МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Чыгарылыш кичәсе
25.06.2019
Бүген Мөрәле төп мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды.Мәктәпне 4 укучы тәмамлады. Аларның шатлыгын уртаклашырга тантанага укытучылар, әти-әниләре килде.Бәйрәмгә килүчеләр барысы да чыгарылыш сыйныф укучыларын истәлекле көннәре белән ихлас котладылар. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын теләделәр.Армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар!
-
Унбишенче көн
24.06.2019
Бүген көн "Игелекнең чиге юк" дип исемләнгән иде.Балалар чишмә янына бардылар, фермага сәяхәт иттеләр, күңелле уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның 14 нче көне
23.06.2019
Бүген лагерьда "Пушкин әкиятләре" көне.Балалар рус халык язучысы А.С.Пушкин әкиятләрен укыдылар,инцинеровкалар куйдылар,рәсемнәр ясадылар.Музыкаль уен коралы Балалайка тарихы белән дә таныштылар.
-
Хәтер көне
22.06.2019
Бүген лагерьда "Хәтер көне",чөнки Бөек Ватан сугышы башланган көн. Балалар обелискка бардылар, илебез өчен һәлак булган якташлар өчен чәчәкләр куйдылар,матур открыткалар ясадылар.
-
"Тапкырлар һәм җитезләр" көне
21.06.2019
Бүген безнең лагерьда “Тапкырлар һәм җитезләр” көне булып узды. Лагерьга йөрүче балалар бүгенге көнне бик кызыклы һәм истә калырлык итеп үткәрделәр. Тәрбияче Лилия Рифкать кызы викторина, табышмак, кроссворд эшләтте. Җанатарлар өчен дә кызыклы сораулар, биремнәр әзерләнгән иде,экологик квнда да теләп катнаштылар. 21 июнь - Россиядә кинологлар көне булуы турында да әңгәмә булып узды.
-
Бүген лагерьда унберенче көн
20.06.2019
Бүген лагерьда "Яшь рәссам"куне узды.Балалар "Сәламәт яшәү тормышы", "Сак бул,янгын" темаларына рәсемнәр ясадылар,конкурслар уздырдылар.Яшел чирәмдә тәгәрәшеп уйнадылар.
-
Лагерьда унынчы көн
19.06.2019
Бүген лагерьда "Хәзинәләр эзләү көне" иде.Исеме үк серле булган көн чыннан да күңелле һәм файдалы узды. План нигезендә вожатый Алсу Мансур кызы ХӘЗИНӘ эзләү оештырды. Балалар бирелгән маршрут нигезендә хәрәкәт иттеләр. Аларга әйләнә -тирә дөнья дәресендә алган белемнәре ярдәмгә килде. Хәзинә табылгач, барлык балалар да шат булдылар.Көн моның белән генә тәмамланмады әле.Балалар "Салават күпере"бассейнына барып рәхәтләнеп йөзеп,сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар.
-
Тугызынчы көн- Юл билгеләре көне
18.06.2019
Кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар, походлар, экскурсияләр, җыр – биюләр,спорт ярышлары, төрле бәйгеләр белән лагерьның тугызынчы көне узып китте.Иртәнге зарядкадан соң балалар бүгенге көннең планы белән таныштылар,ә көн "Юл билгеләре"дип атала иде.Иртәнге аштан соң юл билгеләренең тарихы белән таныштылар,үзләре дә рәсемнәрен ясадылар.Аннан соң авыл буйлап салынган асфальт юга нинди юл билгеләре куелуын тикшерделәр.Төшке аштан соң төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, төп юл буендагы чишмәгә сәяхәт иттеләр.
-
Сигезенче көн
17.06.2019
Мәктәп яны лагереның эшчәнлеге дәвам итә. Иртәнге зарядкадан соң вожатый апалары Алсу Мансур кызы бүгенге көн исеме һәм тәртибе белән таныштырды.Бүген "Театр көне" һәм ул гади генә булмаячагы аңлашыла иде.Иртәнге аштан соң һәр отряд театр әзерләргә тиеш булуы ачыкланды.Әй тырышып та карадылар отрядлар!Россиядә театр елы булса, "Дуслык"та чып-чын театр көне узды.Балалар берсен берсе уздыра-уздыра,рольләрне дә оста итеп башкардылар.
-
Лагерьның җиденче көне
16.06.2019
"Дуслык” мәктәп яны җәйге лагеренда ял итүче балалар өчен табигать бүген дә бик матур җәйге кояшлы көн бүләк итте. Бүгенге көн "Юл кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек бел!" дип атала.Укучылар тәрбияче Гөлнара Мансур кызы белән юл кагыйдәләрен искә төшерделәр,сорауларга җаваплар эзләделәр.Мәктәп кишәрлегендә эшләп.мәйданчыкта күңел ачарга да өлгерделәр.