Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский район, с. Урясьбаш,улица Пионерская, дом 19. |
Телефон: | |
E-Mail: | Kuk.Uryasbash@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад с.Урясьбаш" Кукморского муниципального района |
Руководитель: | Павлова Любовь Николаевна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 7 детей |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2018
Барлык өлкәннәрне, әби-бабайларны, авылдашларны бәйрәм белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, бәхетле, тыныч тормыш, иминлек телибез.
-
"Көзге уңыш" бәйрәме 28.09.2018
Бакчада “Көзге уңыш” бәйрәме оештырылды. Анда балалар үзләренең бакчаларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләрне алып килделәр. Чарада әти-әниләр дә катнашты. Кемдер тәмле бәлеш, ә кемдер коймак, пирог пешереп алып килгән иде. Бәйрәм соңында бергәләп чәй эчтек.
-
Әкияттә - кунакта 24.09.2018
Балалар әкиятләрне бик яраталар. Бакчада узган әкият кичәсендә дә һәркем актив катнашты. Татар халык әкиятләрен балалар аеруча яраттылар. “Сертотмас үрдәк”, “Сарык белән кәҗә”, “Үги кыз”, Өч кыз” әкиятләрен балаларга кычкырып укыдык. “Шалкан” әкияте сәхнәләштерелде.
-
Спорт - сәламәтлек 10.09.2018
Бакчада “Спорт-сәламәтлек” дигән чара уздырдык. Анда әти-әниләр һәм балалар катнашты. Чарада спорт уеннары оештырылды. Бәйге соңында һәркем тәмле чәй белән сыйланды.
-
Белем көне белән! 01.09.2018
1 сентябрь – Белем көне. Барлык укучыларны, укытучыларны, мәгариф ветераннарын бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Чираттагы киңәшмә 27.08.2018
Район Мәдәният йортында район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте. Әлеге чарада бакча мөдире Любовь Павлова катнашты. Киңәшмәдә чыгышлар тыңланды, алдынгыларга бүләкләр тапшырылды.
-
Тәмле җәй (шигъри мизгел) 24.08.2018
Аланнарда — җиләк исе,
Басуларда — иген исе,
Җәйләүләрдә — сөт исе...
Тагын аллы-гөлле чәчәк,
Кайнар кояш өстисе —
Шушы булыр җәй төсе!
Шәүкәт Галиев шигыре
-
Киңәшмәдә катнаштык 22.08.2018
Кукмарада мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм киңәшмәсе узды. Әлеге киңәшмәдә бакча мөдире Любовь Павлова, тәрбияче Надежда Гавриловалар шәһәрнең “Кыңгырау” балалар бакчасында оештырылган “Керән базары”нда күргәзмә белән катнашты.
-
Чәчәк бәйрәме 10.08.2018
Балалар бакчасында “Чәчәк бәйрәме” узды. Һәр әти-әни үзләренең бакчаларында балалар белән бергә үстергән чәчәкләрне алып килде. Әлеге чәчәкләрдән күргәзмә ясалды. Иң матур чәчәк бәйләме ясаучыга бүләк бирелде. Бәйрәм җыр-биюләр белән аралашып барды, бик күңелле узды.
-
Балалар Сабан туе 08.06.2018
Бакчада балалар өчен бәйрәм – Сабантуй оештырдык. Анда әти-әниләр дә чакырылган иде. Балалар бик теләп төрле уеннарда катнаштылар, үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен сынадылар.