МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Рус теле атналыгы
13.01.2020
Бүген иртәнге линейкада 13 гыйнвардан 20 нче гыйнварга кадәр мәктәптә рус теле һәм әдәбияты атналыгы үтүе турында игълан ителде. Атналык укучыларда фәнгә карата кызыксыну тәрбияләүне күздә тота.Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева А.З. атналык планы һәм нинди чаралар уздырылачагы белән таныштырды. Атналык кысаларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата чаралар да,төрле кызыклы квннар, сәнгатьле уку буенча ярышлар планлаштырыла.Атналыкның беренче көнендә 5,6 нчы сыйныфлар өчен "Русский язык - язык поэзии" исемле ярыш уздырылды.
-
"Без террорга каршы!"Дәрестән тыш эшчәнлек
13.01.2020
Башлангыч сыйныф укытучылары 1-4 сыйныф укучылары белән "Без террорга каршы!" темасына дәрестән тыш чара үткәрделәр.Әлеге чарада терроризм проблемасы, глобаль проблема, аның төрләре, максатлары, шулай ук гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык нигезләре тәкъдим ителде.Чарада укучылар үзләре нәтиҗә ясадылар һәм куелган бурычларны хәл итү юлларын төзеделәр.
-
Кошларга ярдәм
10.01.2020
Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра.Без укучылар белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәбез . Җимлекләребезгә һәрдаим җимнәр сибәбез, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен кучыларыбыз сокланып күзәтәләр. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөенәбез.Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.
Кыш җиттеме - кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
- Рәхим итеп ашагыз! -
Педагогик киңәшмә
08.01.2020
Бүген "Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру" темасына педагогик киңәшмә булып узды.Шулай ук 1 нче яртыеллыктагы уку эшчәнлегенә, сәләтле укучылар белән эшләү процессына анализ ясалды.
-
Сәләтле укучылар белән эшчәнлек
06.01.2020
Мәктәптә кышкы каникуллар файдалы уза. Укытучылар сәләтле балалар белән эш алып баралар: фән олимпиадаларына, төрле конкурсларга әзерләнәләр.
- Кышкы лагерь 02.01.2020
-
Активистлар чыршысы
27.12.2019
Бүген "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районы башлыгының Чыршы бәйрәме узды. Чарада район башлыгы Альберт Илгизәр улы, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, районыбызның активистлары катнашты . Алар арасында безнең мәктәпнең иң яхшы укучылары Гермашин Т., Гобәева М., Зайнуллина А., Мадаминова А. бар иде.Район башлыгы Альберт Илгизәр улы укучыларны якынлашып килүче 2020 ел белән котлады һәм укуларында уңышлар, сәламәтлек һәм яңа ачышлар теләде. Барлык укучылар да Яңа ел бүләкләре һәм котлау открыткалары алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте!
-
Хуш киләсең, Яңа ел!
26.12.2019
Яңа ел - иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Яңа ел алды мәшәкатьләре күңелле дә, шатлыклы да. Безнең мәктәп укучылары бу искиткеч бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр.Бәйрәм әкияти тамаша,җыр-бию белән үрелеп барды. Мәктәп директоры Рушания Зөфәр кызы укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне, килгән кунакларны Яңа ел бәйрәме белән котлады, яртыеллыкта ирешкән уңышларны әйтеп узды. Шулай ук 1 нче яртыеллыкны “4” һәм “ 5” билгеләренә тәмамлаган укучыларга бүләкләр тапшырды, район олимпиадаларына да нәтиҗә ясады . Кыш бабай белән Кар кызының да килүе бәйрәмне тагын да күңеллеләндереп җибәрде. Барлык кунаклар һәм балалар вакытны күңелле үткәрделәр, үзләренә уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәм бик матур узды.
-
Укучылар төбәкара турнирда!
23.12.2019
Мәктәбебезнең данлыклы тимераякчылары Билалиев А., Мадаминова А., Билалиев А. тренерлары Зиганшин Фрат Гадельша улы җитәкчелегендә 23-25 нче декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә узучы тимераякта узышу буенча "Олимпия өметләре" төбәкара турнирында катнашалар.Аларга уңышлар телибез!
-
Класс җитәкчеләре семинары
21.12.2019
Бүген Кече Мәме мәктәбендә "Куркынычсыз белем бирү мохитен формалаштыру һәм балигъ булмаганнарның үз-үзен тотышын профилактикалау" темасына чираттагы класс җитәкчеләре семинары булып узды.