Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | 2143000003@edu.tatar.ru;gibadeevag@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 12 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Көз күчтәнәчләре.
19.10.2017
Балалар бакчасы могҗизалы әкиятләр дөньясына әйләнде."Көз,көз, көз, сине көттек без" проекты барышында балалар әти-әниләр белән бергә хыял- фантазияләрен җыеп, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән кызыклы эшләнмәләр ясадылар.
-
Изучаем Конституцию Республики Татарстан. 18.10.2017
В рамках празднования 25-летия Конституции Республики Татарстан в детском саду и в начальной школе учителями начальных классов и воспитателями детского сада проводятся беседы о истории возникновения Конституции Республики Татарстан.Изучили статьи Конституции Республики Татарстан.
-
Экскурсия в город Казань. 12.10.2017
11 октября секретари Первичных отделениий Кайбицкого местного отдела Всероссийской политической партии " Единая Россия" совершили экскурсию в г. Казань. Посетили региональный исполнительный комитет партии, национальный музей РТ. Заведующая нашего детского сада Г.Р.Гибадеева участвовала на этой экскурсии.
-
Бер очрашу- үзе бер гомер. 03.10.2017
Бүген бакчабызда Өлкәннәр көне уңаеннан “Бер очрашу- үзе бер гомер” исеме астында бәйрәм үткәрелде. Бакчабызга озак еллар хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребез килде. Бәйрәм балалар һәм хезмәткәрләр чыгышы белән үрелеп барды. Ә балаларыбыз өчен икеләтә бәйрәм булды, чөнки алар тере баян тавышына кушылып җырладылар, биеделәр. Күңелле очрашу чәй табыны янында дәвам итте.
-
Тәрбиячеләр көне белән! 27.09.2017
Хөрмәтле тәрбиячеләребез һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмебез - Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез!
Һөнәри осталыгыгыз, күңел сафлыгыгыз, сабырлыгыгыз, балаларга күрсәткән кайгыртучан һәм җылы мөгамәләгез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә зур уңышлар, мәңге сүнмәс иҗат, балалар мәхәббәте юлдаш булсын! Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек, иминлек телибез! -
26.09.2017
Янып тора алмашлап өч күзең,
Әйтеп торасың безгә өч сүзне:
-Кузгалма! - ди кызыл күзең,
- Сабыр ит! - ди сары күзең,
-Ярый! - ди яшел күзең.
Балалар белән светофор рәсемен ясадык.
-
Милләтләр кроссы. 16.09.2017
Бүген башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасында милләтләр кроссы узды.Укучылар финалга беренче килеп җитү өчен бар көчләрен куеп узыштылар, нәниләребез дә алардан калышмаска тырышты. Бу чарага әти-әниләр дә бик теләп катнашты.
-
Памятка для родителей! 14.09.2017
Памятка для родителей по энтеровирусной инфекции. (см.)
-
Саф һавада күзәтү. 12.09.2017
Бүген кечкенәләр төркеме һәм зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре Бикбова З.Ф., Тараканова Г.А. белән саф һавага чыккач, көзге чәчәкләрне күзәттеләр. Аларның исемнәрен, төсләрен кабатладылар, матурлыкларына сокландылар. Киләсе елга утыртыр өчен өлгергән орлыкларын җыйдылар.
-
Күңелле балачак. 07.09.2017
Яңа уку елы башланып китте. Өч айлык каникулдан соң үзебезнең яраткан "Карлыгач" бакчасында барысы да сагындырган. Без инде хәзер зур үстек. Тәрбияче апаларыбыз үткәргән кызыклы шөгыльләрен , тылсымлы әкиятләрен без һәрвакыт бирелеп тыңлыйбыз.Бергәләшеп уеннар уйнарга бик яратабыз.