Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 34 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
“Халыклар бердәмлеге көне” 03.11.2022
“Халыклар бердәмлеге көне” бәйрәме алдыннан өлкәннәр төркемендә балаларның туган яклары, үзләре яшәгән ил турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан “Халыклар бердәмлеге көне”дип исемләнгән чара үткәрелде. Рус теленә өйрәтүче тәрбияче Халикова Светлана балаларга бәйрәмнең тарихын сөйләде. Дидактик уеннар уйнап, алар илебезнең төп символлары турында белемнәрен ныгытты,шигырьләр укыды, Туган ил турында җыр тыңланды.
-
Ата- аналар жыелышы. 29.10.2022
Бакчабызда әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Тема: “Гомуми үстерелешле балалар бакчасында 2022-2023 нче уку елына алынган бурычлар.”
-
Җимнәр сибәм кошларга. 27.10.2022
Бакчабызның өлкән төркем балалары әти-әниләре берлегендә Канатлы дусларыбыз өчен берсеннән-берсе матур җимлекләр ясадылар. Күгебез аяз, илләребез тыныч булсын!!!
-
Безнең уңышыбыз. 21.10.2022
“Сәйяр” балалар һәм яшүсмер театрлары республика фестиваленең муниципаль этабына нәтиҗәләр ясалды. Безнең “Тиенкәй” балалар бакчасы 1 нче урында. Бу балаларыбызның уңышы, җитәкчесе тәрбияче Салахова Ильхамия Галим кызы. Котлыйбыз!!!
-
Уңыш бәйрәме. 17.10.2022
Уңыш җыелды,
Аккошлар китте
Матур көз ае
Килеп тә җитте.
Бакчабызның кечкенәләр төркемендә бик күңелле генә уңыш бәйрәме үткәрелде.Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
-
Көз бәйрәме. 13.10.2022
Бакчабызда җырлы-биюле көз бәйрәме булып үтте.Максатыбыз:балаларга табигатьтәге көзге үзгәрешләр,көзге уңыш турында мәгьлүмат бирү яшелчәләр турында белемнәрен ныгыту, балаларда бәйрәмдә катнашу, җырлау,бию теләген уяту.
-
Без әкиятләр яратабыз. 11.10.2022
Балаларның сөйләм телен шомартуда театр уйнау зур урын алып тора. Уен аша балаларның сөйләм теле камилләшә,баей. Ә әкиятләрне уйнау баланың төрле яктан үсешен белем өлкәләре интеграциясе аша тормышка ашыра. Аларның сөйләм теле үсә,дикцияләре, интонация белән уйнарга өйрәнәләр.
-
Рәсем эшчәнлеге. 03.10.2022
Рәсем сәнгате балаларга төрле яклап үсәргә мөмкинлек бирә.Балаларны үзенә тарта, аларны сөендерә, төрле кызыклы эшләр эшләргә өйрәтә.Рәсем ясарга өйрәнү ул әле карандаш белән кәгазь битен чуарлау гына түгел, моның өчен уйлап чыгарырга, хыялланырга, күзәтә һәм күрә белергә дә кирәк.
-
"Өлкәннәр көне" 01.10.2022
Ел саен, көз җиткәч, беренче октябрь көнендә,без өлкәннәр көнен билгеләп утәбез.Илебезнең төрле почмакларында хөрмәтле өлкән буын вәкилләрен төрле бүләкләр белән искә алабыз.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән! -
Кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру шөгылье
30.09.2022
МАКСАТ. Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту.
Тәрбияченең бурычлары: геометрик фигура – түгәрәк турындагы күзаллауны ныгыту; предметларны төсләр буенча классифицияләү белемнәрен камилләштерү; ябыштыру алымнарын ныгыту. Балаларның сөйләмен, хәтерен, игътибарын, фикерләвен үстерү.