Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
"Менә безнең яфраклар" 12.10.2017

"Менә безнең яфраклар"
Һәр ел фасылын балалар белән күзәтәбез,сөйләшәбез һәм инде соңыннан шуны рәсемгә төшерәбез.Менә бүгендә без балалар белән көзге яфракны рәсем эшчәнлегендә кәгазгә ябыштырдык,матурлыгына сокландык.
Зурллар төркеме тәрбиячесе Салахова И.Г.
-
Олыларны хөрмәтләп 09.10.2017

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Бүген бездә мәктәпкә хәзерлек төркеме, өлкән ветеран укытучыларыбызны котлап концерт куйдылар -. Хөрмәтле өлкәннәр!
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр-
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
-
Сез иң галим кеше икәнсез. 05.10.2017

Җир йөзендә иң-иң мату теләкләрне
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучыга, дияр идем, башым иеп.
Укытучым, сөеп, назлап
Гөлбакчамда гөлләр үстердем.
Гөлләремне бүләк итеп,
Укытучым, сиңа китердем.
Балаларның теле- кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез –
Сез иң галим кеше икәнсез.
-
Көзге матур бер көндә. 03.10.2017

Көзге матур бер көндә
Менә без көткән алтын көз
Урманга килеп җитте.
Агачларның яфракларын
Сарыга буяп үтте.
Миләш кызыл мәрҗән киде,
Каен — алтын күлмәген.
Һәммәсе дә яраттылар
Юмарт көзнең бүләген.
Көз агачларны буяды,
Киендерде, бизәде.
Көзгә рәхмәт әйтеп урман
Чуар яулык изәде.
-
Бәйрәм белән,тәрбияче апаларыбыз! 27.09.2017

Халык милләт буламыни, Булмаса тәрбиясе. Тәрбиягә җан өрүче Синдер ул- тәрбияче. Бүген олы йөрәкле, сабыйларны үз баласыдай күреп яратучы,саклап, барлап йөртүче апаларыбызның-тәрбиячеләребезнең бәйрәмнәре. "Тиенкәй" балалар бакчасы коллективын ,укучылар котладылар.Балаларның шатлыклы елмаюларын күрү тәрбиячеләр өчен үзе зур бәйрәм.
-
"Җәйләр үтте көзләр җитте" 25.09.2017

" Җәйләр үтте, көзләр җитте, " - темасына багышланды бу атна. балалар белән " Алтын көз " темасына рәсем конкурсы оештырылды. Бу конкурска мәктәпкә хәзерлек төркеме дә бик теләп катнашты. Аларның рәсемнәрендә көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык сыйфатлары чыгылып тора.
Көннәр суынды,
Яфраклар сулды.
Көз җиттеме әллә —
Кошлар юк булды.
Нинди салкын көз,
Тышта күңелсез!
Ничек яшәрбез
Чәчәксез, гөлсез? -
Көзге табигать 19.09.2017

Көзге табигать
Бүген, 19 сентябрь конне без балалар белән танып белү эшчәнлегендә “Көзге табигать” турында сөйләштек. Балаларның көз(табигатьтәге үзгәрешләр,кешеләрнең киеме) турында гади күзаллауларын формалаштыру;көзге табигатькә соклану хисләре тәрбияләдек.”Төсле яфраклар”уенын бик яратып уйнадылар.
-
Кояшка сөендек 14.09.2017

Кояшка сөендек Яңгырлардан соң чыккан кояшка сөенеп балалар рәхәтләнеп урамда ял иттеләр."Кояш һәм яңгыр" уенын кагыйдәләрне үтәп, бер-берсенә юл куеп чын күңелдән уйнадылар.Кояшның әле алдагы көннәрдә дә җылы нурларын күбрәк сибүен,балаларны сөендерүен көтеп калабыз.
-
Өйрәтәләр мәктәпләрдә 11.09.2017

Өйрәтәләр мәктәпләрдә Бүген бакчабызда атналык теманы йомгаклау чарасы итеп "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә хәйләкәр төлке, соры бүре килделәр. Алар балаларга уеннар уйнатып аларның зирәк, белемле, җитез, өлгер булуларын билгеләп белем ачкычы тапшырдылар һәм мәктәптә дә тырыш, акыллы, тәртипле булырга кирәклеген искәрттеләр. Бәйрәм җыр, бию белән үрелеп барды.
-
Бәйрәм белән сезне,дуслар! 02.09.2017

Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар,тәрбиячеләр, әти-әниләр һәм бәйрәмебез кунаклары!. Менә кояшлы 1 сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык- сөенечләр, бары “4”ле һәм “5”леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар!









