МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"
23.08.2019
"Кайбыч" ябык шугалагында ел саен үткәрелә торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"хәйрия акциясе узды. Мәктәпнең педагогик коллективы, шулай ук укучылар аның актив катнашучылары булдылар. Әлеге чара кысаларында безнең районның мохтаҗ укучылары яңа уку елы башлануга әзерләнергә ярдәм итүче кыйммәтле бүләкләр алдылар. 1 нче сыйныф укучыларына да традицион рәвештә уку кирәк-яраклары тутырылган ранецлар бүләк иттеләр.
-
Традицион август киңәшмәсе
21.08.2019
Бүген район мәдәният йортында Кайбыч муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең пленар утырышы узды. Ел саен бу вакыйга педагогик җәмәгатьчелекне алдынгы идеяләр һәм проектлар эзләүдә берләштерә, коллегалары белән тәҗрибә уртаклашырга, иң актуаль мәсьәләләрне фикер алышуга чыгарырга мөмкинлек бирә. Бу көннәрдә район педагоглары узган уку елына йомгак ясадылар, киләсе елга максатлар һәм бурычлар билгеләделәр. Конференциядә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Казан федераль университеты проректоры Рияз Минзарипов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф өлкәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.Утырышта узган уку елына йомгак ясалды, яңа уку елына максатлар билгеләнде һәм бурычлар билгеләнде. Әлбәттә, безнең районның лаеклы педагогларын бүләкләүсез булмады. Алар арасында безнең укытучылар да бар: Җиһаншин Ф.Г., Гарапова Г.М.
-
Фән укытучылары секция утырышларына җыелдылар
19.08.2019
Бүген фән укытучылары август киңәшмәләре кысаларында секция утырышларына җыелдылар.
-
Август киңәшмәләре башланды
16.08.2019
Бүген Хуҗа Хәсән мәдәният йортында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, педагог - оештыручылар, сыйныф җитәкчеләре катнашында "Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында тәрбия процессы белән идарә итү: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар"дигән темага август конференциясе узды. Конференциядә мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәрәфиева Л.Ә.чыгыш ясады.
-
Бакча эшләре дәвам итә
14.08.2019
Бүген практикага килгән укучылар мәктәп бакчасында помидор җыйдылар,кәбестә араларын чистарттылар.
-
Бездә уку елына әзерлк буенча комиссия
12.08.2019
Бүген безнең мәктәптә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.А. Биккулова, мәгариф бүлеге методистлары, Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре составындагы мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү комиссиясе булды.
-
Мәктәбебез укучыларны кабул итәргә әзер
09.08.2019
Укытучылар,техник хезмәткәрләр мәктәпнең эчен дә, тышын да ялт иттереп җыештырдылар,яңа уку елында балаларга уңайлы булсын өчен барлык көчләрен куйдылар.
-
Яңа уку елына әзерлек бара
07.08.2019
Мәктәптә яңа уку елына әзерлек бара. Быел мәктәп һәм балалар бакчасында ремонт эшләре башкарылды, мәктәп яны территориясен укытучылар тәртипкә китерде.
-
Яшелчәләр мул уңыш бирә
27.07.2019
"Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне", дип әйтәләр. Укучылар көн саен су сибеп үтергән кыярлар да узыша-узыша үсәләр, көн аралаш кыярларны җыеп пешекчеләр кышка әзерлиләр.
-
Сарымсак уңышы
23.07.2019
Бүген мәктәпкә практикага йөрүче укучылар җитәкчеләре Алсу Мансур кызы җитәкчелегендә сарымсак җыеп алдылар.Сарымсак уңышыбелән сөендерде.