Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Беренче старт уңышлы булды. 21.12.2014

19 декабрь көнне “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге “Первый старт” исеме астында авиамодель спорты буенча район укучылары арасында ярыш үткәрде. Бу ярышта безнең мәктәптән укытучы Насретдинов Айдар җитәкчелегендә 7 нче сыйныф укучылары Волков Руслан, Мотыйгуллин Фәнил, Мотыйгуллин Булат, Вилданов Илназ, 6 нчы сыйныф укучылары Садриев Салават, Хәйретдинов Илмаслар катнашып “Продолжительность полёта вертолёта “МУХА” ” номинациясендә 3 нче урынны алдылар. Волков Руслан исә “Метательный планер из пенопласта” (Дальность полёта) номинациясендә 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Моңсу сәяхәт 20.12.2014

Без, район балалар думасы депутатлары, 19 нчы декабрь көнне Норлат балалар йортында кунакта булдык. Анда баруыбызның сәбәбе бик гади: ятимнәргә ярдәм итү йөзеннән җыелган уку, шәхси гигиена кирәк-яракларын, кием-салымнарны тапшыру.
Балаларны озак көттермәскә булдык, чөнки Яңа елдан бөтен кеше дә сюрпризлар көтә бит. Бәйрәм көннәре җиткәнче күчтәнәчләрне илтеп тапшырырга дип юлга чыктык.
Интернатка килеп җитү белән безне каршы алдылар. Төрле яшьтәге балалар тәрбияләнә икән монда. Араларында буй җиткән егет-кызлар да, әле сабый гына булганнары да бар. Егетләре спорт ярышларында катнашып, урыннар да яулыйлар. Күпләре кул эшләре, театр түгәрәкләренә йөриләр, бәйрәм вакытларында әкиятләр сәхнәләштерәләр, үз куллары белән матур –матур әйберләре ясыйлар. Шигырь сөйләргә осталар да бар.
Шунысы гына аянычлы: Норлат балалар йортында тәрбияләнүче балаларның барысының да диярлек ата-аналары бар! Очрашу минутлары ахырына якынлашкач, барыбызның да күңеленә моңсулык кереп оялады. Тыштан елмаеп-көлеп торган сабыйлар, күңел ачып, шаярышкан булсалар да, йөрәкләрендә булган моңсулыкны яшерә алмыйлар. Ә моңа кем гаепле соң? Билгеле, шушы балалар түгел!
Концертыбыз тәмамлангач, безгә рәхмәт әйтеп, кабат килегез ,дип озатып калдылар.Әмма бу йортка кунакка гына килергә язсын шул!
Чулпан гарифуллина, 9 нчы сыйныф укучысы
-
19.12.2014

ГТО нормаларын тапшырырга әзерләнү мәктәбебездә туктамый. Яңа елга кадәр кызлар гәүдә күтәрү, ә егетләр турникта тартылу буенча осталыкларын камилләштерүне дәвам итәләр. Атна саен нәтиҗәләр таблицага язылып барыла. Тиздән соңгы нәтиҗәләр билгеле булыр.
-
5 сыйныфта ачык дәрес 18.12.2014

Бүген 5 сыйныф җитәкчесе Насретдинова Алия ата-аналарга “Турыпочмаклы параллеллепипед” темасына ачык дәрес күрсәтте. Бу чараның максаты- балаларның математикадан дәрес материалын ничек үзләштерүен күрсәтү иде. Соңыннан ата-аналар белән төрле мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.
-
17.12.2014

Руководители районных методических служб, методисты, заместители директоров, педагоги начальной школы (4 класс) приняли участие на республиканском информационно - методическом семинаре "Современные образовательны ресурсы как гарантия достижения планируемых результатов обучения". Учительница начальных классов Багавиева Э.Р. приняла участие на этом республиканском семинаре.
-
17.12.2014

-
Поздравляем! 16.12.2014

Учащиеся нашей школы Гарифуллина Чулпан под руководством учителя начальных классов Сайрановой Р.Т., Салахов Ильмас под руководством учителя географии Насрутдинова И.Р. заняли дипломы 1 степени всероссийского конкурса творческих работ “Золотая осень”, который проводил обрзовательный центр “Магариф”. Молодцы!
-
Игелекле эшнең иртәсе-киче юк 15.12.2014

Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк - миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим- мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.
Инвалидлар декадасы кысаларында безнең мәктәп укучылары бүген картлар һәм инвалидлар интернат-йортына концерт куярга бардылар. Йөри алган һәрбер өлкән кеше балалар чыгышын карарга чыкты.Өлкәннәребез яратып, кызыксынып балаларның җырларын, шигырьләрен тыңладылар, биюләрен карады һәм безне яңадан үзләрендә көтеп калуларын әйттеләр. Концерт өчен җырларны “Җыр сәнгате” түгәрәге җитәкчесе Кадырова А.С. хәзерләде.
-
15.12.2014

Шахмат буенча 9 нчы сыйныфка кадәрге укучылар арасындагы район Беренчелеге безнең мәктәпкә чираттагы җиңүне китерде. Составында Әхмәтшин Илнур (8 класс), Сабиров Ислам (7 класс), Әхмәтшина Алия (6 класс), Хәйруллина Әлфия (6 класс), Саттаров Айназ (5 класс) булган командабыз 2 нче урынны алды. Шәхси беренчелектә Әхмәтшин Илнур 2 нче урын, Сабиров Ислам 3 нче урынны яуладылар. Әфарин!
-
День Конституции РФ 13.12.2014

12 декабря 1993 года всенародным голосованием в нашей стране была принята Конституция Российской Федерации. Полный текст Конституции был опубликован в «Российской газете» 25 декабря 1993 года, и с тех пор День Конституции является одним из самых значимых государственных праздников России. Конституция — основной закон государства — является ядром всей правовой системы России и определяет смысл и содержание других законов. В этот день в классах прощли беседы о значимости Конституции и оеё роле в нашей жизни.











