Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | 2143000003@edu.tatar.ru;gibadeevag@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 12 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Созвездие- Йолдызлык-2017" 17.03.2017
Нәни йолдызчыгыбыз Ульянаны беренче җиңүе белән котлыйбыз!
-
Әниемә бер җыр бүләк итәм. 07.03.2017
Язның беренче бәйрәме
Сезгә бүләк, әниләр.
Чөнки тормышның яме
Сез ул,әниләр.
-
"Май чабу" 27.02.2017
Кичә Олы Тәрбит авылында "Май чабу"ны ("Масленица") бәйрәм иттеләр Әлеге бәйрәм һәрвакыт кышны озату белән ассоциацияләнә. Кыш әле һаман да яз белән көрәшә.. Халык рәхәтләнеп ял итте, күңелле уеннарда, биюләрдә катнашты. Җыелган халык коймак- белен белән сыйланды. Аннан җыр-биюләр башланды.Балалар бакчасына йөрүче балалар да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Соңыннан кышны озатып, яман гадәтләрне куып, карачкы яндырдылар.
-
Бәйрәм белән! 23.02.2017
Бүген бәйрәм көнендә
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез!
-
Иң шәп бабай син генә! 22.02.2017
Бабайлар, дәү әтиләр- бәйрәмебезнең кунаклары булдылар. Алар балалар белән бергә "солдат"та булдылар, җырладылар, уйнадылар, ярыштылар. Балаларның күчтәнәчләренә каршы үзләре дә бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
"Созвездие- Йолдызлык-2017" 20.02.2017
"Созвездие- Йолдызлык" конкурсында нәни йолдызчыгыбыз Наташа Козлова катнашты.Беренче тапкыр гына зур сәхнәдә чыгыш ясаса да, каушап калмады, матур итеп җырлады, биеп тә күрсәтте. Әфәрин! Булдырдың!
-
Предметно- развивающая среда.
16.02.2017
Сегодня в нашем детском саду состоялся кустовой семинар по теме: " Предметно- пространственная развивающая среда в группах с учётом ФГОС" На семинаре участвовали воспитатели Старотябердинского, Чутеевского, Молькеевского, Хозесановского детских садов.. Воспитатели Бикбова З.Ф., Тараканова Г.А. показали открытые занятия и мастер- класс.На занятиях дети были активны.
-
Муса Җәлил- без сине онытмабыз! 15.02.2017
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары белән М.Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре буенча әдәби-музыкаль күренеш булды.
Максат: балаларны герой – шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен яңа мәгълүматлар белән тулыландыру, аларны шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен үстерү. Муса Җәлил әсәренә мәхәббәт, алар аша балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү.
-
Йөрәгемне балаларга бирәм. 14.02.2017
Бүген балаларны һәм аларның әти-әниләрен "йөрәкләр" белән каршы алдык. Аларны бәйрәм белән котлап, матур теләкләр теләдек. “Тәмле тел – җан азыгы,” – ди халкым. Төркемдәге бөтен баланы бергә йомарлап, күңелеңдәге җылыңны биреп, аңарга бәхетле балачак бүләк итү, киләчәктә тормыш авырлыкларын җиңеп яшәрлек шәхес үстерү – һичшиксез, без, тәрбиячеләрнең аңлы, акыллы булуыннан тора.Әти- әниләр дә теләкләрен "кәгазь йөрәкләргә" язып калдырдылар. Балалар әти-әниләрдән, тәрбияче апаларыннан матур сүз ишетеп, көне буена җитәрлек яхшы кәеф алдылар.
Әгәр миннән сорасалар,
Бәхет – ни ул, дисәләр.
Бәхет – минем балаларым
Кеше булып үссәләр.
-
Чаңгы юлы-2017. 11.02.2017
Бүген без "Татарстан чаңгы юлы-2017" ярышларында катнаштык. Балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары, хезмәткәрләр көч сынашты. Һава торышы да бик матур булды, яз кояшы күзләрне иркәләде. Ярышлар бик күңелле үтте.