МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Норма, ул. Казанская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-683-17-22 |
| E-Mail: | Snur.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нурминская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллина Ляйсан Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 390 учащихся/Бездә 390 укучы укый |
| У нас учат: | 49 педагога/Бездә 49 укытучы укыта |
МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Укучыларыбыз - приз ияләре/Наши обучающиеся - призёры регионального этапа Всероссийской олимпиады 14.01.2023

Укучыларыбыз “Бөтендөнья сәнгате мәдәнияте” фәненнән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының регион этабында приз ияләре булдылар. Менә алар:
- Гатауллина Лина Руслан кызы,10 класс;
- Хабибуллина Ландыш Халит кызы, 11 класс;
- Яруллина Дина Роберт кызы, 11 класс.
Кызлар сез булдырасыз!Алга таба яңа җиңүләр телибез сезгә!
Аларны әзерләгән укытучылары Каримова Фарида Рәфәгать кызына һәм Яруллина Гүзәл Рифкать кызына зур рәхмәт!
-
Вакытны күңелле үткәрәләр/Весело проводят время 12.01.2023

5б сыйныфы укучылары классташлары вакытлыча өйдә укырга мәҗбүр булган Сәләхов Раилләр гаиләсендә еш булалар. Укучылар Раилгә класс, мәктәп яңалыкларын җиткерәләр, төрле хәлләр турында фикер алышалар. Гомумән, классташлар вакытны күңелле үткәрәләр.
-
Шахмат ярышында җиңүчеләр/Победители шахматных турниров 11.01.2023

1 класс укучысы Марданова Раида Арчада узган шахмат ярышында- 3 урын, Салавычта Фаот Юсупов истәлегенә узган район ярышында 1 урын алды. Абыйсы, 4б классы укучысы, Марданов Раил, 2 урынга лаек булды. Уңышларыгыз белән!
-
Егетләр, әфәрин!/Молодцы, парни! 11.01.2023

4-10 январьда Владимир өлкәсенең Судогда шәһәрендә өч тапкыр Олимпия чемпионы,10 тапкыр дөнья чемпионы булган А.П. Рагулин истәлегенә узган 22 нче Бөтенроссия “Алтын алка” хоккей турнирында Балтач район хоккей командасы 3 урынга лаек булды. Бу команда составында безнең мәктәп егетләре дә бар иде. Алар 7 сыйныф укучылары: Салихзянов Нияз, Хакимзянов Ислам, Каримов Салават, Садиков Кәрим, Юсупов Раил, Ахкямов Рамазан. Тренерлары Садыйков Р. М., Нурсәитов Ф. Федерация җитәкчесе Шакиров И. Н. Егетләр әфәрин!Яңа җиңүләр сезгә!
-
11 гыйнвар - Халыкара “Рәхмәт” көне/11 января- Международный день «Спасибо» 11.01.2023

11 гыйнварда – иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе -Халыкара “Рәхмәт“ көне бәйрәм итеп үтелә. Бу көнне мәктәптә “Рәхмәт” акциясе оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары аны үзләре ясаган рәсемнәрдә чагылдырдылар.
-
Җим салырга онытмыйк/Не забывай о птицах! 10.01.2023

Укучыларыбыз кышкы салкыннарда кышлаучы кошларга кешеләр ярдәме кирәк икәнен беләләр.Шуңа күрә кышкы каникул алдыннан кошларны кайгыртып, аларга җим салу оештырылды. Аны беренче класс укучылары башлап җибәрде. Башка класслар да аларга кушылсын иде.Әле кыш озын һәм салкын. Иң әһәмиятлесе җим салырга онытмыйк, җимлеккә кар үтеп керерлек булмасын. Иң әйбәт ризык: көнбагыш, киндер орлыгы. Кавын, карбыз, кабак орлыклары да ярый. Песнәкләрнең иң яраткан ризыгы- туң май, ит, сыр.Аларны тимер чыбык белән беркетеп куярга кирәк.
-
Волейбол буенча III урын/III место по волейболу 09.01.2023

Кышкы каникулда Балтач районында һәр төрле спорт чаралары үткәрелде. Шуларның берсе 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында волейбол буенча узган район беренчелегенә ярышлар. Бу ярышта безнең укучылар командасы 3 урынга чыкты. Тренерлары:Гатауллин Тимур Фәргать улы. Котлыйбыз!
-
Мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре/Школьные новогодние праздники 27.12.2022

26-27 декабрь- мәктәп укучылары өчен Яңа ел бәйрәмнәре көннәре.
26 декабрьдә 7-8 класс укучылары өчен “Яңа ел белән! “ белән бәйрәме үтте. 9-11 класс укучылары Кыш бабайлы, Кар кызлы 80-90 еллар стилендә дискәтүк оештырдылар.
27 декабрьдә 1-4 класслар, 5-6 класслар өчен “Яңа ел” могҗизалары” театралләштерелгән тамаша узды.
Яңа елга күп калмады.Әйдәгез бер-беребезгә сәламәтлек, уңышлар, иминлек, тыныч күк йөзе телик!
-
Яңа елны көткәндә/В ожидании Нового года! 24.12.2022

15 декабрьдән 25 декабрьга кадәр “Яңа елга мәктәпне бизик!” акциясе үтте.
Яңа ел - балалар өчен иң теләгән, иң яраткан бәйрәм. Һәркем аны түземсезлек белән көтә. Яңа ел сулышы сихри көчкә ия, уңай тирәлек тудыра, хыялларга урын калдыра.
Укучылар зур тырышлык белән мәктәп кабинетларын, коридорларны һәм тәрәзәләрне бизәү белән шөгыльләнделәр. Мәктәп чыршысы да бизәлде, фотозона эшләнде. Мәктәп алдындагы биек чыршы да “яңа ел киемен” киде. Ишек алдында әкият геройлары калкып чыкты.
-
“Яңа ел тәрәзәләре” Бөтенроссия акциясе/Идёт Всероссийская акция «Новогодние Окна» 23.12.2022

5 декабрьдан 8 январьга кадәр “Яңа ел тәрәзәләре” Бөтенроссия акциясе бара. Бу флешмобта безнең укучылар ел саен теләп катнашалар. Балаларның күзләрен иркәләп, мәктәп тәрәзәләрендә матур кышкы бизәкләрдән торган күренешләр барлыкка килә. Аннан соң бу флешмоб укучылар яшәгән йортларга да тарала.














