Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Беренче педкиңәшмә
28.08.2017
Бүген бакчабызда “Балалар бакчасының яңа 2017-2018 уку елында эш юнәлеше, куелган максатлары”темасына педкиңәшмә үтте.
Педколлектив балалар бакчасының еллык эш планын, оешкан белем бирү эшчәнлегенең сеткасын, көндәлек режимын, педагогларның тематик-перспектив планнарын раслады; яңа уку елында тәрбия һәм белем бирү процессы барышында, төрле яңа алымнар кулланып, балаларның сәламәтлеген ныгыту, мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсен үстерү,дәүләт телләрен өйрәтүне камилләштерү буенча эшләү юлларын сайлады.
-
Сәламәтлек- зур байлык 24.08.2017

Бакчада сэламәтлекне ныгыту эшчәнлеге һәрдаим дәвам итә.Буген урамда төрле спорт уеннары оештырылды. Спорт уеннары белән берлектә милли уеннар да бәйләнеп китте. Кәрзингә туп ату, тоннель аша чыгу, туп сикертеп алып бару һәм кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү кебек уеннар үткәрелде. Уенда һәр бала үзенең осталыгын , җитезлеген, өлгерлеген күрсәтте.
-
Туган як,туган төбәк. 19.08.2017

Балаларны туган як, туган төбәк белән таныштыру йөзеннән бистәбезнең урамнары, истәлекле урыннарына даими экскурсияләр оештырыла. Балалар белән Ильхамия Галимовна урам хәрәкәтен, тирә-юньдә үсүче агачларны күзәттеләр, урамнарның чиста-пөхтә булуына игътибар иттеләр.
-
Җәй ямьле җәй 10.08.2017

Җәй,ямьле җәй... Җәй ел фасылы быел безне үзгәрүчән булуы белән шаккаттыра: я ишеп-ишеп яңгыр ява, я ялтырап кояш чыга. Ләкин бу безнең кәефләрне төшерми :балалар рәхәтләнеп күңел ача,олылар исән-имин көннәргә сөенеп шөкер кыла. Безнең балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр дә балаларның җәйге көннәрен файдалы,күңелле үткәрергә тырыша: балалар саф һавада һәрдаим хәрәкәтле уеннар, үзара дуслык мөнәсәбәтләре булдырырга ярдәм итүче сюжетлы-рольле уеннар уйныйлар.
Сабыйларның киләчәге якты һәм аяз булсын һәрвакытта да ,шат авазлары тынмасын. -
Уйный-уйный үсәбез! 09.08.2017

-
Рәссамнар ижаты белән танышу. 08.08.2017

Бүген бакчабызда танылган рус, совет рәссамнарының иллюстрацияләреннән күргәзмә оештырылды. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары рәссамнарның табигать күенешләрен, хезмәт ияләрен тасвирлап ясаган картиналары белән таныштылар.Тирә-юньдәге матурлыкны элек фоторәсем аша түгел, ә буяу, пумала белән генә тасвирлап булганлыгы, рәссамнарның нечкә күңелле осталар булуы, уңган, тырыш, түзем булулары аңлатылды.
-
Ял итәбез. 08.08.2017

-
"Табышмакка жавап"
24.07.2017
Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының тирә-юнь турында белемнәрен кинәйтү, фикерләү сәләтен арттыру, күзәтүчәнлек, игътибарлылык, хәтерне үстерү максатыннан "Табышмакка җавап" исеме астында уен үткәрелде. Балалар табышмакка җавапны рәсемләп күрсәтү алымы белән эшләделәр. Бер табышмак та җавапсыз калмады балалар теләп, нык кызыксынып рәсемләделәр.
-
Сәләмәт тәндә- сәләмәт акыл! 18.07.2017

Физик күнегүләрнең сәламәтлек өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын балалар беләләр .Алар физкультура шөгыльләрендә бик теләп катнашалар. Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Салахова И.Г.. белән берлектә төрле спорт уеннары оештырылды.Уеннарда актив катнашып, чыдам ,җитез, кыю булырга да өйрәнәләр.
-
"Иртәнге гимнастика" 11.07.2017

Зурлар төркеме балалары һәр көнне диярлек хәрәкәт активлыкларын үстерүне дәвам иттерү өчен иртәнге гимнастиканы саф һавада үткәрәләр. Саф һавадагы гимнастикалар балаларның организмнарын даими рәвештә чыныктырырга да ярдәм итә.









