Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
23 февраль белән котлыйбыз! 22.02.2017

Хөрмәтле Әтиләр!!!!
Сезне 23 Февраль –Ватаны Саклаучылар көне белән котлыйбыз.
Үзебезнең,балаларыбызның матур теләкләрен житкерү өчен
Сезне 22 нче февраль көнне 12.00 сәгатьтә “Әтиләр сүзе күңелнең күзе” исемле кичәгә чакырабыз.
Килүегезне көтеп “Тиенкәй” балалар бакчасы коллективы;
Араларыбызда армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк кешеләр байтак. Чын күңелдән чыккан котлауларын ишетү аларның йөрәгенә май булып ята. Әйдәгез, без, гүзәл затлар да, бәйрәм рухын тудырырга ашыгыйк!
1. Ирләр көне диләр бүген,
Булсын, әйдә, бәйрәмнәр .
Һәр гаиләдә, түр башында,
Урын булсын ирләргә!
Ирле йортта, тигез канат.
Каермагыз аларны,
Пар канатлар асларында,
Үстерегез, баланы.
Әтиле йорт, куаныч ул.
Моны һәркем беләдер,
Әтиләр дә чынбарлыкны,
Тигезлектә күрәдер.
Гомер юлы бик тиз үтә,
Менә шунысы, аяныч
Шул кыска гомерләрдә сез,
Булыгыз ла, таяныч.
-
М. Җәлил – халык улы. 17.02.2017

М.Җәлил - халык улы. М.Җәлил турында балаларның белемнәрен баету, аның әсәрләре белән танышуны дәвам итү; герой-шагыйрьгә карата бәяләмә бирү, аның батырлыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларда патриотик хисләр, Ватанны саклау теләге тәрбияләү максатыннан 13-17 февраль көннәрендә "Муса Җәлил - халык улы" атналыгы үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп зурлар төркеме балалары тәрбияче Салахова И.Г. "Муса Җәлил - безнең күңелләрдә" музыкаль-әдәби чара үткәрелде. Балалар М.Җәлилнең танылган "Кызыл ромашка", "Күке", "Маэмай", "Әтәч" һ.б. шигырьләрен сәхнәләштереп сөйләделәр, "Кызыма", "Сәгать" җырларын башкардылар.
Читать
-
"Россия чаңгысы -2017 11.02.2017

"Россия чаңгысы -2017
Бүгенге "Россия чаңгысы - 2017" ярышында безнең коллектив та читтә калмады. Педагоглар, специалистлар актив катнаштылар. Ярышта катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Диңгездә яшәүче тереклек ияләренең исеме, 07.02.2017

Кечкенәләр төркеме балалары (тәрбияче Асадуллина Д.Р. ) әвәләү шөгылендә аквалангистлар булып су асты белән таныштылар, анда булган тереклек ияләрен пластилиннан әвәләделәр. Диңгездә яшәүче тереклек ияләренең исеме җирдә яшәүче хайваннарныкына охшаш икәнен белделәр. Мәсәлән: диңгез керпесе, диңгез аты. Су төбендә дә йолдыз бар икәненә игътибар иттеләр. Балаларга су астында ниләр яшәгәнен, үскәнен өйрәнү бик ошады.
-
Кошлар-безнең дуслар! 31.01.2017

Кошлар - безнең дуслар!
Бүген зур төркемендә тәрбияче Салахова И.Г..балаларның кошлар турында күзаллауларын баету, күзәтүчәнлек, игътибарлылыкларын үстерү, кошларга карата сак караш, алар турында кайгыртучанлык хисе тәрбияләү, кышын аларны тукландырырга, җимлек ясарга кирәклеген төшендерү максатыннан "Җимлек янында" темасына танып-белү эшчәнлеге үткәрде. Эшчәнлек барышында Ильхамия Галимовна сорауларына балалар теләп җавап бирделәр, үз фикерләрен җиткерделәр.
-
Әбиемнең серле сандыгы. 20.01.2017

Әбиемнең серле сандыгы Бүген уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү эшчәнлеге "Әбиемнең серле сандыгы" темасына багышланды. Балалар серле сандык эченнән чыккан татар милли киемнәре, татар халкының кул эшләре белән таныштылар. "Түбәтәй" уенында балалар теләп катнаштылар. Ахырдан кунакка килгән татар малае һәм кызына татар орнаменты белән бизәлгән бияләйләр бүләк иттеләр.
-
Кышкы күңел ачулар. Балаларның кышкы уеннары. 12.01.2017

Кышкы күңел ачулар. Балаларның кышкы уеннары. Кыш, кар үзенчәлекләре, кышыкы спорт уеннары турында балаларның белемнәрен системалаштыру, тирәнәйтү; балаларда күтәренке кәеф, шатлык хисләре булдыру;күңел ачуларда катнашасы килү теләге уяту;балаларны күңел ачуларга хәзерлек эшләрендә катнаштыру, бергәләп эшләгән эш нәтиҗәләрен күреп сөенү, эшчәнлектә үзара дустанә мөнәсәбәт, бер-берсен тыңлый белү сыйфаты тәрбияләү; балаларның таныш булган вакыйгалар турында тулы җөмләләр белән сөйли белү күнекмәләрен үстерү максатыннан 9-13 январь көннәрендә "Кышкы күңел ачулар. Балаларның кышкы уеннары" темасы астында үткәрелә. Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Халикова С.Г. белән кышкы ял көннәрен ничек үткәрүләре, кайда ял итүләре, нинди спорт төрләре белән шогыльләнүләре турында сөйләделәр. Бергә-бергә кар бабай әвәләүләрен искә төшереп аны рәсемдә чагылдырдылар.
-
Яңа елда бәхет, шатлык килсен! 30.12.2016

Яңа ел җитәргә дә санаулы көннәр калып бара. Шул сәбәпле, Әти-әниләрне якыннарыбызны хезмәттәшләребезне яңа ел белән тәбрик итәбез!
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар моңаеп. -
Бәйрәм иртәләре гөрләп үтте!" 29.12.2016

-
Кар сыннары бәйгесе 22.12.2016

Кар сыннары бәйгесе
Кыш җитү, яна елны каршы алу уңаеннан һәр оешма үз биләмәсен берсеннән-берсе матур кар сыннары белән бизи. Безнең "Тиенкәй" балалар бакчасы коллективы бу эштә актив катнаша. 2016 нчы ел - Татарстанда су саклагыч зоналары, 2017 нче ел - Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы итеп игълан ителүен исә тотып эшләнде кар сыннары. Балаларның яратып карый торган мультфильм геройлары аша барлык тереклеккә унай, сакчыл караш; өлкәннәрнең хезмәтенә ихтирам тәрбияләү максаты күзалланды.









