Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
ГТО дәвам итә 27.11.2014

ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек мәктәбебездә туктамый. Дәресләрдә, тәнәфесләрдә бу эшкә зур игътибар бирелә: төрле нормаларны тапшыруга әзерлек эшләре, ярышлар оештыру даими дәвам итә.
-
Бездә кунак бар 26.11.2014

Безгә бүген “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләп килүче Сафиуллина В.М. җитәкчелегендәге “Әкият” курчак театры кунакка килде. Кунакларның күчәтнәче дә зурдан иде. Алар укучыларга һәм балалар бакчасына йөрүчеләргә күрсәтү өчен Ләбиб Леронның “Кикрикҗан маҗаралары” әкиятен алып килгәннәр. Рольләрне башкаручылар бик тәэсирле уйнадылар. Балалар әкиятне бик яратып карадылар. Бу тамашаны караганнан соң, мактанчык булу начар гадәт икәненә бөтен бала да төшенгәндер, мөгаен.
-
Котлыйбыз! 24.11.2014

Бүген иртәнге линейкада “Парламент дәресе-2014” кысаларында “Мой дом-моя республика” рәсем конкурсының район этабында актив катнашкан 4 нче сыйныф укучылары: Сабиров Сәйдәш, Хәйретдинов Айназ, Хикмәтуллина Кадрия дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
Мәктәптә ришвәтчелек белән көрәшеп буламы? 24.11.2014

Бүген мәктәптә участок уполномоченные Гыйниятуллин Д.К. белән очрашу булды. Очрашу коррупция һәм аңа каршы көрәш турында барды. Очрашуны коррупциянең нигезендә нәрсә ятуын аңлатып, җәмгыять үсешендәге зыянына басым ясап, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Насретдинов И.Р. башлап җибәрде. Гыйниятуллин Дамир исә үз чыгышында ришвәтчелек күренешләрен анализлады, ришвәт алу һәм бирү очракларында җаваплылык, коррупциягә каршы законның кайбер матдәләре белән таныштырды. Мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. бу очрашуда районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзасы буларак укучыларга ришвәтчелек турында үз фикерләрен җиткерде. Ришвәт бирмәү-ришвәтчелек белән көрәшүнең иң үтемле чарасы. Җәмгыятьтә һәркем закон кушканча яшәсә, үз вазыйфаларын тиешенчә үтәсә бу күренеш тормышыбызны ямьсезләмәс, илебездәге тормыш дәрәҗәсе тагын да яхшырак булыр иде.
-
Чираттагы педагогик киңәшмә 21.11.2014

Кичә укытучыларның чираттагы киңәшмәсе булды. Киңәшмә түбәндәге көн тәртибе буенча эшләде:
1. 1нче чирек нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар.
2. Укыту-тәрбия бирүдә кулланыла торган технологияләр (сыйныф һәм фән укытучылары чыгышы).
3. Төп дәүләт имтиханына хәзерлекнең торышы.
-
Моны һәркем белергә тиеш! 20.11.2014

Антикоррупцион марафон-2014 дәвам итә. Укучыларны коррупциянең тарихы, бу темага кагылган төшенчәләр, халык авыз иҗаты белән таныштыру максатыннан мәктәптә “Моны һәркем белергә тиеш!” дигән темага стенд төзелде. Стендта укучылар шулай ук Халыкара коррупция белән көрәш көненә багышланган информация белән дә таныша алалар.
-
День правовой помощи детям 20.11.2014

В целях реализации Федерального закона «О бесплатной юридической помощи в Российской Федерации», Закона Республики Татарстан «Об оказании бесплатной юридической помощи гражданам в Республике Татарстан», постановления Кабинета Министров Республики Татарстан от 11.02.2013 №90 «О Республиканской стратегии действий в интересах детей на 2013-2017 годы», а также во исполнение поручения Премьер-министра Республики Татарстан И.Ш.Халикова от 10.10.2014 №50980-ИХ 20 ноября 2014 года в нашей школе прошёл всероссийский день правовой помощи детям.
Классные руководители начальных классов провели урок на тему «Что я знаю о своих правах», а старших классов собрал на урок «Право быть ребёнком» учитель истории и обществознания Насрутдинов И.Р. На уроке он подробно объяснил конвенцию о правах ребёнка . Ознакомил историей Женевской декларации, на основе которого1959 году ООН принял Декларацию о правах ребёнка. Показал презентацию об основных правах и о случаях нарушения этих прав быть ребёнком в разных странах. Большая часть презентации была посвящена представлению детей о своих правах, о своих пожеланиях, которые были отражены на рисунках.
-
“Ришвәтчелек белән ничек көрәшергә?” 19.11.2014

Ришвәтчелеккә каршы көрәш - һәркемнең намус эше. Һәрберебезгә аны безнең җәмгыятебезне җимерү коралы икәнен аңларга гына кирәк. Ришвәт бирелергә дә. алынырга да тиеш түгел.
Татарстанда Халыкара ришвәтчелек белән көрәшү көненә багышланган антикоррупцион марафон бара. Шул уңайдан мәктәптә төзелгән план буенча сыйныфларда “Син законны беләсеңме?” дигән темага сыйныф сәгатьләре узды, “Ришвәтчелек белән ничек көрәшергә?” исеме астында исә һәр класс үзенең плакатын тәкъдим итте.
-
“ПАРЛАМЕНТ ДӘРЕСЕ-2014” 18.11.2014

Берничә ел инде республикада парламент дәресләре үткәрелә. Быел ул Дәүләт Советының 20 еллыгына багышланган һәм “Монда законнар туа” дигән темага үткәрелде. Бүген мәктәптә уздырылган парламент дәресендә Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының оештыру бүлеге җитәкчесе Бәдретдинова Дания Әкраметдин кызы, Кошман авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Сафина Лилия Рәшит кызы һәм мәктәп директоры, район Советы депутаты Хәмидуллин Илмас Илдар улы катнашты. Алар үз чыгышларында депутатларны сайлау тәртибе, Татарстан парламентының тарихы, Дәүләт Советы, Район Советы, авыл җирлеге депутатларының эшчәнлеге, законнарның безнең тормыштагы әһәмияте турында аңлаешлы, төгәл һәм кызыклы итеп сөйләделәр. Депутатларда булырга тиешле сыйфатлар турында да әйтеп үттеләр.Бу дәрестә катнашкан укучылар арасында депутатлар һәм дәүләт эшлеклеләре чыгар дигән теләк белән чыгышларын тәмамлады дәрестә катнашучылар.
-
Кошманда мәдрәсә ачылды 15.11.2014

Бүген безнең авылда зур вакыйга мәдрәсә ачылу тантанасы булды. Мәдрәсәләр элек-электән халкыбызның рухи һәм матди культурасын үстерүдә мөһим роль уйнаган, татар халкы өчен мәгърифәт учагы булган. Бүген ачылган мәдрәсә дә авылыбызның халкы өчен дини белем алуда, әдәп-әхлак тәрбияләүдә үз урынын табар, Аллах боерса. Мәдрәсә ачылуда мәктәбебез укучылары һәм укытучылары да катнашты. Мәдрәсәбездән кеше өзелмәсен, дәресләр тукталмасын дигән теләктә калабыз.











