муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 251 252 253 254 ( 255 ) 256 257 258 259 260 >>
-
Әниләр көне уңаеннан атна дәвамында 1-6 сыйныфлар арасында рәсемнәр бәйгесе узды, иң матур рәсемнәрдән бәйрәмдә күргәзмә оештырылды. 27.11.2015

-
Насыйбуллина Р.С. җитәкчелегендәге түгәрәккә йөрүче укучыларыбыз Әниләр бәйрәменә бик күп иҗади эш әзерләде. Күргәзмәгә куелган барлык иҗат җимеше дә әниләрнең күңеленә хуш килде. 27.11.2015

-
Башлангыч сыйныфларның "Оста куллар" түгәрәге дә бәйрәм уздыруга үзеннән зур өлеш кертте. Укучыларның кул эшләреннән матур күргәзмә оештырылды. 27.11.2015

-
Хөрмәтле ӘНИЛӘРЕБЕЗ! Түбән Наратбаш мәктәбе администрациясе Сезне 27- нче ноябрь көнне уздырылачак Әниләр бәйрәменә чакыра. Бәйрәм 18 сәгатьтә башлана. 23.11.2015

-
Уку йортында гомуммәктәп ата-аналар җыелышы узды. Көн тәртибендә чирек йомгаклары, дәрескә йөреш, укучыларда юлда йөргәндә яктырткыч элементлар булдыру, ГТО нормаларын тапшыру тәртибе, терроризм һәм экстремизмга каршы уяу булу, электрон системада түләүләр башкару өчен регистрация үтү, төп дәүләт имтиханнарына әзерлек торышы яктыртылды. Сыйныфларда җыелышлар түгәрәк өстәл, тәҗрибә уртаклашу, консультацияләр формасында оештырылды. Ата-аналарның актив катнашуын, сыйныф җитәкчеләренең оста оештыру сәләтләрен ассызыклап үтәсе килә. 21.11.2015

-
Мәктәптә терроризм һәм экстримизга каршы юнәлтелгән чара узды. Гомуммәктәп линейкасында укучылар игътибарына “Терроризм-угроза обществу », «Как себя вести при захвате заложников» дип аталган күрсәтмә материал тәкъдим ителде. Әлеге эшчәнлек сыйныф сәгатьләре, ата-аналар җыелышында дәвам итәчәк. 20.11.2015

-
Бөтенрусия фән олимпиадаларының муниципаль туры башланганга ике атна була. Укучыларыбыз көн дә диярлек мәктәп данын яклар өчен барлык белемнәрен күрсәтергә ашыгалар. Зур тырышлыкларның нәтиҗәләре дә булуы безне аеруча куандыра. Мәктәпкә тәүге җиңүне 8 нче сыйныф укучысы Бикчәнтәев Ранис экология фәненнән алып кайтты. Без аңа һәм аның укытучысы Сираҗиев Рәфис Борһан улына яңадан-яңа уңышлар телибез! Афәрин!!! 20.11.2015

-
Уку йортында район мәгариф бүлеге күрсәтмәсе нигезендә УКУЧЫЛАРГА ХОКУКЫЙ ЯРДӘМ (ДЕНЬ ПРАВОВОЙ ПОМОЩИ ДЕТЯМ) күрсәтү көне узды. Балаларга Конвенция буенча аларның хокуклары, бурычлары яктыртылды. Аеруча бу эшчәнлек гаиләләрдә авырлыклар булган укучылар өчен ассызыкланды. 20.11.2015

-
ГТО буенча көзге сессия нәтиҗәләренә йомгак ясалды. 19.11.2015

-
Туган якны өйрәнү буенча уздырылган районкүләм рефератлар бәйгесендә III сыйныф укучысы Гафиятуллина Сылу һәм VI сыйныф укучысы Галиуллина Гөлназлар катнашты. Рефератларны яклау нәтиҗәләре буенча ике укучы кызыбыз да I урын яуладылар. Укучыларны бәйгегә Гыйзәтуллина Г.Р. әзерләде. 19.11.2015






