларны бәйрәм белән тәбрик итәбез. Һәрчак яшь һәм матур булып калыгыз!
-
2019 ел – Россиядә театр елы
28.02.2019
Театр елы уңаеннан бакчада тәрбияләнүче балалар белән Абдулла Алиш әкиятләрен сәхнәләштердек. Чарага балаларның әти-әниләре дә чакырылган иде. Иң элек тәрбияче театр тарихы белән таныштырды, балалар язучысы Абдулла Алиш турында сөйләде, язучының әкиятләренә тукталды. Шуннан соң тамашачы әти-әниләргә бик матур спекталь күрсәтелде.
-
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне
22.02.2019
Бәйрәм уңаеннан бакчада бик матур чара оештырдык. Анда әтиләр һәм бабайлар чакырылган иде. Балалар әтиләре турында сөйләделәр, ике командага бүленеп оештырылган ярыш та күңелле узды. Бәйрәм чәй өстәле артында төгәлләнде.
Барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлыйбыз, эшләрендә һәм тормышларында уңышлар, сәламәтлек, тыныч-имин тормыш телибез.
-
Сәламәтлек – байлык
10.01.2019
Бакчада “Сәламәтлек – байлык” дигән чара уздырдык. Анда урамда төрле уеннар оештырылды. Балалар саф һавада рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.
-
Карлар ява (рәсем бәйгесе)
21.11.2018
Бакчада “Карлар ява” дигән темага рәсем бәйгесе уздырдык. Анда кечкенәләр дә, өлкәннәр төркеменә йөрүчеләр дә бик теләп катнашты. Һәркем үз рәсемендә беренче карны, кар яву күренешен, кышны сурәтләгән иде. Барлык рәсемнәр дә күргәзмә стендка куелды.
-
Әдәплелек дәресе
12.11.2018
Балалар кече яшьтән әдәплелек серләренә төшенеп үсәргә тиешләр. Нәкъ менә шул максаттан бакчада “Әдәплелек дәресе” уздырдык. Анда сүз урамда, җәмәгать урынында, өйдә үз-үзеңне тоту, бер-береңә карата игътибарлы булу турында барды.
-
Шигырь бәйрәме
24.10.2018
Бакчада тәрбияләнүче балалар шигырьләр сөйләргә бик яраталар. Алар “Шигырь бәйрәме”нә дә бик теләп әзерләнгәннәр иде. Анда һәркем үзенең яраткан шигырен сөйләде. Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.
-
Сәламәтлек - байлык
10.10.2018
Балалар бакчасында “Сәламәтлек – байлык” дигән чара оештырдык. Анда сүз шәхси гигиена, сәламәт булу өчен ниләр эшләү хакында барды. Чарага балаларның әти-әниләре дә чакырылган иде. Авыл фельдшеры Елена Григорьеваның чыгышы да бик үтемле булды.