муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 ( 258 ) 259 260 >>
-
Тәтеш шәһәрендә уздырылган балалар оешмалары эшчәнлегенә багышланган зона семинарында тәрбия эшләре буенча урынбасар катнашты 27.10.2015

-
Хокук белеме айлыгы кысасында башлангыч сыйныф укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча “Юлда йөри беләсеңме?” дип аталган тәрбия чарасы уздырылды. Чараны Фәхретдинова И.М.әзерләде. 24.10.2015

-
Бүген мини – футбол буенча Спартакиада ярышларында катнашып, командабыз I урын яулады.Иң яхшы уенчыларыбыз - Асадуллин Алмаз, Бикчәнтәев Ранис, Җамалетдинов Илшат, Кадыров Булат, Шәйдуллин Раятларларга тиңнәр булмады. Җиңү яулауда безнең җанатарларның да, аеруча Шәйдуллин Ранисның өлеше зур.”Егетләр җиңүне лаеклы алдылар!”,-дип шатлана баш тренер Вилданов И.М. Команданы чын күңелдән котлыйбыз! 23.10.2015

-
Республиканың Мәгариф Министрлыгы һәм ГИБДД ның уртак тикшерү планы нигезендә бүген мәктәптә укучыларга ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН ӨЙРӘТҮ һәм ЮЛДА БАЛАЛАР ТРАВМАТИЗМЫН кисәтү эшчәнлеген тикшерү буенча комиссия булды. Уку йорты эшчәнлеге югары бәяләнде. 23.10.2015

-
Район балалар оешмасы эшчәнлеге планы нигезендә уздырылган район активы утырышында Галиуллина Гөлназ, Шәрәфетдинова Зөлфияләр катнашты. Алар үзләренең учкомда башкарган вазыйфалары турында, үзидарә нигезләре буенча хисап тоттылар. Психологик тест, төркемнәрдәге уеннарда актив катнаштылар. 23.10.2015

-
Мәктәпнең тәрбия планы нигезендә 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр ХОКУК БЕЛЕМЕ АЙЛЫГЫ дәвам итә. Айлыкның максаты булып укучыларда юл йөрү кагыйдәләрен , хокук бозуларны кисәтү тора. 22.10.2015

-
Бүген район мәгариф планы нигезендә 7,8 сыйныф укучылары уңышлы рәвештә һөнәр сайлауга багышланган тест үттеләр. 22.10.2015

-
Аттестация кысаларында бүген 4 укытучыбыз компьютер тестын уңышлы үтте. 21.10.2015

-
Башлангыч сыйныф укучылары өчен бүген Бердәм Мәдәни дәрес уздырылды. Дәрестә авыл һәм мәктәп китапханәләре мөдирләре, укытучылар, чакырылган кунаклар катнашты. Мавыктыргыч уен һәм сәяхәтләрдән соң укучыларга мәдәни көндәлекләр таратылды. Чараны Фәхретдинова И.М, Насыйбуллина Р.С. әзерләделәр. 21.10.2015

-
Иминлек айлыгы кысаларында 1-4 сыйныф укучылары өчен видеофильмнар күрсәтү оештырылды. Укучылар мультфильм геройлары ярдәмендә тормышта еш очрый торган күңелсез хәлләр белән таныштылар. Аларны булдырмас өчен ни эшләргә икәнен, безнең укучылар хәзер тәгаен беләләр! 19.10.2015






