муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 ( 256 ) 257 258 259 260 >>
-
Уку йортында хокук белеме айлыгына йомгак ясалды. Айлык кысасында “02” кисәтә дип исемләнгән бердәм сыйныф сәгатьләре, башлангыч сыйныф укучылары өчен ”Юлда йөри беләсеңме?” дип аталган ачык сәхнәләштерелгән тамаша, гаиләләргә сәяхәтләр, сыйныф җитәкчеләренең МБ утырышы, гомуммәктәп ата-аналар җыелышлары узды.Уздырылган чараларның күбесе юл йөрү кагыйдәләрен бозуны искәртүгә багышланды. Бу форсаттан яктырткыч элементлы уку әсбаплары һәм өс киемнәре булдыру буенча күп эш башкарылды. 14.11.2015

-
Ноябрь ае мәктәптә укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга багышлана. СПИД, наркомания, исерткеч эчемлекләр куллануны искәртү бу айлыкның төп максаты. 14.11.2015

-
9 сыйныф укучысы Җамалетдинов Илшат районның футбол буенча җыелма командасы составында Кама Тамагында уздырылган ярышларда катнашты. Команда 3 урын яулады. Җиңүчеләр Казанда узачак Татарстан Республикасы беренчелегенә юллама алдылар. 12.11.2015

-
31 октябрь көнне 1 нче чирек йомгаклары буенча мәктәптә педагогик киңәшмә узды. Киңәшмәнең төп сораулары булып икенче буын стандартларына күчү шартларында уку процессын оештыру торды. ФДББС нигезендә дәресне уңышлы һәм нәтиҗәле итеп оештыру (чыгыш ясаучы Бикчәнтәева А.Р.) һәм укучыларның дәрестә эшчәнлеген үстерү өчен продуктив биремнәр куллану (чыгыш ясаучы Әхмәдуллина Г.Р.) кебек сораулар буенча фикер алышу бик җанлы итеп оештырылды. Мәктәп директоры Раиф Рашат улының чыгышы да укытучыларда зур кызыксыну уятты. Ул укытучыларны белемнәрен арттыру һәм профессиональ компетентлыгын үстерү юллары белән таныштырды. 10.11.2015

-
Октябрь аенда мәктәптә бердәм “Хәвефсез Интернет” дип исемләнгән дәресләр узды. 10.11.2015

-
Район Мәгариф бүлеге хаты нигезендә укучыларның юлда йөрү иминлеген ныгыту йөзеннән ата-аналар җыелышына әзерлек бара. Төп көн тәртибе: яктылык бирүче элементларны укучыларда, аларның өс киемнәрендә булдыру. 10.11.2015

-
Уку йортында 2015-16 нчы уку елының I чирек йомгаклары буенча педагогик киңәшмә булып узды. 09.11.2015

-
2 чирек йомгакларына багышланган линейкада “Иң яхшы дәрескә йөрүче сыйныф “ номинациясендә җиңүче II һәм VIII сыйныфлар, “Иң күп дәрес калдырмаучы укучылар булган сыйныф” номинациясендә – III сыйныф, «Бер дәрес тә калдырмаучы укучы » номинациясендә беренче сыйныф укучысы - Һадиев Данир, “Иң тәртипле сыйныф” номинациясендә- VIII сыйныф, “Иң яхшы кизү торучы сыйныф” номинациясендә – VI сыйныфлар бүләкләнде. 09.11.2015

-
VIII сыйныф укучысы Хәйретдинова Эльвира районда уздырылган бадминтон ярышларында 3 урын яулады. 09.11.2015

-
Октябрь аенда мәктәптә Халыкара китапханә көннәре узды. 09.11.2015






