Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 8 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре. 11.03.2019
Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин .Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән балалар бакчасында “Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Тәрбияче балаларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында сөйләде.
Яз көне бозның ныклыгы кими, ул кояш җылысында йомшара-шуңа күрә боз өстенә керү тыела. Язгы чорда елга буйларында үзләре генә йөрмәскә, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә кирәклеге төшендерелде.
-
Логопед киңәшләре. 26.02.2019
Сөйләм кимчелеге булган балалар белән белгечләр-логопедлар шөгыльләнергә тиеш. Кызганыч, логопедик ярдәм таләп ителгән балалар саны елдан-ел арта бара. Белгечләр, баланың сөйләм зонасы 9 яшенә ябылуы турында кисәтә, шунлыктан кадерле вакытны кулдан ычкындырмыйча, барлык мөмкинлекне ата-аналарның үзләренә эзләргә кала.
Бүген балалар белән логопед Алефтина Александровна шөгыльләнде.Ул баланың сөйләмен төзәтү өчен өй шартларында шөгыльләр оештырырга ярдәм итүче киңәшләр бирде.
Хөрмәтле ата-аналар!
"Дөрес түгел" дигән сүзне онытыгыз. Теләсә нинди кечкенә генә уңышы өчен баланы мактагыз, үсендерегез. Нәтиҗә сез көткәнчә булмаса, күңелегезне төшермәгез, шөгыльләнүне дәвам итегез. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмагыз. Сабыр төбе - сары алтын, нәтиҗә барыбер булачак. Ул сез көткәннән дә яхшырак булачак, бары тик балага һәм үзегезгә ышанырга гына кирәк.
-
Родительское собрание. 05.02.2019
Уважаемые родители. Приглашаем Вас на родительское собрание, которое состоится 6 февраля 2019 года (среда) в 7.30.
-
Ел тәрбиячесе-2019. 28.01.2019
Бүген Олы Кайбыч "Миләшкәй" балалар бакчасында район күләм "Ел тәрбиячесе-2019" конкурсы үтте.Районыбыз балалар бакчаларыннан алты тәрбияче катнашты. Безнең балалар бакчасыннан тәрбиячебез Гибадеева Г.Р. катнашып, үзенең осталыгын күрсәтте һәм җиңү яулады. Без аны чын күңелебездән котлыйбыз һәм алдагы эшләрендә уңышлар телибез!
-
Мамык карлар көрибез. 17.01.2019
Без тырышып эшлибез,
Мамык карлар көрибез.
Әтиләр һәм әниләр,
Әбиләр һәм бәбиләр
Шул юллардан үтсеннәр
Рәхмәт әйтеп китсеннәр.
-
Ел символы-2019. 20.12.2018
Балалар бакчасында район мәгариф бүлегенең боерыгы һәм еллык эш планы нигезендә Яңа ел уңаеннан,бакчакүләм "Ел символы!" дип исемләнгән конкурс игълан ителгән иде. Әлеге конкурста традиция буенча районның барлык балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр катнаша һәм ул ел саен үткәрелә. Конкурсның беренче туры нәтиҗәләре билгеле булды.Бу конкурстабарлык әти-әниләр дә бик актив катнаштылар. Район турында да җиңүле урыннар алырга насыйп булсын.
-
Бик күңелле урамда 12.12.2018
Күңелле, күңелле
Кыш көне бик күңелле.
Ярата, ярата
Салкын кыш үзебезне.
-
Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәркөнне 01.12.2018
Бүген зурлар төркемендә "Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәркөнне" темасына чара үткәрелде.Балалар юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшереп үттеләр, белгәннәрен ныгыттылар. Шөгыльнең максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Килгән кунаклары- кечкенәләр төркеме балалары иде. Балалар бакчасы мөдире Гибадеева Г.Р.да балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан балаларга киемнәренә кую өчен махсус яктырткыч элементлар бүләк итте.
-
Әниемә бүләк! 26.11.2018
Балалар бәйрәмгә бик зур кызыксыну белән әзерләнделәр: әниләре рәсемнәрен ясадылар, шулай ук әниләренә бүләккә үзләренең кул эшләрен әзерләделәр.
Бәйрәм чарасы бик матур башланды. Ул “Каз өмәсе”ндә укытучылар,тәрбиячеләр, башлангыч мәктәп укучылары катнашты. Балалар уен барышында әни турында бик матур җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, йөзек салыш уйнадылар.Егетләр белән кызлар кара-каршы такмаклар әйтештеләр.
Бәйрәм чарасы бик матур һәм күңелле үтте. Һәрвакыт шулай әниләребезне шундый чаралар белән сөендереп торыйк. Һәрбер анага да балаларының уңышларына сөенеп, озын гомер кичерергә язсын.
-
Белгечләр белән очрашу. 22.11.2018
Балалар - иң яхшы тәрбиячеләр. Алар безне сабыр булырга, авыр очракларда югалып калмаска, кешеләр белән җиңел аралашырга өйрәтәләр. Чынлап та, күпме җылылык, чиста, якты хисләр бүләк итә безгә һәр яңа туган көндә нарасыйларыбыз! Без, әти-әниләрдән, баларыбыз кайгыртучанлык, дөрес тәрбия, ә иң беренче чиратта таулар күчерергә, ташлар эретергә сәләтле мәхәббәтебезне көтәләр.Бүген балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны психолог һәм логопед Тихонова А.А., Скворцова Е.Н.кабул итте. Кабул итү консультацияләр формасында оештырылды. Белгечләр әти-әниләрне мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә кулланырга мөмкин булган психологик алымнар белән таныштырды, балаларның сөйләм телендә очрый торган кимчелекләрне бетерергә ярдәм итә торган кайбер кызыклы алымнарга өйрәтте.