Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
E-Mail: | 2143000003@edu.tatar.ru;gibadeevag@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 12 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
"Яшел ут" бәйгесенә йомгак ясалды. 21.03.2018
Район балалар бакчалары һәм тәрбиячеләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышлап үткәрелгән "Яшел ут" бәйгесенә йомгак ясалды.Әлеге бәйгедә безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Г.Тараканова катнашты. Бәйге җиңүчеләренә бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Тәрбиячебезне уңышлары белән котлыйбыз һәм яңа иҗат җимешләре телибез!
-
17.03.2018
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе - уеннар.
Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.
Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.
-
Минем әти-иң шәп әти! 22.02.2018
Бүген бәйрәм көнендә
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.
Җир йөзендә һәрбер бала әти диеп әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтисенең җылы, ягымлы карашын тоеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус,тату гаиләнең терәге - әти икәнлеген сизеп яшәсен иде.
-
Туган телем-иркә гөлем! 21.02.2018
21 нче февраль — һәр кеше өчен бәйрәм көн. Чөнки бу көн 2000 нче елдан бирле, “Халыкара туган тел көне” итеп билгеләп үтелә. Туган тел – ул һәркемнең тугач та үзләштерелә башлаган, үз милләте аралаша торган олы хәзинәсе ул! Туган тел һәркем өчен дә газиз сүз. Татар теле - безнең туган телебез, ана телебез. Аны бабаларыбыз борынгы заманнардан бирле саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәннәр. Ана телебезне саклау, баету - һәркемнең изге бурычыдыр, мөгаен. Шул максаттан чыгып, Халыкара туган тел көне уңаеннан балалар бакчасында Олы Тәрбит башлангыч мәктәбе балалары белән “Туган телем-иркә гөлем!” дип аталган күңел ачу кичәсе уздырылды. Кичәнең максаты- милләтебезне, туган телебезне зурлау, ярату, аңа соклану, аның белән белән горурлану хисләре тәрбияләү иде. Балалар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, милли уеннар уйнадылар, кунак әбиебезнең милли ядкарьләре турында сөйләмен тыңладылар. Китапханәче балаларга үз туган телебез белән горурланып яшәргә, аны сакларга кирәклеген дә, туган телгә нигезләнеп башка телләрне дә өйрәнү кирәклеген үтемле итеп аңлатты.
-
Муса Җәлил- без сине онытмабыз!" 15.02.2018
Бүген бакчабызда татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулу уңаеннан "Муса Җәлил- без сине онытмабыз!"исеме астында бәйрәм иртәсе уздырылды. Муса Җәлилнең танылган шигырьләрен балалар сәнгатьле итеп сөйләделәр. "Кызыл ромашка", "Карак песи" әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. "Кызыма", "Сәгать" җырларын башкардылар.Тәрбияче Бикбова З.Ф. Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты белән таныштырды, презентация күрсәтте.
-
Без- тылсымчылар! 24.01.2018
Кайсы гына бала тылсымга ышанмый да, кайсының гына тылсымчы буласы килми икән. Балаларга үзләрен тылсымчылар итеп тоярга ярдәм итүче алымнарга без эшебездә еш мөрәҗәгать итәбез.
Бармаклар белән ясау алымын без кечкенәләр төркемендә куллана башладык. Бармаклар ярдәмендә ясалган “Чебиләр”, “Миләш” рәсемнәре бик уңышлы килеп чыкты.
Уч төпләре белән ясау алымының да нәтиҗәсе бик кызыклы булды. Уч төбеннән төшкән тапларны, өстәмә элементлар белән баетып, бик кызыклы сурәтләр ясадык.
-
Әти- әниләр җыелышы.
12.01.2018
Бүген бакчабызда әти-әниләр җыелышы булды. Балалар бакчасы мөдире әти-әниләрне Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының Карары белән таныштырды. Балалар бакчасы өчен түләү, төп һәм өстәмә компенсацияләрдән ничек файдалану турында белешмә бирде. Шулай ук караңгыда баручы җәяүлеләр киемнәрендә машина утларын чагылдыра торган элементлар булдыру турында сүз алып барылды.
-
Табиб киңәшләре. 10.01.2018
Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга медицина күзәтүен Олы Тәрбит фельдшер -акушерлык пункты башкара.Бүген дә Люда апалары балаларга медицина күзәтүе уздырды.Ул иң беренче итеп балаларның чисталыгын карап чыкты ,һәр баланың сулыш һәм тын юлларын тыңлады.Балаларга һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренә хәзерге вакытта нинди витаминнар кабул итү аеруча мөһимлеген искәртеп китте."С" витамины кергән җиләк-җимешләрдән (лимон,апельсин,мандарин) суган,сарымсак шикелле ризыклар ашарга киңәш итте.
-
Яңа ел белән! 30.12.2017
Хөрмәтле хезмәттәшләрем!
Хөрмәтле әти-әниләр!
Сезне ихлас күңелдән Яңа 2018 нче ел белән Тәбрик итәбез!
Яңа ел яңа өметләр, яңа хыяллар, үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, шатлык-сөенечләр, чиксез уңышлар алып килсен!
Ап-ак карлар ява салмак кына,
Ашыкмыйча уйнап, чайкалып.
Табигатьнең олы буләге бу,
Кабул итик әйдэ куанып.Ап-ак төскэ кумеп жир-ананы,
Яшерә кук кара төслэрдэн.
Кешелекне аерырга теләп,
Начарлыктан, көнче хисләрдән.Күңелебез кардай чиста булып,
Яхшылыкны тойса җаныбыз.
Гамәлебез торса изгелектән,
Күркәм итеп яши алырбыз.Ап–ак карлар ява, ап-ак карлар,
Иске елның соңгы бүләге.
Карлар булып яусын бәхет сезгә
Һәммәгезгә шундый теләгем. -
Кыш бабай маҗаралары. 27.12.2017
27 декабрь көнне балалар бакчасында "Кыш бабай маҗаралары" дип исемләнгән чыршы бәйрәме үтте. Бәйрәмебезгә Убырлы килде, әти-әниләр белән балалар төрле биремнәр үтәделәр. Кыш бабайны каршылап, матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.