МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
«День IT-знаний — 2019»
18.10.2019
Бүген мәктәбебез укучылары һәм укытучылары «День IT-знаний — 2019» Бөтенроссия профориентация акциясенә кушылды.Чараның максаты-укучыларны зур мәгълүматларны эшкәртү технологияләре белән бәйле һөнәрләр белән таныштыру.Әлеге чарада интерактив презентацияләр кулланылды.
-
"Китап докторы"акциясе
16.10.2019
Мәктәп китапханәсендә кызу эш өсте. Укучыларда китапларга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан “Китап докторы” акциясе кысаларында укучылар белән тузган китаплар төпләнде. Китапханә активы әдәби әсәрләрдән төрле кызыклы күргәзмәләр оештырды, яңа кайтартылган стеллажларга китапларны матур итеп урнаштырды. Барлык укучылар да, бигрәк тә башлангыч сыйныфлар, китапханәгә яратып йөри.
-
Мәдәни проект
14.10.2019
Бүген районыбызның "Туган як музее"нда "Укучының мәдәни проекты" республика мәдәни-белем бирү проектын тормышка ашыру кысаларында мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары мәдәни экскурсиядә булып кайттылар.
-
Көзге бал
11.10.2019
Бүген мәктәбебездә өлкән сыйныфлар тарафыннан әзерләнгән “Көзге уңыш” бәйрәме бик кызыклы шул ук вакытта бик эчтәлекле булып узды. Бәйрәм уен- җыр , төрле бәйгеләр белән үрелеп барды. Көзге яфраклардан ясалган букетлар, концерт номерлары дисеңме, барысы да югары дәрәҗәдә эзерләнгән. Нәтиҗәгә килгәндә дуслык җиңде. Матур чара оештырганнары өчен укучыларга зур рәхмәт!
-
Дружина җыелышы
09.10.2019
Бүген "Яшьлек" дружинасы әгъзаларының җыелышы булып узды . Анда "Сөмбелә" бәйрәменә әзерлек чарасы каралды.
-
Агач утырттык
08.10.2019
Бүген мәктәп укучылары,шул исәптән яшь армиячеләр дә "Җиңү урманы", "Урман көне" акцияләренә кушылып, 350 төп агач уттырттылар.
-
Тәбриклибез!
07.10.2019
Халыкара Укытучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында узган бәйрәмдә хезмәттәшебез башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәйфетдинова Алсу Мансур кызы Мәгариф һәм фән министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.Чын күңелдән тәбриклибез!
-
Укытучылар көне белән!
04.10.2019
Хөрмәтле укытучылар! Сезнең һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Һәрвакыт игелекле, зирәк һәм аңлаучан булып калуыгыз. Сезгә ныклы саулык, җан тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез. Киләчәктә дә ихтирамлы,кадерле булып,якыннарыгызның мәхәббәтен һәм кайгыртуын тоеп яшәгез. Укучыларыгызның рәхмәте сезнең йөрәгегездә мәңге яшәсен!
-
Өлкәннәргә игътибарлы булыйк
02.10.2019
1 октябрьдән Өлкәннәр ункөнлеге башланып китте..Өлкәннәр көне-ул иң якты бәйрәм, анда без әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның аерым игътибар үзәгендә торабыз. Бу бәйрәм бүген бик мөһим, чөнки ул өлкән яшьтәге кешеләрнең хәзерге җәмгыятьтә булган күпсанлы проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Без өлкән яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗларын, аларның тәҗрибәсе һәм хезмәтенең бәяләп бетергесез әһәмияте турында истә тотарга тиеш.Шул уңайдан мәктәбебез укучылары ветеран укытучы Хәмидуллина Найлә апа янына барып хәлләрен белеп,өй эшләрендә ярдәм итеп кайттылар.
-
Цифрлы тапшырулар буенча сыйныф сәгате
30.09.2019
Бүген мәктәптә цифрлы тапшырулар буенча сыйныф сәгатьләре уздырылды.Сыйныф җитәкчеләре укучыларга цифрлы һәм аналоглы тапшырулар, аларның аермасы турында сөйләделәр, аналог тапшыруларын өзү турында кисәттеләр һәм цифрлы тапшыруларга күчү өчен кирәкле гамәлләр турында әйтеп кителде.