Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Балаларыбыз ватанпәрвәр булып үссеннәр. 14.11.2014

Ватанпәрвәрлек тәрбияләү - мәктәпнең төп бурычларының берсе. Бу сыйфатны тәрбияләүдә төрле истәлекле даталарны билгеләп үтү дә зур роль уйный. Ноябрь аенда булып узган Бердәмлек көне һәм Татарстан Конституциясе көннәре шундый әһәмиятле даталардан. Һәр сыйныфта бу истәлекле даталар уңаеннан сыйныф сәгатьләре булып узды. Сыйныф сәгатьләрендә Конституциянең мөһимлеге, Бердәмлек көненең тарихы, бердәмлекнең гаилә, сыйныф, мәктәп, авыл, район, республика, ил тормышындагы әһәмияте, бердәмлек һәм толерантлыкның берлеге турында сөйләшенде, презентацияләр күрсәтелде.
-
Акцияне йомгаклыйбыз 13.11.2014

Бүген мәктәптә “Наркотикларсыз тормыш” акциясен йомгаклау линейкасы булды. Линейкада Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Гәрәфетдинов Илмас Фәрит улы катнашты. Ул үзенең чыгышында бу акциянең әһәмияте, балигъ булмаган балалар катнашында наркотиклар әйләнеше буенча җинаятьләр, бу җинаятьләр өчен җаваплылык турында сөйләде. Шәхес булып формалашуда наркотикларның тискәре йогынтысына аеруча басым ясады.
Линейкада шулай ук акция кысаларында үкәрелгән плакатлар конкурсына йомгак ясалды.
Соңыннан наркотикларның зыяны турында фильм күрсәтелде.
-
ГТО нормаларын тапшыруга хәзерлек 11.11.2014

ГТО нормаларын тапшыруга хәзерлек максатыннан укытучы Гатауллин Динар
ир балалар арасында турникта тартылу, кызлар арасында гәүдәне күтәрү буенча рейтинг таблицасы эшләде. Һәр дүшәмбе көнне укучылар бу күнегүләр буенча үзләренең күпмегә алга китүләрен сынап норма тапшыралар. Нәтиҗәләр таблицага язылып барыла.
-
Мәдәният дәресе 10.11.2014

Бүген мәктәптә сыйныф сәгатьләре Мәдәният елына багышлап үткәрелде. Башлангыч сыйныфларда "Мәдәният нәрсә ул", "Аралашу культурасы", өлкән сыйныфларда "Кайбыч районы халкы мәдәнияты", "Безнең районнан мәдәният өлкәсендәге билгеле кешеләр", "Россия һәм Татарстанның мәдәният мирасы" темаларына сөйләштеләр. Дәресләр үткәргәндә мәктәп музее ресурслары, мультимедиа һәм китапханә фонды файдаланылды.
-
Мәдрәсәдә бәйрәм табыны 08.11.2014

Бүген яңа гына төзелеп беткән Югары Кошман мәдрәсәсендә мәчеткә йөрүче укучылар өчен Корбан ашы уздырылды. Мәҗлес Коръән уку белән башланып китте. Төрле тәм-томнардан, корбан итеннән авыз итеннән иткәннән соң, Мөслимә абыстай, балаларны 3 төркемгә бүлеп, ярыш үткәрде. Мәҗлестән беркем дә бүләксез китмәде. Үткәргән ашлар кабул булсын, балаларыбыз иманлы булып үссен, әмин!
-
Витаминнар үзебездә. 07.11.2014

Кәбестә – кешеләр тарафыннан кулланыла торган иң борынгы яшелчәләрнең берсе. Кәбестә В, Р, К төркеменә керүче витаминнарга, минераль матдәләргә, аминокислота һәм органик кислоталарга бай. Анда С витамины да күп. Файдалы матдәләр һәм витаминнар саклану буенча беренче урында тозлы кәбестә тора. Шуны истә тотып бүген без күп итеп кәбестә тозладык. Витаминлы ризык кыш буена җитәр, алла боерса.
-
Шахмат-файдалы уен 03.11.2014

Мәктәбебездз шахмат уены популярлаша бара. Бу уенның файдасы күптөрле. Шахмат уены балаларның акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була, шахмат уены уйнап, алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару, ясаячак адымын алдан күрә белергә өйрәнү дә балаларда сиземләү көчен арттыра, игътибарлы булырга өйрәтә. Бу уенны популярлаштыруда тренер-физкультура укытучысы Насретдинов Айдарның да роле зур. Шуңа укучыларыбыз - шахмат буенча үткәрелгән ярышларда бүләкләнүчеләр арасында. Соңгы ярыш та искәрмә булмады. 2003 нче елгы һәм алардан яшьрәк балалар арасында үткәрелгән шахмат буенча район турнирында безнең мәктәп командасы (Хикмәтуллина Кадрия, Сабиров Сәйдәш, Саттаров Айназ) 3 нче урынны яулады. Әфарин, яшь шахматчылар!
-
"Наркотикларга- юк!", дибез 31.10.2014

Наркотиклар темасын "чәйнәлгән" дисәң, ялгыш булмас. Тик алар турында әйтми дә булмый бит: нинди генә чаралар күрелсә дә, наркотиклар проблемасы кимеми.
Кайбер мәгълүматларга караганда, безнең илдә 4 миллионга якын кеше наркотиклар куллана. Шуларның 76%ы – 14-30 яшьлекләр.
“Наркотикларсыз тормыш” акциясе дәвам итә. Бу атнада мәктәптә бу темага плакатлар конкурсы булып узды. Һәр сыйныф конкурска үз плакатын тәкъдим итте. Чынлап та, балаларыбызның алдагы тормышы бу афәттән азат булсын иде!
(function (w, d) { w.CpaTextConfig = {"id":1224,"modules":["link"],"phrase_link_target":"_self","phrase_min_distance":100,"popup_type":"vertical_red"}; var js, id = "cpatext-script", ref = d.getElementsByTagName('script')[0]; var proto = d.location.protocol === "https:" ? "https:" : "http:"; if (d.getElementById(id)) {return;} js = d.createElement('script'); js.id = id; js.async = true; js.charset = 'utf-8'; js.src = proto + '//api.cpatext.ru/js/cpatext.js?r' + (new Date).getDate(); ref.parentNode.insertBefore(js, ref); }(window, document)); -
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый 30.10.2014

28 нче октябрьдә мәктәптә Батырлык дәресләре үтте. Дәреләрдә 1941 нче елда узган һәм 2014 нче елда узачак хәрби парадлар, Советлар Союзы Геройлары турында презентацияләр, Бөек Ватан сугышы турында документаль фильмнардан өзекләр күрсәтелде, әңгәмәләр үткәрелде. Батырлар онытылмасын!
-
Шахмат кубогы бездә! 27.10.2014

Узган шимбәдә Олы Кайбычта укучылар арасында шахмат буенча командалар һәм шәхси беренчелеккә ярышлар булып узды. Әхмәтшин Илнур, Сабиров Ислам, Әхмәтшина Алия һәм Хәйруллина Әлфияләрдән тупланган команда беренчелеккә чыкты һәм мәктәбебезгә күчмә кубок алып кайтып куандырды. Узган ел алган икенче урын белән генә чикләнмичә, ел дәвамында даими рәвештә шахмат уйнау шундый нәтиҗәләргә китергәндер, мөгаен. Кубокны алу - бер нәрсә, аны саклап калу киләчәккә максат булып кала. Тырыш хезмәт - уңыш нигезе. Әфәрин, кошманлылар!!!











