МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Көзге ярминкә-2019
29.09.2019
Якшәмбе көнне безнең мәктәп коллективы "Көз бүләкләре-2019" ярминкәсендә катнашты. Кайбыч районы халкы өчен мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегендә үстерелгән көзге уңыш тәкъдим ителде.
-
9 сыйныфта ата-аналар җыелышы
26.09.2019
Мәктәбебездә 9нчы класс укучыларының ата-аналары җыелышы булып узды. Сыйныф җитәкчесе Гарапова Г.М. төрле мәсьәләләргә тукталды,имтиханнарга әзерлек, консультацияләр,турында чыгыш ясады.Дәүләт имтиханнарына әзерләүче укытучылар КИМнардагы үзгәрешләрне әйтеп уздылар.
-
"Тынычлык күгәрчене" акциясе
24.09.2019
2017 нче елдан башлап традициягә өйләнгән “Тынычлык күгәрчене” акциясе быел да бөтендөнья күләмендә уздырылды. Мәктәбебез укучылары да бу чарадан читтә калмады. Аның кысаларында классларда әлеге проект турында белешмә бирелде, укучылар тарафыннан флешмоб әзерләнде, укучылар көче белән ясалган күгәрченнәр, шарга бәйләнеп очыртылды. Дөньяларыбыз һәрчак тыныч,күгебез аяз булсын, изге эшләр җанга рәхәтлек, тәнгә сихәт китерсен. Алга таба да изге эшләр акциясен дәвам итәргә һәм актив булырга дигән теләктә калабыз.
-
Милләтләр кроссы
21.09.2019
Бүген безнең мәктәптә Мөрәле авыл җирлеге белән берлектә "Милләтләр кроссы 2019" үткәрелде.Мәктәбебезнең барлык укучылары, укытучылар, әти-әниләр кросста теләп катнаштылар.Соңыннан барыбыз бергә кайнар коймак белән чәй эчтек.
-
Зона семинары
19.09.2019
Район мәдәният йортында укучыларга социаль-психологик тест уздыру бердәм формалары буенча җаваплы белгечләр катнашында зона семинары булып узды.
-
"Куркынычсызлык айлыгы" дәвам итә
19.09.2019
" Куркынычсызлык айлыгы"кысаларында башлангыч сыйныф укучылары физик тәрбия укытучысы Зиганшин Ф.Г. белән Федоровское авылында гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын бүлегенә бардылар. Балалар янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәре, янгын-техник коралның төп төрләре һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Янгынның нинди сәбәпләр аркасында чыгуы турында мәгълүматлар алдылар.
-
Ата-аналар җыелышы
14.09.2019
Кичә безнең мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.Җыелышта фельдшер Сибгатова Фәридә Фирдәвес кызы "Гриппны профилактикалау"темасы буенча чыгыш ясады.Директор Мозаффарова Рушания Зөфәр кызы уку-укыту өлкәсенә, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәрәфиева Л.Ә.тәрбия өлкәсенә,ягъни мәктәпнең эчке кагыйдәләренә караган мәсьәләләр буенча чыгыш ясадылар.
-
Яшь укытучылар тәҗрибә туплый
13.09.2019
Бүген мәктәбебездә яшь физкультура укытучылары өчен семинар узды. Физик тәрбия укытучысы Зиганшин Фрат Гаделша улы 7,8,9 классларда дәресләр күрсәтте. Яшь укытучыларга үзенең киңәшләрен җиткерде.
-
"Мәдәни көндәлек"ләр тапшырылды
11.09.2019
Бүген 1-4 нче сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге" дип исемләнгән китаплар тапшырылды.Китапханәче Минһаҗева Л.Т. көндәлекләрдә эшләү тәртибе белән таныштырды.
-
"Игелекле җир", "Добрая Земля"
10.09.2019
« Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында бүген 7 сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре Садриева А.З белән берлектә "Игелекле Җир"дип аталган чарада катнаштылар, юл чатындагы чишмәгә бардылар, җирнең экологик халәте турында мәгълүмат тупладылар.