Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 8 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Тәҗрибә ясыйбыз. 15.11.2018
Балалар бакчаларында күп кырлы эшлэр, уеннар, шөгыльләр белән беррәттән төркемнәрдә эзләнү, тәҗрибә, эксперимент үткәрү, нәтиҗәләр ясау эшләре дә бик кызыксынып үткәрелә. Мондый эшләр балаларда һәр яңалыкка, эзләнүгә кызыксыну тудыра. Уйлау эшчәнлекләрен (анализ, синтез, төрләргә бүлү, берләштерү), күзәтүчәнлекләрен, активлыкларын, танып белү үсешен үстерә. Җәмгыять тормышы этик кагыйдәләренә, табигатьтәге үзгәрешләргә, төп тематик белемнәрен актив үзләштерергә өйрәтә. Төрле тәҗрибәләр үткәрү балаларга бик ошый. Су, һава, ташлар, туфрак, кар-боз, һ.б. белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне яхшырак аңларга ярдәм итә. Аларны уйлау, фикерләү дәрәҗәсен камилләштерә. Тәҗрибәләр ярдәмендә бала яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән, төрле юллар белән нәтиҗәләр ясарга өйрәнә. Бу эшләрне тормышка ашыру өчен уңайлы шартлар булдыру мөһим, төркемнәрдә эксперимент - тәҗрибә үткәрү почмаклары эшләү. Анда төрле куллану, эшләү өчен почмакта: ком, су, таш, ярмалар, шикәр, шәм, лупа, һ.б. бик күп кулланма предметлар булдырылды.
-
Сак булыйк! 03.11.2018
Бүген балалар бакчасына йөрүче балалар һәм әти-әниләр белән көзге чорда һәм көзге каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.Елга,күл буйларында үзеңне ничек тоту,шырпы, шартлаткыч уенчыклар. электр,газ приборлары белән сак булу, юл йөрү кагыйдәләре кабатланды.
-
Бакчада физик тәрбия. 25.10.2018
Балалар бакчасында физик тәрбия бирүнең формалары булып иртәнге гимнастика, физкультура шөгыльләре, чыныктыру чаралары, прогулка, сәламәтләндерү гимнастикасы, спорт уеннары тора. Физкультура шөгыльләре физик хәрәкәтләрне үстерү белән беррәттән акыл тәрбиясе, әхлак, хезмәт һәм эстетик тәрбияләр бирүне максат итеп куя. Физкультура яхшы кәеф тудырсын өчен, физик күнегүләр һәм уеннар сайлаганда, балаларга индивидуаль якын килеп, яшь үзенчәлекләренә туры килгән күнегүләр сайларга кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган гимнастика комплексына гомуми үсеш бирә торган, шулай ук буй- сын бозылуын һәм яссытабанлылыкның үсүен кисәтү өчен булган махсус күнегүләр кертелә. Тәрбиячеләр күнегүлердә төрле җиһазлар: скакалкалар, гимнастик таяклар, туплар, обручлар куллана. Аларны куллану шөгыльләрне төрләндерә, җанландыра, җитезлек, инициатива һәм башка күнекмәләр тәрбияләүгә булыша.
-
Обучающий семинар. 18.10.2018
Заведующая Гибадеева Г.Р. участвовала на республиканском обучающем семинаре по теме:"Требования ФГОС к организации предметно-развивающей среды в ДОО"
-
Горячая линия по вопросам питания. 18.10.2018
18 октября 2018 года с 9.00 до 17.00 в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа телефона горячей линии на тему «Организация питания в образовательных организациях Республики Татарстан» по телефонам 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.В работе телефона горячей линии запланировано участие представителей Аппарата Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан, Министерства образования и науки Республики Татарстан и Управления Федеральной службы по надзору в сфере защиты прав потребителей и благополучия человека по Республике Татарстан.
-
Көз бәйрәме. 16.10.2018
Һәр ел фасылы үзенчә матур, истәлекле. Быелгы көз безнең балалар өчен, аерата, көтеп алынган булды.Алар әти-әниләре белән бергәләп яшелчә һәм җиләк-җимештән эшләнмәләр ясап килделәр. Нәниләрнең беренче тапкыр зурлап үткәргән бәйрәмнәре булса да, балалар шигырьләрен, җырларын бик матур башкардылар. "Карачкы Бакчаева" биргән сорауларга, табышмакларга дөрес итеп җавап бирә алдылар, уеннарында катнаштылар. Ә Көз кызы балаларга күчтәнәчләр өләште, аларның күңелен күрде. Әлеге бәйрәм балалар күңелендә, онытылмаслык булып, зур урын алды.
-
Әти-әниләр җыелышы. 15.10.2018
Бүген балалар бакчасында “Балаларның сәламәтлеген саклауда гаилә һәм балалар бакчасының бердәм эшчәнлеге” темасы буенча әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта авылыбыз фельдшеры Воробьева О.А., район полиция бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Фирдүс Тимершин да катнашты. Оксана Анатолиевна гриппка каршы профилактика һәм прививка ясатуның әһәмияте турында сөйләсә, Фирдүс абыйлары юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, киемнәрдә яктырткыч элементлар булдыру, караңгы вакытларда юлларда йөрү турында аңлатты. Алар әти-әниләр белән әңгәмәләр үткәрде, сорауларга җаваплар бирделәр.Җыелыш әти-әниләр һәм балалар ярышлары белән тәмамланды.
-
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 27.09.2018
27 сентябрьдә барлык тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Тәрбиячеләр – иң бәхетле һәм иң авыр хезмәт ияләре. Бәхетле, чөнки алар – явызлыкны белмәүче эчкерсез күңелле сабыйларга беренче тормыш дәресе бирүчеләр. Эшләре авыр, чөнки көн дәвамында дистәләгән баланы җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк. Ата-ананың күпчелеге әле бер-ике баласына да түзә алмаган заманда тәрбияче үз төркемендәге дистәләгән бала өчен иң-иң якын кешегә әйләнә дә куя.
Шушы якты бәйрәм уңаеннан әти-әниләр тәрбиячеләргә нык сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек, катлаулы һәм мөһим эшләрендә зур уңышлар, киләчәк көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхетле яшәгез дип теләделәр.
-
Көзге уңыш. 22.09.2018
Бүген балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм башлангыч мәктәп укытучылары көзге уңышны җыеп алдылар.
-
Әкиятләр яратабыз. 08.09.2018
Балаларыбыз әкиятләр сөйләргә бик яраталар. Зурлар төркеме балалары нәни тыңлаучыларга яраткан әкият геройлары ярдәмендә әкиятләр сөйләп күрсәттеләр.