муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Районда башлангыч сыйныф укучылары арасында уздырылган “Бозда сак бул!” дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесендә укучыларыбыз актив катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү өчен мәктәпкә МЧС вәкиле Бикмуллин И.М. килде. Җиңүчеләр исемлегендә 1 сыйныф укучысы Галиуллин Илсаф - 1 урын (Җитәкчесе : Гыйзәтуллина Г.Р.); 4 сыйныф укучысы Әхмәдуллина Чулпан – 2 урын (Җитәкчесе: Әхмәтшина Л.С.); 2 сыйныф укучысы Әхәтов Илнур – 3 урын (Җитәкчесе- Насыйбуллина Р.С.), иҗади тырышлык өчен 3 сыйныф укучысы Касыймов Айнур (Җитәкчесе: Әхмәтшина Л.С.). МЧСның район җыелышларының берсендә укучыларны акчалата премияләр белән бүләкләү дә булачак. 05.12.2015

-
Мәктәпнең спорт календаре нигезендә бүген 5-9 сыйныфлар арасында баскетбол буенча иптәшләрчә очрашу оештырылды. Һәр сыйныфның җыелма командасы бик тырышып уйнады. Уен нәтиҗәләре: зурлар арасында 1 урында - 9 сыйныф, 2 урында - 8 сыйныф . Урта сыйныфлардан 1 урынны - 7 сыйныф, 2 урынны - 6 сыйныф, 3 урынны - 5 сыйныф яулады. 05.12.2015

-
Районның балалар оешмасы эшчәнлеге планы нигезендә уздырылган актив утырышында 7 сыйныфтан Шәрәфетдинова Розана, 8 сыйныфтан Шәрәфетдинова Зөлфия катнашты. Көн тәртибендә укучылар үзидарәсе планы үтәлешен барлау, икенче ярты еллыкка эшне дөрес һәм мавыктыргыч итеп оештыру.Авыл мәктәпләре арасыннан эшчәнлекне оештыру буенча тәҗрибәне уртаклашуда Зөлфия чыгыш ясады. 05.12.2015

-
Мәктәптә сыйныф җитәкчеләренең һәм тәрбия буенча урынбасар каршында киңәшмәнең берләштерелгән утырышлары булып узды. Көн тәртибендә ачык тәрбия чараларына анализ ясалды; сәламәтлекне саклау һәм ныгыту айлыгын, коррупциягә каршы көрәш ункөнлеген һәм шәфкатьлелек декадасын үткәрү тәртибе, уку йортының наркотикларга һәм терроризмга каршы эшчәнлеген планлаштыру буенча сораулар каралды. 03.12.2015

-
Уку йортында “Коррупциягә –юк!” дип исемләнгән ункөнлек старт алды. Чараның максаты: укучыларда хокукый белем нигезләре булдыру һәм тормышта бу күренешкә торырлык сәләт тәрбияләү. 03.12.2015

-
1 декабрьдән 10 декабрьгә чаклы мәктәптә Шәфкатьлелек декадасы башланды. Декада кысасында сыйныф сәгатьләре, укучылар эшләреннән күргәзмәләр оештыру, әйләнә- тирәдә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү, ярминкә уздыру планлаштырыла. 03.12.2015

-
6 сыйныфта заман таләпләренә яраклаштырылган “Хәвефле уеннар” дип аталган сыйныф сәгате үтте.Тәрбия чарасында төрле эш формалары, Сингапур методикасы элементлары отышлы кулланылды. Чараны сыйныф җитәкчесе Әхмәдуллина Г.Р. оештырды. 03.12.2015

-
4 декабрьдән мәктәптә "Час кода" дип исемләнгән тематик дәресләр һәм тәрбия чаралары старт алачак. 03.12.2015

-
Декабрь аенда кышкы ГТО спорт төрләренә старт бирелде.Һәр нәтиҗә сыйныф җитәкчесендә барлана, сәламәтлек паспортында теркәлә, җыелма беркетмәгә кертелергә әзерләнә. 03.12.2015

-
1 нче декабрь көнне шәһәрнең №5 мәктәбендә тәрбия буенча урынбасарларның семинар – киңәшмәсе булып узды. Көн тәртибендә “Мәктәпләрнең антинаркотик һәм антитерроризм буенча эшчәнлеге”, “ГТО нормативларын тапшыруда таләпләр”, “ Тәрбия буенча норматив документлар” турында сораулар каралды. Заман таләпләренә яраклашкан, төрле кискен карашлы оешма-секталарга каршы торырлык шәхес тәрбияләү һәр мәктәпнең төп бурычы. 03.12.2015






