Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Укытучылар киңәшә 26.08.2014

Кайбыч муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре конференциясе кысларында бүген предмет секцияләре эше булып узды. Безнең мәктәптә технология (кызлар) укытучылары җыелды. Алар методик докладлар тыңладылар, үзләрен борчыган проблемалар, алда торган бурычлар турында сөйләштеләр.
-
Фәннәр фестивале 26.08.2014

Бүген Кайбыч мәдәният йортында Фәннәр фестивале булып узды. Бу фестивальдә безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәфыйкова Рушания Мөхәммәтша кызы җитәкчелегендә үткәрелгән фәнни-тикшеренү эше тәкъдим ителде.
-
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” 21.08.2014

Бүген Кайбычта бу акциянең йомгаклау тантанасы булды. Акция кысаларында безнең мәктәптә укучы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 5 балага ярдәм күрсәтелде. Алар да бу тантанада катнашты.
-
Мәктәп тирәсе яңартыла 20.08.2014

Берничә көн ир-ат укытучыларыбыз мәктәп тирәсен яңадан тоту өчен баганалар утырттылар, шулай ук капка баганаларын алыштырдылар. Алла ярдәм бирсен сезгә!
-
Тәрәзәләр яңарды 15.08.2014

Мәктәптә кайбер ремонт эшләре дәвам итә. Бу атнада спорт залындагы тәрәзәләр яңартылды. Иске агач тәрәзәләр урынына пластик тәрәзәләр куелды.
-
Кышка хәзерләнү дәвам итә 11.08.2014

Бүген күп кенә хуҗабикәләр кыяр, помидор тозлау, салат ясау белән мәшгуль. Мәктәп ашханәсе дә кышка хәзерләнә.Пешекчеләребез, укучылар һәм укытучылар бик яратып ашый торган, тәмле итеп кыяр һәм помидорларны маринадлыйлар.
-
Мәктәп яңа уку елына әзер 05.08.2014

4 августта район комиссиясе мәктәпләрдә булды. Комиссия мәктәбебездә бу уку елында бик күп эшләр башкарылганын билгеләп үтте. Чәчәклегебез дә комиссия членнарына бик ошады.
-
”Музыка- күңел шатлыгы, чәчәкләр-тормыш яме “ 03.08.2014

“Яшәр өчен кояш, ирек һәм кечкенә чәчәк кирәк, - дигән бөек әкиятче Ганс Андерсен. Әйе, борын-борыннан ук чәчәкләр тормышыбызның аерылмас юлдашы. Чәчәкләр дә тормышка ямь бирәләр, матурлык һәм шатлык чыганагы булып торалар. Чәчәкләр тормышка матурлык биреп кенә калмыйлар, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итәләр. Алар илһам чыганагы да.Чәчәкләргә сокланып,шагыйрьләр шигырьләр иҗат итәләр, композиторлар җырлар язалар.
Июль-август айларында мәктәбебез төрледән-төрле чәчәкләргә, гөлләргә күмелде. Бу матурлык-укытучыларыбыз һәм укучыларыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
-
01.08.2014

Бүген бакчада график буенча эшләүче укучыларыбыз бәрәңге чүбе утадылар.
-
31.07.2014

Бу көннәрдә мәктәбебез үзгәрешләр кичерә. Бүген тәрәзәләргә жалюзилар куелды. Жалюзилар алу өчен акчаны “Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясенә кушылган ата-аналар һәм укытучылар бирде.











