МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Күңелле мизгелләр
19.12.2019
Мәктәбебез укучылары тырышып яңа елга әзерләнәләр:сыйныф бүлмәләрен бизиләр,стенгазеталарга рәсемнәр сайлыйлар.
-
Яңа ел ярминкәсе
17.12.2019
Мәктәбебездә ел саен традицион рәвештә Яңа ел ярминкәсе уздыра торган матур гадәт бар.Бүген әлеге ярминкәгә 5,6 нчы сыйныф укучылары старт бирделәр.Мәктәп укучыларының мондый ярминкәләргә кушылуы аеруча сөендерә.Ярминкәдә укучылар әти-әниләр белән берлектә әзерләнгән ризыкларын тәгъдим иттеләр.
-
Яшь гражданнар форумы
16.12.2019
Бүген район мәдәният йортына мәктәпләрнең иҗтимагый балалар оешмалары активистлары һәм аларның педагоглары яшь гражданнар форумына җыелган иде. Бу форумда мәктәбебез активистлары да катнашты.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгында әкият көне
13.12.2019
Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Бүген исә укучылар Театр елына багышлап "Кояшны эзлибез", "Акыллы керпе баласы" әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
-
"Мин - Россия гражданины" акциясе
12.12.2019
Бүген Ватан Геройлары һәм Россия Федерациясе Конституциясе көнен бәйрәм итү кысаларында район мәдәният йортында " Мин-Россия гражданины»акциясе узды. Яшь гражданнарга паспортларны ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаутдинов тапшырды. Алар арасында безнең мәктәп укучысы Хисамиев Т. да бар иде.
-
“II Халыкара Җәлил укулары” конкурсының зона этабы
11.12.2019
10 декабрьда Тәтеш шәһәренең татар урта мәктәбендә “II Халыкара Җәлил укулары” конкурсының зона этабы булып узды. Анда безнең мәктәпнең 5-сыйныф укучысы Ильвина Сабирова һәм 7- сыйныфтан Миләүшә Гобәева катнашты. Миләүшәбез “Муса Җәлил дөнья телләрендә” номинациясендә герой – шагыйрьнең “Төрмәдә төш” шигырен инглиз телендә сөйләп, югары балл җыйды. Ильвинабыз Җәлилнен “Карак песиен” русча оста башкарып чыкты. Афәрин, кызлар! Киләсе чыгышларыгыз да уңышлы булсын!
-
Инвалидлар декадасы
10.12.2019
Декабрь башында традицион рәвештә инвалидлар декадасы билгеләнеп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1993 елның 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Инвалидлар декадасы җәмгыять игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемасына җәлеп итү максаты белән, шулай ук инвалидлар турында тулы булмаган һәм хәзерге җәмгыятьтә тормышка сәләтсез кешеләр дигән фикерне үзгәртү максаты белән үткәрелә.
Мәктәбебез укучылары күчтәнәчләр алып авылдашыбыз, инвалид кыз Гилязиева Лилиянең хәлләрен белешеп кайттылар.
-
Ватан Геройлары көне
09.12.2019
Бүген, 9 декабрьдә, Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә.2007 елдан РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә Россиядә ел саен Россия Геройлары белән бергә Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтлиләр.Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган. Аның тарихы ерак 18нче гасырга ук барып тоташа. 1769 елда Екатерина II яңа сугышчан бүләк - Святой Георгий Победоносец орденын булдыра. Әлеге орден белән яуда аеруча кыюлык һәм батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. 9 декабрь Россиядә Георгий кавалерлары бәйрәме буларак билгеләп үтелгән. 1917 елда орден да, бәйрәм дә бетерелә. 2007 елдан Президент Указы белән 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтелә башлый.Мәктәбебезнең "Пламя" яшь армиячеләр отряды да авыл җирлеге белән берлектә Ватан Геройлары көненә багышланган митингта катнашты һәм үзләренең сафларына яңа укучылар кабул итте.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык
06.12.2019
Бүген мәктәбебезнең һә сыйныфында да“Интернет куркынычсызлыгы” дигән темага дәресләр үткәрелде. Интернет белән һәрберебез дус. Кирәк икән үзебезгә социаль челтәрдә бит ачабыз. Һава торышын, телепрограмманы, дәрес расписаниесен һәм башка мәгълүматларны карарга була. Интернетта классташлар, туганнар белән дә аралашабыз. Монысы да яхшы. Укытучы биргән өй эшен дә интернеттан тиз генә табарга һәм өйрәнергә мөмкин.ИНТЕРНЕТ бик файдалы да, шул ук вакытта куркыныч та. Исегездә калдырыгыз ! Үзегезне һәм якыннарыгызны сак булырга күндерегез. Интернет кибетләр белән сак булырга кирәк, тик әти-әни киңәшенә колак салыгыз.
-
5 декабрь - Халыкара волонтерлар көне
05.12.2019
Бүген Халыкара волонтерлар көне уңаеннан 5-9 нчы сыйныф укучылары "Мәрхәмәтлелек дәресләре" ("Добрые уроки") акциясе кысаларында "Мин волонтер"("Я волонтер") дип исемләнгән кино карадылар. Дәреснең максаты укучыларга волонтерларның кемнәр булуы һәм нәрсә белән шөгыльләнүләре турында киңрәк мәгълүмат бирү, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.