Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Сюжетлы-рольле уеннар. 04.07.2017

Сюжетлы-рольле уеннар.
Икенче кечкенәләр төркеме балалары, тәрбиячеләре Асадуллина Д.Р. белән төрле уеннар уйныйлар. Аеруча алар сюжетлы-рольле уеннарга өстенлек бирәләр. “Шифаханә”, “Кибет”, “Чәчтараш”... Уеннар барышында балалар бер-берсе белән уртак сүзне тиз табалар. 2-3 кешедән торган сюжетларда үзара бердәм эш итәргә өйрәнәләр.
-
Информация о дополнительной компенсации 26.06.2017

Для переоформления права на получение дополнительной компенсации Вы можете подать заявление на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарсан (uslugi.tatarstan.ru),либо обратиться в отделение Республиканского центра материальной помощи по месту жительства в течение месяца, следующего за месяцем окончания предоставления дополнительной компенсации.
В случае, если Вы обратитесь за переоформлением позже указанного месяца, дополнительная компенсация будет назначена Вам с месяца обращения.
При обращении необходимо предоставить:
-документ, удостоверяющий личность;
-документы о доходах всех членов семьи за шесть месяцев, предшествующих месяцу обращения.
Дополнительная компенсация переоформляется, если величина дохода на одного члена в семье заявителя не превышает 20 тысяч рублей.
-
"Кояшны чакырыйк" 17.06.2017

Бүген атна темасы буенча мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары рәсемнәрендә кояшны чагылдырдылар. Аларга бу тормышта сәламәт яшәү өчен су, һава һәм кояш бик кирәк. Саф һава һәм кояш тәнебезне чыныктыра, көч өсти. Ләкин кояш нурларыннан дөрес файдаланмасаң, сәламәтлеккә зыян килергәдә мөмкин. Шуңа күрә озак итеп кояшта кызынырга ярамый, урамга чыкканда баш киеме кияргә кирәк. Менә шушы кагыйдәләрне балалар исләрендә калдырдылар. Бүгенге яңгырдан сон, алар кояш нурларын көтеп алдылар.
-
Җәйге болын, 10.06.2017

Җәйге болын"9 июнь көнне балаларның әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, шигырь, уеннар аша дөрес сөйләм форамлаштыруны дәвам итү максатыннан "Җәйге болын" темасына әңгәмә уздырылды. "Чәчәкле болын" түгәрәк уены уйнатылды,
-
1 июнь- балалар көне. 01.06.2017

1 июнь – балалар көне
Без балалар чәчәкләр кебек
Нәкъ алар төсле без төрле-төрле
Үзебез шаян, үзебез серле.
Без яшәгән гүзәл җирнең
Гел аяз булсын күге,
Бәхетле балачак, аяз көннәр
Телибез сезгә бүген!!!
-
Сау бул,бакчабыз! 29.05.2017

Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле ата-аналар, балалар,балалар бакчасында эшләүчеләр! Бүген безнең бакчада зур бәйрәм –бакча белән хушлашу! Без бакчабыздагы акыллы, тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез! Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!
Хөрмәтле әти-әниләр! Шатлыклары белән безне сөендергән, шуклыклары белән безне көендергән балаларыбызны белем иленә озатып калабыз.Тату яшәдек, сез безне, без сезне аңладык. Гел шулай иң әйбәт әти-әниләр булыгыз, Аллаһы Тәгалә балаларыгызның игелеген күреп сөенеп яшәргә язсын. -
Без болынга бардык! 22.05.2017

Без болынга бардык
Зурлар төркеме балалары ел фасылларын бик яхшы беләләр. Язын табигатьнең чәчкәгә күмелгән мәлен дә яраталар. Агачларны, "чәчәкләрне" күрергә бик матур болынга бардылар.
-
15 май -Гаилә көне! 15.05.2017

15 май - Гаилә көне! Гаилә көне уңаеннан бүген икенче кечкенәләр төркемендә «Мин гаиләмне яратам”исеме астында белем бирү эшчәнлеге үтте. Балалар үзләренең гаиләләрендә кемнәр яшәвен, бер-берсенә кем дип эндәшүләрен, әти-әниләрнең кем булып эшләүләрен сөйләделәр. Тәрбияче Ассадуллина Диля Р. гаиләдә бер-береңә игътибарлы, ярдәмләшеп, дус, үзара хөрмәтләшеп яшәргә кирәкле турында балаларга аңлатты.
-
Бөек Җиңүнә - 72 ел! 09.05.2017

Бөек Җиңүнә - 72 ел!
Искә ала бүген Ватаныбыз
Шаулап үткән көрәш елларын.
Данлый, зурлый һәм хөрмәтли
Курку белмәс батыр улларын.
Бүген халкыбыз Бөек Җиңүгә 72 ел тулуын билгеләп үтте. Бакчабыз хезмәткәрләре сугыш кырында ятып калган каһарманнарны, батырларны, тыл да хезмәт куйган абый-апаларны искә алу, аларның бердәм, сабыр, түзем, җиңүне якынайту өчен куйган тырышлыкларын данлап үткәрелгән чарада актив катнашты.
-
Табигатькә карата сакчыл караш уяту. 02.05.2017

Табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш уяту - балалар тәбияләүдә мөһим урынны алып тора. Мәктәпкәчә вакыт - экологик яктан шәхес булып җитлегүнең бер чоры. Бу чорда бала әйләнә-тирә мөхиттән үз-үзен аерырга өйрәнә, тирә-юнь кешеләргә карата эмоциональ якын килү, шәхес буларак әхлакый яктан табигатьне яратырга өйрәнәләр. Матурлыкны, тереклекне, яклаучысыз калганнарны ярату хәтта иң кечкенәләргә дә таныш - бу экологик тәрбиянең иң мөһим һәм беренче баскычы булып тора.Экологиягә багышланган күңел ачулар, бәйрәмнәр - иң үтемле эшләрнең берсе, чөнки балаларда бу бәйрәмнәр эмоциональ яктан тәэсир калдыра.









