Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 34 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Музыка шөгылендә 14.03.2023
Музыка шөгыле баланы шәхес итеп тәрбияләргә, үзенең сәләтләрен ачып бетерергә ярдәм итә. Балаларны бердәм дус, тату мөнәсәбәттә булырга, бер-берсенә ярдәм итеп килешеп эшләргә этәрә. Борынгы заманнарда ук музыка тәрбия чарасы итеп каралган. Греклар кече яшьтән үк музыка белән шөгыльләнгән,кызыксынган, музыканы яраткан яшьләрне әдәпле,инсафлы, шәфкатьле була дип исәпләгәннәр.Безнең балалар бакчасында да музыка,җыр шөгылен нәниләр яратып, зур кызыксыну белән көтеп алалар.
-
Урамда яз. 13.03.2023
Урамда яз.
Җиһанга яз килде.Яз кояшы безнең өйләргә дә, күңелләргә үтеп керде. Ул бөтен табигатьне йокысыннан уятырга тели.Балалар да яз килүгә шатлана. Кечкенәләр төркемендә “Урамда яз “ темасына әңгәмә узды.
-
“Бүген әни бәйрәме” 07.03.2023
Кечкенәләр төркемендә “ Бүген әни бәйрәме” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып үтте. Кичә күңелле җырлар, дәртле биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
“Дөньяның матурлыгы – Әниләрдә!” 07.03.2023
Бүген бакчабызның зурлар төркеменә йөрүче балалар әниләрен, әбиләрен бәйрәм белән котладылар. Җыр- биюләр белән бәйрәм гөрләп үтте. Балалар үзләре ясаган бүләкләрен әниләренә , әбиләренә тапшырдылар.
-
«Созвездие-Йолдызлык 2023» 03.03.2023
Бүген район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык 2023» республика фестиваленең сайлап алу этабы булып узды. Фестивальдә безнең Камилә дә катнашты.
-
Без язны яратабыз! 01.03.2023
Яз килде,кояш көлде,
Дөньяга нур бөркелде.
Уянды бар агачлар
Куанды алмагачлар.
Язның беренче көне . Безнең балалар саф һавада . Алар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, табигатьнең матурлыгын күзәттеләр, җимлекләрне чистарттылар, кошларга азык куйдылар.
-
“23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне”. 22.02.2023
Илебез тарихында халкыбыз күңеленнән мәңге җуелмас бәйрәмнәр бар.Шуларның берсе- 23 февраль –Ватанны саклаучылар көне. Ул-көч,түземлек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Бакчабызда әтиләребезне бәйрәм белән котладык.
-
Муса Җәлил герой шагыйрь 15.02.2023
15 февраль- герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел. Шул уңайдан балалар Муса Җәлил шигырьләрен сөйләделәр. “Карак песи”,”Сәгать” ,” Гөлләрем” җырларын җырладылар.
-
“Чангы юллары - 2023” 10.02.2023
Без “ Тиенкәй “ балалар бакчасы чаңгыга бастык. Балалар түземсезлек белән көттеләр.Шуу теләкләре бик зур иде. Зурлар төркеме барысы да бик теләп чаңгыга бастылар. Алар бүген чаңгы шуу күнекмәләрен ныгыттылар, аякны параллель куярга өйрәнделәр, саф һавада күңелле ял иттеләр.
-
Безнең канатлы дусларыбыз. 09.02.2023
Кечкенәләр төркеме: Балалар кошларны аера белергә,тышкы билгеләренә карап танырга,аларга карата мәрхәмәтлелек,кайгыртучанлык хисләре тәрбияләргә,аларны рәнҗетмәскә, ярдәм итәргә кирәклеген өйрәнделәр.