МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Норма, ул. Казанская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-683-17-22 |
| E-Mail: | Snur.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нурминская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллина Ляйсан Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 406 учащихся/Бездә 406 укучы укый |
| У нас учат: | 48 педагога/Бездә 48 укытучы укыта |
МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Мәктәпне тәмамлаучыларның традицион очрашуы узды 11.02.2023

Мәктәпне тәмамлаучыларның традицион очрашуы узды
11 февральдә мәктәпне 10 ел, 20 ел, 30 ел, 40 ел, 50 ел элек тәмамлап чыккан чыгарылыш сыйныфларның традицион очрашуы узды. 2 сыйныф, 11 сыйныф укучылары матур концерт номерлары әзерләп бу очрашуга өлеш керттеләр.8-10 сыйныф укучылары үз чиратында чыгарылыш сыйныфларны тупларга класс җитәкчесенә ярдәм иттеләр. Кичә истәлекле, күңелгә җылы хисләр бирә торган булып узды. Сәхнәдән мәктәп, классташлар, укытучылар турында истәлекләр, кызыклы хәлләр искә төшерелде.Укучы вакытта әйтелми калган сүзләр әйтелде. Һәр чыгарылыш мәктәпне сагынып искә алды. Алар залда утыручыларга матур җырларын, ә укытучыларына ихтирам белдереп чәчәкләр бүләк иттеләр. Очрашу мәктәп коридорларында, фойеда, яңартылган мәктәп музеенда дәвам итте. Мәктәп кунаклары үз класс-кабинетларындагы үз партасы артына утырып, инде күптән артта калган мәктәп тормышы хәтирәләрен яңарттылар.Мондый очрашулар дәвамлы булсын, өзелмәсен дигән теләк белдерделәр.
Встреча выпускников
11февраля состоялась традиционная встреча выпускников школы. в Торжественный зал собрались выпускники 1973, 1987, 1993 , 2003, 2013. Встречу открыли обучающиеся выпускного класса школы и обучающиеся начальных классов. Вечер встречи превратился в вечер вспоминаний о своем счастливом детстве, о радостях и трудностях школьной жизни. Ими были высказаны слова благодарности и любви своим учителям, предподнесены цветы в подарок.
Встреча продолжалась в фойе и в школьном музее. Гости школы вошли в свои кабинеты, сидели на партах и там вспоминали свои уроки и веселые перемены.
-
«Инженер республикасы» проекты 07.02.2023

Укучыларыбыз «Инженер республикасы» проектының 5 еллык юбилеенда бүләкләнделәр
7 февраль көнне Казан шәһәрендә «Инженер республикасы» проектының 5 еллык юбилее булып үтте. Бу чарада әлеге проектта иң актив катнашкан, төрле бәйгеләрдә үзләрен күрсәткән 10 укучыбыз һәм аларның кураторлары Хабибрахманов Айрат Зиннатуллович Мәгариф Министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
В форуме, приуроченный к пятилетнему юбилею проекта «Инженерная республика»
7 февраля в лицее №187 г. Казани состоялся форум, приуроченный к пятилетнему юбилею проекта «Инженерная республика». Группа наших обучающихся приняли участие в этом форуме.
10 обучающихся нашей школы и их куратор Хабибрахманов Айрат Зиннатуллович были награждены благодарственными письмами за успешное участие в конкурсах проекта.
Благодаря образовательной программе проекта «Инженерная республика» наши обучающиеся обучались компьютерной грамотности и робототехнике.
-
Безнең укучыбыз - дүрт фәннән республика күләмендә призер 06.02.2023

Безнең укучыбыз - дүрт фәннән республика күләмендә призер
06.02.2023. Бүген 10 сыйныф укучысы Ландыш Хабибуллина Халит кызы татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан Татарстан Республикасы олимпиадасы призёры. Бөтендөнья сәнгати мәдәнияте (ИЗО) һәм җәмгыять белеменнән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының регион этабы призёры.
Котлыйбыз, Ландыш! Горурланабыз шундый булдыклы, белемле укучыбыз белән!
Укытучылары: Асадуллина Э.В. Яруллина Г.Р., Хабибрахманов А.З.
Призер регионального этапа Всероссийской олимпиады школьников по обществознанию в нашей школе
06 .02.2023. Хабибуллина Ландыш Халитовна, обучающаяся 10 класса МБОУ "Нурминская СОШ" стала призером регионального этапа Всероссийской олимпиады школьников по обществознанию.
Поздравляем Ландыш! Учитель Хабибрахманов А.З.
Желаем дальнейших успехов и побед! -
“Мин һәм Кызыл китап” конкурсы 04.02.2023

Награждение по итогам муниципального этапа Республиканского конкурса детских поделок «Я и Красная книга»
4 февраля в МБОУ "Нурминская СОШ" состоялось награждение по итогам муниципального этапа Республиканского конкурса детских поделок «Я и Красная книга». Цель конкурса - приобщение детей к изучению и сохранению животного и растительного мира. Отличившиеся обучающиеся были награждены грамотами. Награждение провели сотрудники ГПКЗ "Балтасинский".
“Мин һәм Кызыл китап” конкурсы нәтиҗәләре буенча укучыларны
котлау тантанасы
4 февральдә “Мин һәм Кызыл китап” конкурсы нәтиҗәләре буенча укучыларны котлау тантанасы узды. Конкурсның максаты- табигатьтәге үсемлекләр, җәнлекләр дөньясын сакларга өйрәтү, эшчәнлеккә тарту.Укучылар Балтач тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Математики, физики, информатики атналыгында/Математики, физики, информатики атналыгында 04.02.2023

Математики, физики, информатики атналыгында
С 26 января по 4 февраля в школе проходит неделя математики, физики, информатики. В рамках недели математики информатики и физики в 5 х классах прошла игра «Тамчы шоу» учителями Абдуллиным И.Р. и Зариповым А.М. Ребята виртуально оказались в интеллектуально – познавательной игре «Тамчы шоу», которую проводит телеканал ТНВ. Ребята испытали свои знания по математике. Участникам предлагались вопросы из категории общих знаний, задания на логику, память и скорость мышления. Учащиеся легко справлялись с заданиями. Отвечая на них, они ссылались на знания, полученные на уроках математики.
Математики, физики, информатики атналыгында
26 январьдан 4 февральгә кадәр математика, физика, информатика атналыгы үтте.
Математика информатика һәм физика атналыгы кысаларында математика укытучылары Абдуллин И.Р. һәм Зарипов А. М. 5а, 5б, 5в сыйныфларында «Тамчы шоу» уены уздырдылар. Укучылар үзләрен ТНВ каналында уткәрелүче интеллектуаль-танып белү уенында кебек хис иттеләр. Балалар математикадан алган белемнәрен сынадылар. Катнашучыларга гомуми белем категориясеннән сораулар, логик фикерләү сәләтенә караган, хәтер һәм фикерләү тизлегенә биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар биремнәрне эшләгәндә, сорауларга җавап биргәндә математика дәресләрендә алган белемнәренә таяндылар.
-
Укучыларыбыз Республика олимпиадаларында яңа үрләр яулый/Новые успехи на республиканской олимпиаде 02.02.2023

Укучыларыбыз Республика олимпиадаларында яңа үрләр яулый
Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы призёрлары:
Яруллина Динә, 11 сыйныф;
Хабибуллина Ландыш, 10 сыйныф;
Гатауллина Лина,10 сыйныф.Укытучылары: Асадуллина Э.В., Насихова Г.Р., Шалаева Г.С., Заляева Г.Г.
Кызлар һәм аларның укытучылары без сезнең белән горурланабыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!Новые успехи на республиканской олимпиаде
Каждый год наши обучающиеся в олимпиаде потатарскому языку и по татарской литературе становятся успешно участвуют и занимают призовые места. На этот раз призерами олимпиады стали:
Яруллина Дина, 11класс;
Хабибуллина Ландыш, 10 класс;
Гатауллина Лина,10 класс.Учителя татарского языка и литературы Асадуллина Э.В., Насихова Г.Р., Шалаева Г.С., Заляева Г.Г.
Девушки мы вами гордимся!Всех поздравляем! -
“Ел укытучысы- 2023” /"Учитель года - 2023" 31.01.2023

Безнең укытучыбыз “Ел укытучысы- 2023” Бөтенрәсәй конкурсының зона этабында
Конкурс 30 январьда Кукмара районында үтте.Конкурста үткән сынаулар катнашучылар күңелендә якты хәтирәләр калдырды, аларның педагогик эшчәнлегенә яңа этәргеч бирде .Конкуста катнашучылар үзләренең казанышларын күрсәтә алдылар, педагогик хезмәт серләрен ачтылар, борчыган сорауларына җавап эзләделәр, яңа фикердәшләр таптылар.
"Педагогик дебют" номинациясендә безнең мәктәптән Шакирова Эльвира Илгизәр кызы катнашты. Яшь укытучы үзенең һөнәри осталыгын күрсәтә алды. Бу тыңгысыз, хезмәтенә чын күңелдән бирелгән укытучыбызга алга таба мәртәбәле хезмәтендә уңышлар телибез! Педагогик Олимп тауларына күтәрелергә язсын!
Наш учитель в зональном этапе Всероссийского конкурса "Учитель года - 2023"
30 января в Кукморском районе прошёл зональный этап Всероссийского конкурса "Учитель года - 2023". Время, проведённое на конкурсных испытаниях, оставило в памяти участников только яркие воспоминания, придало новый импульс в работе. Где всех, без исключения, объединяли трудолюбие и мудрость, требовательность, верность избранной профессии, преданность миру детства. Педагоги имели возможность заявить о своих открытиях, достижениях, волнующих вопросах, приоткрыть тайны творчества, найти единомышленников и вдохновение для новых свершений. Они напомнили всем нам о том, что «педагог — профессия дальнего действия».
Честь представить нашу школу и район на зональном этапе в номинации "Педагогический дебют" отдана учителю начальных классов Шакировой Эльвире Ильгизаровне. Профессиональный конкурс – это прекрасная возможность проявить себя. Эльвира Ильгизаровна - вы уже победитель. Вы нашли в себе смелость и силы выступить и показать знания, умения и профессионализм. Желаем вам никогда не останавливаться на достигнутом и ставить перед собой всё новые задачи. Удачи вам!
-
27 гыйнвар- Ленинградның камалыштан чыккан көне./27 января - День снятия блокады Ленинграда 30.01.2023

Бу көнне барлык сыйныфларда да Бөтенроссия бердәм дәресе үтте. Ул Ленинградның камалышында яшәүчеләр, Ленинградны саклаучылар батырлыгына багышланды.
28 гыйнварда 8 сыйныф укучылары бүгенге көннән торып Ленинград камалышындагы яшьтәшләренә хат яздылар.Бу хатны язу укучыларга камалыштагы Ленинградта яшәүчеләргә кичерергә туры килгән авырлыкларны күңелләреннән үткәрү мөмкинлеге бирде.
-
Татар теленнән Республика олимпиадаларында укучыларыбыз уңышлары/Успехи наших обучающихся в Республиканской олимпиаде по татарскому языку 30.01.2023

Татар теленнән Республика олимпиадаларында укучыларыбыз уңышлары
30 нчы январь көнне Казан шәһәрендә рус мәктәпләре өчен татар теленнән республика олимпиадасы узды. Бу олимпиадада мәктәбебездән 6 укучы катнашты. Алар, олимпиада биремнәрен уңышлы үтәп, зур җиңүләр белән кайттылар: 6 призлы урын алдылар. Менә ул безнең тырыш, сәләтле укучыларыбыз:
5 нче сыйныф - Бариева Зифа;
6 нчы сыйныф - Саттарова Диләрә, Хөсәенова Зәринә;
10 нчы сыйныф - Хәбибуллина Ландыш, Гатауллина Лина;
11 нче сыйныф - Шиһабетдинова Гөлшан.Укытучылары: Асадуллина Э.В., Насихова Г.Р., Шалаева Г.С., Заляева Г.Г.
Афәрин, кызлар! Алга таба да уңышлар насыйп булсын!Успехи наших обучающихся в Республиканской олимпиаде по татарскому языку
30 января прошла республиканская олимпиада по татарскому языку для учаәихся-татар школ с русским языком обучения. Из нашей школы приняли участие 6 обучающихся. Все заняли призовые места.
Они:
5 класс - Бариева Зифа;
6 класс - Саттарова Диляра, Хусаенова Зарина;
10 класс - Хабибуллина Ландыш, Гатауллина Лина;
11 клас - Шигабутдинова Гулшан.Учителя татарского языка и литературы Асадуллина Э.В., Насихова Г.Р., Шалаева Г.С., Заляева Г.Г.
Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
Спорт өлкәсендәге яңалыкларыбыз куанычлы/Новости спорта 28.01.2023

Безнең спорт сөючеләребез чираттагы җиңүләрен яуладылар.
Беренче класс укучысы Марданова Раида Раушан кызы Удмуртиядә булган Бөтенроссия шахмат ярышының “Блиц” турниры -1 урын, “Быстрые шахматы” турнирында 2 урын алды.
8 а класс укучысы Гарифуллин Кәрим 2008 елгы укучы егетләр арасында Кукмарада ачык район беренчелеге өчен көрәш турнирында 3 урын яулады. Чын күңелдән спортчыларыбызны котлыйбыз!
27 гыйнварда безнең мәктәп хоккей командасы2010-2012 елгы укучы балалар арасында район чемпионы булдылар.4б класс укучысы Галиев Фидантурнирның иң яхшы капкачысы булып танылды. Тренерлары Садыйков Р.М.Котлыйбыз!
28 гыйнварда мини-футбол буенча “Интер” чемпионатында Балтач районы командасы 3 урын яулады.
4б класс укучылары Галиев Фидан һәм Гатауллтин Гомәр бүләкләнделәр. Галиев Фидан махсус дипломга ия булды. Гатауллин Гомәр (4б класс). “Иң яхшы саклаучы” кубогына иреште. Афәрин егетләр!














