муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>
-
Галиуллина Гөлназ, Һадиев Булат, Галимҗанов Альберт бүген районда үткәрелгән “Шашка осталары “ бәйгесендә катнашты. Уенчыларның уртак 12 җиңүләре булды. Ярышка тулысынча нәтиҗә каникулдан соң булачак. 05.11.2015

-
2 сыйныф укучылары “ Без - табигать сакчылары !” дип аталган башлангыч сыйныфлар өчен уздырылган район ярышында катнашты. Команданы Фәхретдинова И.М. әзерләде. 05.11.2015

-
Бүген мәктәпнең җыелма командасы бадминтон буенча район ярышларында катнашты. Мәктәп данын Асадуллин Алмаз, Бикчәнтәев Ранис, Хәйретдинова Эльвира, Шакурова Айгөлләр яклады.Алар күмәк 4 нче урын яулады. Күңелле каникуллар дәвам итә! 03.11.2015

-
Чирек ахырында мәктәпкүләмендә җыр һәм бию түгәрәкләренең иҗат концерты булып узды. 2-4 сыйныф укучылары матур итеп җырладылар, искиткеч оста итеп биеделәр. Балаларның барлык чыгышлары да көчле алкышларга күмелде. 31.10.2015

-
Башлангыч сыйныфларда шаулап – гөрләп Уңыш бәйрәме узды. Укучылар бик оста итеп әкият сәхнәләштерделәр, табышмаклар әйттеләр, җырлап-уйнап биеделәр. Җыр һәм бию түгәрәкләре алкышларга күмелерлек чыгышлар бүләк иттеләр.Бәйрәм уңаеннан ашханәдәге төшке аш балаларны аеруча сөендерде.Фермер хуҗалыгы рәисе Кадыйров Фәнил Фәһим улы аларга кочак-кочак татлы бүләк әзерләде.Күңелле һәм онытылмас тамашада әти-әниләр дә бик теләп катнашты. 31.10.2015

-
5-9 сыйныф укучылары өчен көзге Уңыш бәйрәме ел саен бик көтелгән бәйрәм. Быел да ул искиткеч матур булды. Һәр сыйныф бик матур чыгыш әзерләде, алар уен –көлке белән аралаштырылып алып барылды.Тамашаны 9 сыйныфлар алып барды , бүләкләрне дә алар мулдан әзерләде.Бәйрәм хөрмәтенә ашханәдә төшке аш әзерләнде. Сый-нигъмәттән өстәлләр сыгылды.Балаларга бу шатлыкны авылдашыбыз- “Кадыйров” КФХ рәисе Кадыйров Фәнил абыйлары бүләк итте. 31.10.2015

-
Уку елының беренче чирек йомгаклары буенча гомум линейка узды. Көн тәртибендә чирек йомгаклары , каникулга эш планы белән танышу, куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртү каралды.Алда күңелле яллар көтә!!! 31.10.2015

-
Атна буе мәктәптә Уңыш бәйрәменә әзерлек алып барылды. 3,4 сыйныф укучылары яшелчәләрдән матур күргәзмә әзерләде. Сынлы сәнгать дәресләрендә 1-7 сыйныфлар алтын көзгә багышланган аллы-гөлле рәсемнәр ясады.Җыр һәм бию тәгәрәкләре махсус чыгыш әзерләде 31.10.2015

-
27 нче октябрь көнне 4 нче, 6 нчы һәм 8 нче сыйныф укучылары татар теленнән тест яздылар. 29.10.2015

-
Спорт календаре нигезендә футбол буенча ярыш узды. Җиңүче – VI, IX сыйныфлар! 5,7,8 сыйныф командалары да тырышып 2, 3 нче урыннарга ия булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз! 27.10.2015






