МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Норма, ул. Казанская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-683-17-22 |
| E-Mail: | Snur.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нурминская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллина Ляйсан Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 406 учащихся/Бездә 406 укучы укый |
| У нас учат: | 48 педагога/Бездә 48 укытучы укыта |
МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре/Школьные новогодние праздники 27.12.2022

26-27 декабрь- мәктәп укучылары өчен Яңа ел бәйрәмнәре көннәре.
26 декабрьдә 7-8 класс укучылары өчен “Яңа ел белән! “ белән бәйрәме үтте. 9-11 класс укучылары Кыш бабайлы, Кар кызлы 80-90 еллар стилендә дискәтүк оештырдылар.
27 декабрьдә 1-4 класслар, 5-6 класслар өчен “Яңа ел” могҗизалары” театралләштерелгән тамаша узды.
Яңа елга күп калмады.Әйдәгез бер-беребезгә сәламәтлек, уңышлар, иминлек, тыныч күк йөзе телик!
-
Яңа елны көткәндә/В ожидании Нового года! 24.12.2022

15 декабрьдән 25 декабрьга кадәр “Яңа елга мәктәпне бизик!” акциясе үтте.
Яңа ел - балалар өчен иң теләгән, иң яраткан бәйрәм. Һәркем аны түземсезлек белән көтә. Яңа ел сулышы сихри көчкә ия, уңай тирәлек тудыра, хыялларга урын калдыра.
Укучылар зур тырышлык белән мәктәп кабинетларын, коридорларны һәм тәрәзәләрне бизәү белән шөгыльләнделәр. Мәктәп чыршысы да бизәлде, фотозона эшләнде. Мәктәп алдындагы биек чыршы да “яңа ел киемен” киде. Ишек алдында әкият геройлары калкып чыкты.
-
“Яңа ел тәрәзәләре” Бөтенроссия акциясе/Идёт Всероссийская акция «Новогодние Окна» 23.12.2022

5 декабрьдан 8 январьга кадәр “Яңа ел тәрәзәләре” Бөтенроссия акциясе бара. Бу флешмобта безнең укучылар ел саен теләп катнашалар. Балаларның күзләрен иркәләп, мәктәп тәрәзәләрендә матур кышкы бизәкләрдән торган күренешләр барлыкка килә. Аннан соң бу флешмоб укучылар яшәгән йортларга да тарала.
-
Балачаклы Яңа ел!/Концерт «Праздник детства – Новый год» 23.12.2022

23 декабрьда сәнгать юнәлешендәге өстәмә белем бирү түгәрәкләренең яртыеллык иҗат отчеты булды.
“Балачаклы Яңа ел!” концертында «Цветная бусинка» (Төсле бөртек) (ЦВР, җит. Ахмадуллина Г.Р.), «Ритмы танца » (Бию ритмнары) (ЦВР, җит. Мухаммадиева С.Г.), «Конферанс» (ЦВР, җит.. Юсупова Г.А.), «Веселый английский» (Күңелле инглиз теле) (мәктәп, җит. Шафигуллина Л.Р.), «Татарча җырлыйбыз» (мәктәп, җит. Каримова Ф.Р.) түгәрәкләре һәм бию төркемнәре «Reverans», «Браво» (сәнгать мәктәбе, җит. Хабибуллина Н.Ф.) катнаштылар. Тамашачылар искиткеч матур җырлар һәм биюләр һәм спектакль карадылар.
-
Сәнгать, технология декадасы 22.12.2022

15 декабрьдан - 24 декабрьга кадәр сәнгать, технология декадасы үтә. Декада планы эшләнде. Стендка башваткычлар куелды.Классларда музыка, караоке ешрак ишетелә башлады.”Театрда һәм кинозалда үзеңне тоту кагыйдәләре” турында әңгәмәләр үткәрелде.Кулинария технологиясенә мастер- класс уздырылды.
-
Интеллектуаль уенда сынатмыйбыз
22.12.2022
19 декабрьдә10 сыйныф укучылары тарих фәннәре декадасында үткәрелгән мәктәп квестларында да, район күләмендәге интеллектуаль уенында да сынатмадылар. МБУ М(П) “Факел” оештырган “Тачбал” интеллектуаль уенында Садиков Амир, Хабибуллина Ландыш, Гатауллина Лина составындагы безнең команда җиңү яулады. Алар үзләрен туган як тарихын белүчеләр буларак таныттылар.
-
Волонтерларыбыз да тынгысыз хезмәттә
22.12.2022
15-22 декабря. Алар укудан тыш вакытта игелекле эшләргә дә өлгерәләр. 5а һәм 6б сыйныфлары “Игелек” ярминкәсе үткәрделәр.
Аларның табышы мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәмгә китәчәк.
3-4 сыйныф укучылары да мобилизацияләнгән якташларыбызны Яңа ел белән котлау хатлары яздылар. Аларның тизрәк сау-сәламәт туган якларына кайтуларын теләделәр.
7б сыйныфы укучылары үзләре тимурчылыкка алган Шарафутдинова Зөлхәбирә апага ярдәм итеп, хуҗалык тирәсен кардан чистарттылар. Игелек җирдә ятмас. Мөмкин булганча ярдәмгә мохтаҗларга булышыйк!
-
Гамәлләребез өчен без җаваплы/Мы в ответе за свои поступки 14.12.2022

9 декабрь һәм 13 декабрь көннәрендә 5-11 класс укучылары өчен муниципаль полиция хезмәткәре Накипова Раушания Линаровна “Гамәлләребез өчен без җаваплы” темасына хокукый дәрес үткәрде.
Ул шулай ук кышкы каникул чорына укучыларга инструктаж үткәрде:
- 13 декабрь - 5-11 класс укучыларына;
- 14 декабрь -1-4 класс укучыларына.
9 декабря и 13 декабря для обучающихся 5 -11 классов были организованы уроки на тему : «Мы в ответе за свои поступки». Урок провела муниципальный служащий полиции Накипова Раушания Линаровна.
Её был проведён инструктаж на период зимних каникул:
- 13 декабря для обучающихся 5-11 классов;
- 14 декабря для обучающихся 1-4 классов.
-
Иңнәремдә ике канатым бар/Выросли Крылья 10.12.2022

Бу дөньяны яратып килдем,
Гашыйк мин һәр нәрсәгә.
Тирә-юньнең матурлыгы,
Көч бирә миңа яшәргә.
Кариле кызы Чулпан Габделганиева - шагыйрә, дөнья күләмендә танылган спортчы.
Чулпан Габдулганиева - поэт, спортсменка, чемпионка мира по шашкам, обладательница диплома в номинации “Лучший спортсмен Республики Татарстан с ограниченными возможностями здоровья”, организатор клуба “Фикердәшләр” людей с ограниченными возможностями нашего района, наша односельчанка, выпускница нашей школы. -
Игелек кылырга өйрән!/ Научи своё сердце добру! 08.12.2022

Игелек кылырга өйрән!
1 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр "Бөтенроссия игелек дәресләре" кысаларында 1-11 сыйныфларда Игелек дәресләре үтте.Научи своё сердце добру!
С 1 по 8 декабря в рамках Всероссийских уроков доброты в классах МБОУ "Нурминская СОШ" были проведены уроки Доброты.














