МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
Адрес: | 422253, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Норма, ул. Казанская, д. 11 |
Телефон: | +7(843)-683-17-22 |
E-Mail: | nurmass@inbox.ru, Snur.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нурминская СОШ" |
Руководитель: | Гатауллина Ляйсан Фаритовна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 389 учащихся/Бездә 389 укучы укый |
У нас учат: | 47 педагога/Бездә 47 укытучы укыта |
МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме
24.05.2022
Бүген барыбыз өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе - Соңгы кыңгырау бәйрәме. Бәйрәмебездә мөхтәрәм кунаклар: Балтач районы башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин, жирлек башлыгы Радик Наил улы Шәрипҗанов, мәгариф идарәсе методисты Эльмира Рафик кызы Гарипова һәм ветеран укытучылар катнашты.
2021-2022 уку елын мәктәбебезнең иң матур, иң тыйнак 7 кызы тәмамлап, мәктәптән олы тормышка юл ала. Чыгарылыш класс укучылары өчен буген соңгы кыңгырау яңгырады.
-
Футбол
23.05.2022
21 май көнне мәктәбебез призына 2011-2012 елгы егетләр арасында футбол ярышы узды.
Ярышта безнең команда II урынны яулады. Гатауллин Гомәр - иң яхшы уенчы, Нафиков Булат - иң яхшы сакчы дип танылды. Тренер Садыйков Рамил Мунирович.Афәрин егетләр!
-
Йолдызлар парады
20.05.2022
Традиция буенча һәр уку елы ахырында үтә торган уку елын йомгаклау, уңышларыбызны барлау, җиңү шатлыгыбыз белән уртаклашу чарасы - “Йолдызлар парады” үтте.
Уку елы дәвамында укучыларыбыз зур хезмәт куйды, тырышып белем үрләрен үзләштерде, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнеп, һөнәрләрен арттырды, конкурс, олимпиада, ярышларда катнашты.
Укучының төп эше – белем алу. Мәктәбебезнең уку алдынгылары фән-олимпиадаларында җиңү яулап, үзләренең иң белемле икәнлекләрен дә раслады. -
Инструктаж
18.05.2022
Җәйге каникуллар алдыннан муниципаль хезмәткәр Низамиева Ләйлә Фәргат кызы һәм " Юл хәрәкәте иминлеге" оешмасының Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Мөхәммәт кызы укучыларга юл йөрү кагыйдәләре, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрделәр.
Перед летними каникулами, муниципальный служащий Лейла Фаргатовна и руководитель Балтасинского отдела безопасности дорожного движения Лилия Мухамметовна провели с обучающимися нашей школы инструктажи по правилам безопасности на дорогах.
-
"Театр язы -2022" балалар театр фестивале
18.05.2022
Театр - яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә. - дип язган Габдулла Тукай. Безгә Тукайны бүләк иткән яз айларында әлеге сүзләр аеруча игътибарга лаек. Мәктәбебезнең "Театр язы - 2022" балалар театр фестивале оештыру да туган телгә мәхәббәт, сәнгатькә хөрмәт тәрбияләү максатыннан.12 мая прошел детский фестиваль театра "Театр язы -2022".
-
ОГЭ-2022
16.05.2022
9 нчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар өчен Төп дәүләт имтиханнары башлана. Бүген укучыларыбыз татар теленнән имтихан тапшыра.
Сегодня начинается Основной государственный экзамен для выпускников 9 классов. 16 мая - экзамен по родному языку.
-
Конкурс рисунков
16.05.2022
Победители муниципального этапа Республиканского конкурса экологических рисунков посвящённого 30 - летию образования министерство охраны окружающей среды и природных ресурсов Республики Татарстан.
-
"Кожаный мяч" среди юношей 2009- 2010 годов рождения
16.05.2022
В муниципальном этапе всероссийского соревнования юных футболистов "Кожаный мяч" среди юношей 2009- 2010 года рождения на приз СХПК "Игенче " наша школьная команда заняла первое место. Молодцы юные футболисты! Тренер Садыйков Рамил Мунирович.
2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында "Күн туп" бөтенроссия яшь футболчылар ярышының муниципаль этабында безнең мәктәп командасы беренче урынны яулады. Афәрин, яшь футболчылар! Тренер Садыйков Рамил Мөнир улы.
-
Макулатура
13.05.2022
11-12 май көннәрендә укучыларыбыз "Макулатура җыеп агачны сакла!" экологик акциядә катнаштылар.
Макулатура җыю – урманнарның, туган җиребезнең, ахыр чиктә планетабызның табигый матурлыгын саклау гына түгел. Кәгазь калдыклары җыю ул әле сакчыллык та, хезмәт тәрбиясе дә.
Бу эшкә һәркем үз өлешен кертә ала.
Афәрин укучылар, игелекле эшләрегез дәвамлы булсын.
-
ООО «Субаш» призына көрәш ярышы
09.05.2022
7 май көнне Югары Субаш авылында ООО «Субаш» призына Г.Тукай туган көненә багышланган 2007 елда һәм аннан соң елларда туган үсмерләр арасында көрәш ярышы булып узды. Мәктәбебез егетләре дә сынатмаган.