Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | 2143000003@edu.tatar.ru;gibadeevag@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 12 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Яңа уку елы белән!
01.09.2017
Барлык белем бирү учрежденияләрендә яңа уку елы башланды. Безнең бакчабызда да белем көненә багышланган бәйрәм оештырылды. 8 дустыбызны 1 сыйныфка озаттык. Уңышлар сезгә, дусларыбыз!
-
Август киңәшмәсе.
23.08.2017
Бүген район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтте. Безнең балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп белем бирү учреңденияләре арасында үткәрелгән яңа уку елына әзерлек конкурсында 1 урын алды. Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп коллективына эшләрендә уңышлар телибез!
-
Секция работников ДОУ
22.08.2017
Сегодня на нашем детском саду прошла конференция работников дошкольных образовательных учреждений на тему: " Реализация этнокультурного компонента в дошкольных образовательных организациях в условиях введения ФГОС". На конференции выступили наши родители и воспитанники.
-
Балаларыбызны көтәбез.
08.08.2017
Яңа уку елына ремонт эшләре тәмам.Бүлмәләребез якты, чиста, матур.Бакчабызда матур- матур чәчәкләр үсә. Җәй көннәрендә бакчабызга бик күп яңа уенчыклар кайтты. Түземсезләнеп балаларыбызны көтәбез.
-
Уңыш-2017.
05.08.2017
Уңышларны җыяр вакыт җитте.
-
Батырларның якты истәлегенә шәмнәр кабыздык.
23.06.2017
22 июньдә Бөек Ватан сугышы башланып киткән көн. Бу канкойгыч сугыш миллионлаган корбаннар бәрабәренә яуланды, якыннарыңны югалту хәсрәте һәр гаиләгә кагылды. Сугыш башлану көне фаҗигасенә багышлап «Хәтер шәме» дип аталучы акция уздырылды. Һәйкәл-обелискта сугыш кырында һәлак булганнарның якты истәлегенә шәмнәр кабыздык.
-
Әтием, сиңа мең рәхмәт!
19.06.2017
Бүген Рәсәйдә Әтиләр көне билгеләп үтелә.Әлеге уңайдан барлык әтиләрне ихластан котлап, аларга сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Һәрчак тормыш иптәшләрегезгә һәм балаларыгызга терәк булып, оныкларыгызның шат авазларын ишетеп яшәргә язсын Сезгә!!!Әтиләр көненә әтиләребезне, дәү әтиләребезне бакчага чакырдык. Бергәләп рәсем ясадык, яңа мәйданчыкта футбол уйнау серләренә төшендек.
-
Россия көне.
12.06.2017
12 июнь – Россия көне. Бу көн 1994 елны Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин тарафыннан тәкъдим ителә. Баштарак бәйрәм Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан, гадиләштереп, Россия көне дип йөртелә башлый.Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Барыбызның да Ватаны бер. Бу бәйрәм дә туган илебезгә мәхәббәт, горурлык хисләрен арттырсын иде.
-
Истәлекле көн.
05.06.2017
Олы Тәрбит авылында 4 июнь аеруча шатлыклы көн булды: капиталь ремонттан соң авыл клубы, яңа спорт мәйданчыгы ачылды. Изге Троица бәйрәме дә шушы көнгә туры килде. Күптән көтелгән бу шатлыклы вакыйгага авыл халкы да бик теләп җыелды. Алар, авылларында шундый зур төзелешләр алып барылуга, уңайлылыклар артуга ихлас сөенечләрен белдереп, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Халык күңеле булганчы җыр-моң тыңлады, дәртле биюләр карады.
-
Бәхетле балачак.
01.06.2017
Балалар - иң зур көч!
Балалар - киләчәк!
Балалар хакына
Тынычлык җиңәчәк!
Балаларның шатланганын
Ишетсен Җир, тыңласын Җир!
Балаларнын көлүеннән
Берчакта да тынмасын Җир!..Балаларны яклау көне уңаеннан, көн яңгырлы булса да, бакчабызда татар халкынын милли бәйрэме -"Сабантуй" үткәрелде. Балалар милли уеннар уйнадылар,спорт ярышларында катнаштылар. Жинүчеләргә бүләкләр бирелде.Шулай ук балалар "Без тынычлык телибез!"темасына рәсемнэр ясадылар. Аларнын рәсемнәрендэ балачакнын бәхетле мизгелләре,табигать күренешләре чагылыш тапты.