Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 34 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Грипп профилактикасы 08.12.2022
Сак булыгыз: грипп!!!
Грипп- вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә.Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
-
«Сак булыгыз,боз» 01.12.2022
Сулыкларда, боз куркынычсызлык айлыгы кысаларында безнең балалар бакчасында тәрбиячеләр төрле чаралар һәм дәресләр үткәрделәр. “ Бозда үз-үзенне тоту кагыйдәләре” –дигән презентация карадылар,уен ситуацияләрендә актив катнашып,кагыйдәләрне ныгыттылар. Боз өстендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү генә бәхетсезлек очракларыннан сакланырга ярдәм итәчәк.
-
“Иң кадерлем-әнием!” 26.11.2022
Бакчабызда әниләр көненә багышлап “Иң кадерлем-әнием!” бәйрәм иртәсе узды. Кунакка иң якын кешеләребез- әниләрне чакырдык. Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды һәм бик күңелле үтте.
-
Әни,әнием. 26.11.2022
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 27 нче ноябрьгә туры килә. Бу көн һәр төбәктә, һәр мәктәптә, балалар бакчасында әниләребез өчен кичә-очрашулар үтә.Без дә бүген әниләрне бәйрәмгә чакырдык. Балалар әниләрне бәйрәм белән котладылар.Балаларда әкият аша әниләргә карата ихтирам һәм хөрмәт хисләре тәрбияләнде.
-
Без кошларга ярдәм итәбез. 21.11.2022
Ноябрь аеның соңгы көннәре үтеп бара. Урамда тып-тын һәм аяк астына йомшак кар яуган.Безнең кошларыбызгада ярдәм итер вакытта килеп җиткән. Шул исәптән без балалар белән кошларыбызга җимлекләр элдек һәм аларны җимлеккә кунакка чакырып җимнәр сиптек.
-
Әвәләү эшчәнлеге. 18.11.2022
Зурлар төркемендә тәрбияче Халикова Светлана җитәкчелегендә, әвәләү шөгылендә “ Канатлы, чәнечкеле, йонлы керпе формалаштырдылар. Балаларның эшләре уңышлы чыкты һәм үзләренең эшләрен күргәзмә тактасына урнаштырдылар.
-
Педагог-психологның балалар белән эше. 16.11.2022
Бакчабызның педагог– психологы Гүзәл Ильшатовна балаларның уку эшчәнлекләренә тикшерү уздырды.
-
Рәсем эшчәнлеге 14.11.2022
Бакчабызның зурлар төркемендә “ Көз ахыры” – темасына рәсем шөгыле үткәрелде. Балалар белән көзге табигать турында әңгәмә уздырылды һәм аны рәсемдә чагылдырдылар. Аларның рәсемнәре бик эчтәлекле булды. Балалар үз рәсемнәреннән канәгать калдылар.
-
“Салават күпере” журналы-безнең иң якын дус. 10.11.2022
«Салават күпере» журналы балалар күңеленә милли орлыклар чәчүче журнал ул. Без дә кечкенә чактан ук «Салават күпере» журналын укып үстек. Журналның матур бизәлеше безне үзенә тартып тора иде. Бала чактан әкиятләрне, мәзәкләрне, шигырьләрне укырга бик ярата идек. Ә инде бигрәктә күңелгә кагылганы биремнәр битендәге рәсемнәрдән аермаларны табу иде. Без ярыша, ярыша аермалар эзли идек. Хәзерге көндә дә журнал белән бергә атлыйбыз. Балалар тәрбияләүдә, эшебездә кулланабыз. Журналдагы сәхифәләр аша балалар дөньяны танып белергә өйрәнәләр. Кызыклы бәйгеләрендә катнашалар. Шулай ук журналның сюрпризлы уенчыгы да балаларны җәлеп итә. Җырларын өйрәнәбез.”Салават күпере “журналын көтеп алабыз.
-
“Спорт- ул сәламәтлек” 07.11.2022
Балаларда спортка карата уңай караш,сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү,сәламәтлек өчен файдалы һәм кызыклы эшчәнлеккә өстенлек бирү омтылышы булдыру.