МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Норма, ул. Казанская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-683-17-22 |
| E-Mail: | Snur.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нурминская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллина Ляйсан Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 390 учащихся/Бездә 390 укучы укый |
| У нас учат: | 49 педагога/Бездә 49 укытучы укыта |
МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Конкурс рисунков 20.06.2022

Сегодня в пришкольном лагере «Ромашка» был конкурс рисунков «Цветы-радости жизни». Для детей состоялась беседа о цветах. Ребята показали свои знания по знаниям о цветах, отгадывали загадки и вспоминали мифы и легенды о цветах. Конкурс получился насыщенным и интересным.
-
"Халыклар дуслыгы" музеенда 20.06.2022

6нчы отряд Чепья авылындагы "Халыклар дуслыгы" музеенда кунакта.
-
Авыл китапханәсендә 20.06.2022

Мәктәп каршында эшләп килүче "Ромашка" лагерена йөрүче бер төркем балалар авыл китапханәсендә кунак булдылар.
Бүгенге көндә җирлегебездә сакланып килүче милли бәйрәмебез "Сабантуй", соңгы елларда кабат торгызылган бәйрәмнәр "Карга боткасы"," Каз өмәсе", "Аулак өй" кебек матур бәйрәмнәр һәм аларда уйналган уеннарга тукталып, һәрберсенә сәяхәт кылдылар. Җирлегебездә яшәүче милләтләр турында һәм аларның милли йола-уеннары турында кыскача мәгълүмат бирелде.
Балалар шулай ук "Халкым мирасы" исемендәге китап күргәзмәсендә булган китаплар аша милли киемнәр, борынгы җырлар, йолалар шәҗәрәләр белән таныштылар. Милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендереп, аларны сакларга кирәклеген ассызыклап үтелде.
-
Авыл чишмәләре 18.06.2022

"Ромашка" мәктәп яны лагеренда авыл чишмәләренә экскурсия оештырдык. Аларны һәрвакыт чиста тоту- изге бурычыбыз икәнлеге ассызыкланды.
-
Шашка ярышлары 18.06.2022

Ромашка" лагеренда отрядлар арасында шашка ярышлары булып узды. Бу өстәл уены балаларның хәтерен үстерә, җиңүгә омтылыш тәрбияли һәм җиңелә белергә өйрәтә. Афәрин, балалар!
-
Үзәк паркта 17.06.2022

"Ромашка" мәктәп яны лагере балалары Балтачның Үзәк паркында экскурсиядә булдылар.
-
"Халыклар дуслыгы" музеенда 17.06.2022

Мәктәп яны җәйге лагерьга йөрүче 2нче отряд балалары Чепья авылындагы "Халыклар дуслыгы" музеенда кунакта.
-
"Сабантуй" паркына сәяхәт 17.06.2022

"Ромашка" лагере балалары парклар белән танышуны дәвам итә. Бүген алар Балтачтагы "Сабантуй" паркына сәяхәткә бардылар.
-
Авыл китапаханәсендә 16.06.2022

"Ромашка" лагерена йөрүче балаларга авыл китапаханәсендә китап уку турында эчтәлекле әңгәмә үткәрелде.Алар китапханәдә эшләнгән китап күргәзмәләре белән танышып, китап уку турында бик күп мәгълүматлар алдылар. Россиядә балалар унъеллыгы уңаеннан, белем дөньясына сәяхәтне дәвам итеп, һәр бала махсус гөлгә белем тасмасы беркеттеләр һәм каникул чорында китапханәдән китап алган һәр бала белем тасмасын арттырып, үзләрен иң күп китап укуда сынауны максат итеп куйдылар.
-
Район Балалар китапханәсендә кунакта 16.06.2022

Ромашка" лагере балалары район Балалар китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханә хезмәткәре аларны уку залы һәм китапханә эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук татар халык әкиятләренә нигезләнгән мультфильмнар да балалар күңеленә хуш килде.














