Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Бүлмә гөлләре 26.03.2018

Балаларга бүлмә гөлләре өчен кирәкле шартлар тудыру турында мәгълүмат бирү, аларга яктылык, ашлау, җылылык, hава кирәклекне аңлату. Бүлмә гөлләренең дә тере икәнлекләрен күзаллау. Гөлләр үстерүгә кызыксыну hәм теләк уяту.
Гөлләр, гөлләр чәчәк атыгыз,
Көннәрең моңсу, матурлатыгыз.
Гөлләр, гөлләр чәчәк атыгыз,
Көннәрең моңсу, матурлатыгыз.
-
Кошлар кайта жылы яклардан, 16.03.2018

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән атнаның йомгаклау чарасы итеп "Сулар ага, бозлар китә, кошлар кайта җылы яклардан..." темасына тамчы -шоу үткәрелде. Максаты: балаларның кошлар турында булган белемнәрен актуальләштерү; тиз уйлау, фикерләү, иҗадилык сәләтләрен арттыру; тел байлыгы хәзинәсен үстерү, баету; кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү хисе уяту. Балалар кошлар турында табышмакларга, эрудит сорауларга җаваплар эзләделәр. "Кошлар кайтты", "Кайсы кош артык?" уеннарын кызыксынып уйнадылар. Шулай ук балаларга мәкальләр дә әйтелде:
-
Дәү әниләр балалар бакчасында бәйрәмдә! 07.03.2018

Хөрмәтле әбиләр! Гомерегез буе тырышып хезмәт күрсәткәнегез өчен, авыр елларны үз җилкәгездә татысагыз да шушындый саф күңелле булып калганыгыз өчен, яхшы ул-кызлар тәрбияләп үстергәнегез, ә хәзер инде оныкларыгызны тәрбияләгән өчен рәхмәт сезгә! Озын гомер, сәламәтлек телибез сезгә, әбиләр! Оныкларыгызның игелеген күрегез!Оныклары үзлəренең дәү әниләрен, бəйрəм белəн котладылар, матур шигырьлəрен, җырларын, дəртле биюлəрен бүлəк иттелəр. Һəр әби оныклары белəн горурланып, аларга сокланып, чын йөрəктəн рəхмəтлəрен белдереп утырдылар.
Сабыр, йомшак күңелле әниләребез, әбиләребез! Бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез. Бәхетле булыгыз!
Ә бәйрәм табын артында дәвам итә. Барлык кунакларны чәй эчәргә чакырабыз.
-
Үстерешле уеннар 03.03.2018

Балалар кичке якта төрле өстәл уеннарын, дидактик уеннарны, бигрәк тә лото, домино, пазл төзү кебекләрен яратып уйныйлар,кубиклардан әкият сюжетларын төзиләр, буягыч китаплар буйыйлар, һәм әлбәттә инде сюжетлы-рольле, җырлы-биюле уеннар да читтә калмый. Туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү, туган ягыбыз турында күбрәк белергә теләү, аны тану, ярату кебек максатлардан чыгып үзебез дә яңа уеннар иҗат итәбез. Аларны балалар бигрәк тә теләп уйныйлар.
-
"Бер ягымда әтием ,бер ягымда әнием" 24.02.2018

Гаилə! Никадəр шатлык, никадəр тантана бу сүздə! Бала һəм гаилə. Бу ике сүз тыгыз бəйлəнгəн, баланы гаилəсез, гаилəне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилə — ил терəге, бала өчен иң кирəге. Тату гаилə бердəм булса, бала бəхетле була. Мин бəхетле гаилəм белəн, Яшимен əти-əнием белəн! Татулык — гаилəбез нигезе! Нəсел дəвамчысы — балалар , Əйе, гаилəле кеше – бəхетле кеше. Балалар да моны белеп, тоеп үсəргə тиеш. Шушы уңайдан без «Тиенкәй” балалар бакчасы коллективы балалар һəм əти-əнилəр белəн “Бер ягымда əтием, бер ягымда əнием” исеме астында гаилə бəйрəме үткəрдек. Бəйрəмнең беренче өлешендə балалар үзлəренең əти-əнилəрен бəйрəм белəн котладылар, матур шигырьлəрен, җырларын, дəртле биюлəрен бүлəк иттелəр. Һəр əти-əни балалары белəн горурланып, аларга сокланып, чын йөрəктəн рəхмəтлəрен белдереп утырдылар. Бəйрəмебезнең икенче өлеше гаилəлəребез үзләренең җитезлекләрен, зирәклекләрен, осталыкларын, булганлыкларын шушы конкурсларда күрсәттеләр. Кичә ахырында “Иң җитез гаилә”, “Иң тапкыр гаилә”, “Иң тырыш гаилә”, “Иң зирәк гаилә” номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. Җырлы-биюле уеннар оештырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Сезгə тазалык – саулык, сəламəтлек, озын гомер, гаилə бəхете телибез. Һəр барчабызга тигезлектə, дөньяларыбыз тыныч, балаларыбыз имин булып озак яшəргə язсын. “Тиенкәй” балалар бакчасы тəрбиячелəре .
-
Муса Җәлилнең тууына-112ел 19.02.2018

Муса Җәлилнең тууына - 112 ел Буген бакчабызда татар халкының батыр шагыйре Муса Җәлилнен тууына 112 ел тулу уңаеннан "Муса Җәлил - бөек шагыйребез" исеме астында бәйрәм иртәсе уздырылды. Муса Җәлилнен танылган шигырьләрен балалар сәнгатьле итеп сөйләделәр. "Кызыма", "Сәгать" җырларын башкардылар. Салахова И.Г. балаларны М.Җәлилнен тормышы, иҗаты белән таныштырып презентация күрсәтте.
-
"Заманча әкиятләр" 14.02.2018

Халык әкиятләре- бала тәрбияләүдә бай материал булып исәпләнә.Хәрәкәтләрнең,герой сүзләренең билгеле тәртиптә кабатланып килүе
балаларны әсәрләр белән таныштыру процессын җанлы хэм кызыклы итеп алып барырга ярдәм итә.
Балаларны рольләргә бүлеп ,тулы җөмләләр белән сөйли белү күнекмәләрен үстерү ,әкиятләргә карата кызыксыну уяту ,безнең бурычыбыз.
Заманча әкият, мультфильмнарны таный белергә, аларның эчтәлеге буенча үз фикерләрен башкаларга җиткерә белергә өйрәтү. Яхшылыкны-яманлыктан аера белергә күнектерү. Культура, тәртип-кагыйдәләрен бер кайчан да истән чыгарырга яраманлыгын, кайда гына булсаң да әдәп-әхлак нормаларын үтәргә кирәклеген төшендерү.
-
Китапханәгә кунакка килдек 02.02.2018

Тиенкәй “ балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр , тәрбияче апалары белән китапханәгә бардык. Китапханәче Гөлия апалары белән “Китап – белем чишмәсе” дигән темага әңгәмә үткәрде ,яңа китаплар белән таныштырды ,”Табышмак әйтәм – уйлап тап” уенын да оештырып алды. Соңыннан балаларга Гөлия апалары чәй , коймак белән сыйлады “Тылсымлы сәхифәләр” китабыннан әкиятләр укыды..Балаларга биредә бик ошады .
-
Күңелле математика 26.01.2018

Күңелле математика Зурлар төркеме балалары математика шөгылен көтеп алалар һәм теләп катнашалар. Бүгенге шөгыльдә алар геометрик фигураларны ике рәткә тезделәр.Озынлыклары буенча фигураларны чагыштырып ,"озын, кыскарак, иң кыскасы"сүзләрен дөрес итеп кулланырга өйрәнделәр.
-
Әбиемнең серле сандыгы 20.01.2018

Әбиемнең серле сандыгы
Балаларны халкыбызның милли киемнәре:түбәтәй һәм калфак белән таныштыру,аларның бизәкләренә соклану хисе тәрбияләү Әбинең серле сандыгында сакланган түбәтәй һәм калфакны балалар бик кызыгып
күзәттеләр.









