МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Фән олимпиадасы уңышлары
27.01.2020
25-27 нче гыйнвар көннәрендә татар телендә белем бирүче мәктәп укучылары арасында республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде. Әлеге олимпиадада мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Гобәева М. катнашты һәм призлы урынга лаек булды.
-
Укучылар конференциягә әзерләнә
24.01.2020
Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Бүген без 3 нче сыйныф укучысы Зиннатуллина Рүзилә укытучысы Сайфутдинова А.М. кызы белән белән Апас районында үтәчәк фәнни-гамәли конференциягә әзерләнү эшен башлап җибәрделәр.
-
Төгәл фәннәр атналыгы дәвам итә
23.01.2020
Төгәл фәннәр атналыгы планы нигезендә бүген мәктәптә 8,9 сыйныфлар арасында математик КВН үткәрелде. Укучылар зур кызыксыну белән математик ребус- кроссвордлар чиште,бөек математиклар турында төрле кызыклы биремнәр үтәделәр,үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Җимлекләр конкурсы
22.01.2020
Кошлар-табигать күрке. Алар агачларны корткычлардан саклый. Кыш җитү белән бездә калучы кошларның тормышы кыенлаша. Алар салкыннан түгел, ә ачлыктан курка.Шушыларны истә тотып, мәктәптә елдагыча җимлекләр конкурсы иглан ителде.Укучылар кызыксынып әти-әниләре белән берлектә әлеге конкурста катнашалар.Конкурс 1 февральгә кадәр дәвам итә.
-
Математика,физика атналыгы
20.01.2020
Бүгеннән мәктәптә математика,физика атналыгына старт бирелде.Иртәнге линейкада математика укытучысы Гарапова Г.М. атналыкның планы белән таныштырды һәм атна дәвамында иң күп бишле билгесе алучы бәйгесе барачагы турында да искәртте. Атналыкның 1 нче көнендә 7-8 сыйныф укучылары катнашында "Могҗизалы 7 саны" исемле чара узды.
-
Профилактика гриппа и ОРВИ
20.01.2020
Согласно письму Управления Роспотребнадзора по Республике Татарстан (далее – Роспотребнадзор) от 13.01.2020 № 07/209 «Об организации размещения информации по профилактике гриппа» в целях подготовки к эпидсезону 2020 года Министерство образования и науки Республики Татарстан предлагает принять активное участие в организации и проведении информационной кампании по профилактике гриппа в период по 06.03.2020, а именно организовать:- трансляцию видеоролика (ссылка для скачивания https://www.youtube.com/watch time_continue=26&v=QhVmdwXINcM&feature=emb_logo) и информационных слайдов по профилактике гриппа и ОРВИ (в приложении) на мониторах, расположенных в общеобразовательных организациях
-
"Ел укытучысы" бәйгесе
18.01.2020
16, 17 нче гыйнвар көнне районда педагогик хезмәткәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, һөнәрилеген ачыклау максатыннан "Ел укытучысы " бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелде. Бәйге яшь укытучылар, шулай ук инде тәҗрибә туплаган укытучылар арасында да, иң-иңнәрне күрергә мөмкинлек ача. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Минһаҗева Л.Т. да катнашты һәм лауреат исеменә лаек булды.
-
Интеллектуаль сәләтне үстерәбез.
17.01.2020
Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат һәм шашка уеннары бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уеннарның иң төп әһәмияте - кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Шашка белән шахматның аермасы юк. Аларның икесендә дә фикер йөртү көчле булырга тиеш. Бигрәк тә хәтернең яхшы булуы кирәк. Шуңа күрә тәнәфесләрдә дә, дәрестән тыш эшчәнлек вакытында да бу уеннарны уйнауны камилләштерәбез.
-
"Иң сәнгатьле укучы"конкурсы
17.01.2020
Рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында Бөек Җиңәнең 75 еллыгына башланган "Иң сәнгатьле укучы" укучы конкурсы уздырылды.
-
"ТАССР төзелүгә - 100 ел". Дәрестән тыш эшчәнлек
15.01.2020
Татарстан - Россиянең бер субъекты.Ул 1920 елның 27 маенда оеша. В.И.Ленин кул куйган шушы боерыкка быел 100 ел тула. Бүген 1 нче сыйныф укучылары "Мин гражданин" дип исемләнгән дәрестән тыш эшчәнлек вакытында шушы вакыйга белән таныштылар.