Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 8 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Кыш бабай маҗаралары. 27.12.2017
27 декабрь көнне балалар бакчасында "Кыш бабай маҗаралары" дип исемләнгән чыршы бәйрәме үтте. Бәйрәмебезгә Убырлы килде, әти-әниләр белән балалар төрле биремнәр үтәделәр. Кыш бабайны каршылап, матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
-
Приглашение! 24.12.2017
Уважаемые родители, бабушки и дедушки! Приглашаем Вас на новогодний утренник, который состоится 27.12.2017 г. в 10.00.
-
Без булдырабыз! 24.12.2017
Урамнарда - Яңа ел алдыннан гына була торган матурлык! Игътибарны аеруча кар сыннары җәлеп итә - кем куллары белән тудырылган матурлык икән бу? Һәм шунда ук үзеңә җавап та бирәсең: кемнеке белән булсын инде, һәрвакыттагыча, безнең бакча хезмәткәрләренеке!
-
Ватан Геройлары көне. 09.12.2017
Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүләкне раслый. Ул Изге Георгий ордены була. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Илебездә бу көнне Георгий ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар. Олы Тәрбит башлангыч мәктәбендә әлеге истәлекле датага багышланган сыйныф сәгатендә нәниләребез дә катнашты. Авылыбыз китапханәчесе Инна апалары бу бәйрәмнең мөһимлеген билгеләп үтте, илебез азатлыгы өчен барган сугышларда һәм халык хуҗалыгын торгызуда үз-үзләрен аямаган каһарман якташларыбыз хатирәсен кадерләп сакларга кирәклеген ассызыклады.
-
Информация о дополнительной компенсации.
09.12.2017
Уважаемые родители!
Для переоформления права на получение дополнительной компенсации Вы можете подать заявление на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан (uslugi.tatarstan.ru), либо обратиться в отделение Республиканского центра материальной помощи по месту жительства в течение месяца, следующего за месяцем окончания предоставления дополнительной компенсации.
В случае, если Вы обратитесь за переоформлением позже указанного месяца, дополнительная компенсация будет назначена Вам с месяца обращения.
При обращении необходимо предоставить:
- документ, удостоверяющий личность;
- документы о доходах всех членов семьи за шесть месяцев, предшествующих месяцу обращения.
Дополнительная компенсация переоформляется, если величина дохода на одного члена в семье заявителя не превышает 20 тысяч рублей.
-
Сөекле әнием минем. 24.11.2017
Гомер бүләк итүче дә,
Тормыш буйлап йөртүче дә,
Авыр чаклар килгән чакта
Һәрчак ярдәм итүче дә.
Әннә, әни,әнкәй, ана!
Никадәрле мәгънә сыйган.
Бар күңелләрнең аклыгын,
Изгелеген үзенә җыйган.
24 ноябрь- Әниләр көне уңаеннан бакчабызда бәйрәм кичәсе үтте. Балалар әниләрен, дәү әниләрен котлап матур чыгыш ясадылар.
-
Бөтендөнья балалар көне. 21.11.2017
1954 елда Берләшкән Милләтләр Ассамблеясы бөтен илләргә Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтү турында тәкъдим белән чыга. Бу көн барлык илләрнең берләшүе һәм балаларның үзара аңлашу мөмкинлегеннән чыгып, бөтен дөньяда балаларның уңай шартларда тәрбияләнүен күздә тота.
1959 елның 20 декабрендә әлеге ассамблея бала хокуклары турында декларация, ә 1989 елда шул ук хокулар турындагы Конвенцияне кабул итә.
Дөньяда ел саен үзләренең бишенче туган көннәрен дә үткәрә алмыйча 11 миллион бала үлә, дистәләгән миллион бала үсү һәм яшәү мөмкинлегеннән мәхрүм булып, физик яки акыл ягыннан гарип кала. Әлеге үлемнәрнең беренчеләре вакытында чарасы күрелгән очракта, булдырмый калу мөмкинлеге булган авырулардан булса, икенчесе, хәерчелек, көчләү, наданлык нәтиҗәсе булып тора. Әлеге сәбәпләр барысы бергә гаиләләргә, дәүләткә, бөтен дөньяга авыр югалтулар китерә.Балаларыбызны саклыйк, яклыйк, яратыйк! -
Уйнарга яратабыз. 11.11.2017
Балалар бакчасында даими рәвештә хәрәкәтле уеннар уйнатыла. Бүген без балалар белән туплар белән уйнадык. Ыргытулы уеннар ярдәмендә балалар туп тәгәрәтеп уйнарга, бер-берсенә туп тапшырырга, гәүдәне уңга һәм сулга борырга, бер ноктага атып тидерергә өйрәнәләр.
-
Уяу булыйк юлларда. 28.10.2017
Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, юл билгеләрен танырга һәм аера белергә өйрәтү, урамда йөргәндә игътибарлылык тәрбияләү максатыннан, балалар бакчасында "Уяу булыйк юлларда" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында үткән бу бәйрәм бик эчтәлекле һәм күтәренке рухта үтте. ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларга бүләкләр тапшырды.
-
Көзге бәйрәм. 21.10.2017
Балалар бакчасында «Көз” белән очрашулар дәвам итә. Бүген “Көзге бал” бәйрәме үткәрелде. Балалар җырлап-биеп күңел ачты, башлангыч мәктәп укучылары һәм укытучыларына матур тамаша күрсәтте. Көз кызы булып киенгән китапханәче Драндрова И., төлке булып- балалар бакчасы мөдире-Гибадеева Г., куян кызы-Тараканова Г. апаларының оста итеп уйнауларын, балаларның яфраклар тотып биюләрен, татар, рус телендәге җырларны башкаруларын һәркем сокланып карады.