Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
04.01.2015

Лагерьда көннәребез бик файдалы уза. Бүген лагерьда күңелле стартлар, спорт уеннары, бадминтон уеннары булып узды. Балалар бик теләп спортның төрле төрләрендә катнаштылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Бүгенге көннән барысы да канәгать калды.
-
Кышкы лагерьда 03.01.2015

3 январьдә мәктәбебездә кышкы “Кояшкай” ял лагеры эшли башлады. Лагерьга 15 бала йөри, бер атна дәвамында балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап, төрле конкурсларда катнашып, тауда чана, чаңгы шуып , күңел ачып үзләренең сәламәтлекләрен ныгыталар. Балаларның иртәсе музыка астында иртәнге зарядкадан башлана һәм төрле конкурс-чаралар белән үрелеп бара. Лагерь көннәре бик күңелле үтә.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 30.12.2014

Бәйрәм бүген – Яңа ел,
Бөтен җиргә кар яуган.
Яңа елны каршыларга
Балалар да җыелган.
Куяннар һәм аюлар,
Кунак булып килгәннәр.
Шук малайлар һәм кызлар
Матур кием кигәннәр.
29 декабрьдә мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме булып узды. Нәкъ шигырьдәгечә балалар төрле җәнлекләр, кар бөртекләре булып киенгәннәр. Һәр сыйныф тамаша өчен шигырьләр, җырлар, уеннар хәзерләгән иде. Әлбәттә, кичәнең кадерле кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы да кунак булып килделәр һәм барыбызның күңелен күтәрделәр.
5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме көннең икенче яртысында үткәрелде. Бәйрәм 9 нчы сыйныф укучылары Гарифуллина Чулпан һәм Хәмидуллина Әдилә башкаруында Яңа ел турында җыр белән башланып китте. Һәм иң кызыгы шунда: кызлар һәм егетләр командалары арасындагы квн концерт номерлары белән үрелеп барды . Кызларның “Киленнәр” командасы, чыннан да, киленнәр кебек оялчан, тыйнак, ә егетләребезнең “Кошман шакаллары” командасы бик шук, сугышчан, зирәк булып чыкты. Бик күңелле ярышта 2 генә очко белән өстен калып, егетләр командасы җиңеп чыкты. Һәр сменада үткән бәйрәм ахырында Кыш бабай белән Кар кызы балаларга президентыбыз Р.Н. Миңнеханов, Кайбыч районы башлыгы А.И. Рәхмәтуллин һәм мәктәп коллективы исеменнән язылган открыткалар салынган бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәмдә үткәрелгән төрле уеннар, конкурслар өчен бүләкләрне алуда иганәчеләребез - Гәйнетдинов Алмаз, Садриев Марат, Шәрәфиев Айдарлар бик теләп ярдәм күрсәттеләр.
-
Якынлашып килүче 2015 нче ел белән! 29.12.2014

Ап-ак карларга уралып
Син киләсең, Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.Хуш киләсең, Яңа ел!
Табыныбыз мул булсын.
Якыннарыбыз, дус-ишләребез,
Табын түрендә торсын! -
ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек 26.12.2014

ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек максатыннан мәктәптә кызлар арасында гәүдә күтәрү, егетләр арасында турникта тартылу буенча ярышка бүген нәтиҗәләр ясалды. Иң яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләргә Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Кызлар арасында җиңүчеләр булып 3 нче сыйныфтан Миңнуллина Исламия, 4 нче сыйныфтан Бурганова Ралия, Шәмсетдинова Камилә, 5 нче сыйныфтан Сабирова Илсөя, 6 нчы сыйныфтан Гыйниятуллина Камилә, Салаватуллина Айзилә, Сафина Алсу, 9 нчы сыйныфтан Гарифуллина Чулпан танылды, ә егетләр арасында 2 нче сыйныфтан Гарифуллин Риназ, 3 нче сыйныфтан Сәмигуллин Ильнас, 8 нче сыйныфтан Әхмәтшин Илнур иң күп турникта тартылучы булдылар. Әфарин!
-
"Урок чистоты" 25.12.2014

В нашей школе сегодня прошла природоохранная эколого-образовательная акция "Урок чистоты", во время которой классные руководители провели классные часы на темы: "Охрана природы-охрана здоровья" и "Экология и культура-будущее России". Так же учителя начальных классов организовали экскурсию в зимнюю природу.
-
Әфганстан-йөрәк ярам 25.12.2014

Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. Бу вакыйга уңаеннан бүген сыйныфларда "Әфганстан-йөрәк ярам" темасына әңгәмәләр узды.
Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Без – тынычлык яклы! Әңгәмәләрнең ахыры шундый сүзләр белән тәмамланды. Әмин, шулай булса иде.
-
Яңа елга хәзерләнәбез 24.12.2014

Мәктәптә Яңа елга хәзерлек тулы көченә бара. Һәр сыйныф бәйрәмгә багышлап газеталар чыгарды, урамдагы чыршыбызны үзләре ясаган уенчыкларбелән бизәде һәм бүлеп бирелгән урыннарга кардан төрле сыннар, стенага элү өчен щитлар ясадылар. Без бәйрәмгә әзер дисәк тә була.
-
Президентта кунакта 23.12.2014

Кайбыч районының 16 баласы–спортта югары казанышларга ирешүчеләр, уку алдынгылары, район һәм республика олимпиадалары һәм конкурсларында җиңүчеләр 21 нче декабрьдә 7 мең яшь татарстанлы арасында республика башкаласында Президент чыршысында булып кайтты. Быел Президент чыршысының тематикасы “Нәрсә ул яңа ел?Яки кар бөртеге маҗаралары” иде. Бу темага нигезләнеп Яңа ел турында “Татнефть Арена” боз сараенда шоу күрсәттеләр. Безнең мәктәптән бу могҗизалы тамашаны карарга 9 нчы сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан барды. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килерлек булган.Балалар каршында котлаулар белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаган. Үзеңне мөрәҗәгатендә ул болай дигән: “Татарстанның киләчәге- ул сез! ” Азакта яшьләр өчен үзенең җырларын танылган поп-группа “IOWA “ бүләк итте.Аның чыгышы бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Һәрбер балага бу елның символы булган Кәҗә рәвешендәге бүләк тә бирелгән.
-
Конкурска йомгак ясалды 22.12.2014

Ивалидлар ункөнлеге кысаларында мәктәптә “Сәламәтлекнең кадерен белик!”-рәсем конкурсы һәм “Кеше хәлен кеше беләме....әллә юкмы?”- иҗади эшләр конкурсы булып узды. Бүген иртәнге линейкада бу конкурсларга йомгак ясалды. Җиңүчеләрен котлыйбыз!











