МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Норма, ул. Казанская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-683-17-22 |
| E-Mail: | Snur.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нурминская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллина Ляйсан Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 406 учащихся/Бездә 406 укучы укый |
| У нас учат: | 48 педагога/Бездә 48 укытучы укыта |
МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Холокост корбаннарын искә алу атналыгы/Неделя памяти жертв Холокоста 28.01.2023

20-28 гыйнварда “Холокост корбаннарын искә алу атналыгы” чаралары үтте. Атналык планы төзү аны тормышка ашыруда укучылар активы, педагог-организатор , класс җитәкчеләре, тарих укытучылары катнаштылар. “Холокост- буыннар хәтере. Ленинград камалышы” информацион стенды төзелде.
20-27 гыйнвар көннәрендә 2-6 сыйныфларда ”Холокост - халыклар трагедиясе”, 7-11 сыйныфларда “Холокостны истә тоту- толерантлыкка илтүче юл” темаларына сыйныф сәгатьләре үтте. Башлангыч сыйныф укучыларының ясалган рәсемнәреннән “Хәтер яши” рәсем күргәзмәсе оештырылды.
27 гыйнварда “Без истә тотарга тиеш!” дип аталган класс сәгатьләре узды. Укучылар активы “Хәтер шәме” акциясе оештырды. Бер минут тынлык белән Холокост корбаннарын искә алдык.
-
Физкультура укытучылары семинары/Семинар учителей физкультуры 26.01.2023

25 гыйнварда безнең мәктәптә физкультура укытучыларының семинары узды.
Анда физкультура укытучысы Исрафилов Р.Н. чаңгыда шуу күнекмәләрен укучыларга бирү технологиясен ачты.
Гарифуллин Н.Г. ачык көрәш секциясе дәресе бирде.Монда көрәш алымнары белән яшь көрәшчеләрне коралландыру юллары күрсәтелде.
Семинар физкультура укытучыларының түгәрәк өстәл артында фикер алышулары белән тәмамланды.
-
Безнең көрәшче егетләребез! 20.01.2023

1. Балтач районында Алмаз Нотфуллин истәлегенә көрәш ярышында 2009 елгы, аннан да кечерәк яшьтәге укучы егетләр арасындагы беренчелектә безнең яшь көрәшчеләребез дә катнашты. Җиңүчеләр арасында 7б сыйныфы уккучысы Ахунов Исмагыйль үз авырлыгында - 2 урын, Хабибуллин Раяз (7а) -I урын, Гарифуллин Самат(7б) - I урын яуладылар. Гилязиев Тимур(6б) махсус премиягә лаек булды. Көрәшчеләребез командасы III урынга чыкты.
2. Әтнә районында булып узган 2008 елгы егетләр арасында Кыш бабай призына көрәш ярышында 8а сыйныфыннан Гарифуллин Кәрим һәм Фазылҗанов Кәрим III урын яуладылар.
Егетләрнең тренерлары Гарифуллин Наил Габделхаевич. Котлыйбыз!
-
Укучыларыбыз - приз ияләре/Наши обучающиеся - призёры регионального этапа Всероссийской олимпиады 14.01.2023

Укучыларыбыз “Бөтендөнья сәнгате мәдәнияте” фәненнән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының регион этабында приз ияләре булдылар. Менә алар:
- Гатауллина Лина Руслан кызы,10 класс;
- Хабибуллина Ландыш Халит кызы, 11 класс;
- Яруллина Дина Роберт кызы, 11 класс.
Кызлар сез булдырасыз!Алга таба яңа җиңүләр телибез сезгә!
Аларны әзерләгән укытучылары Каримова Фарида Рәфәгать кызына һәм Яруллина Гүзәл Рифкать кызына зур рәхмәт!
-
Вакытны күңелле үткәрәләр/Весело проводят время 12.01.2023

5б сыйныфы укучылары классташлары вакытлыча өйдә укырга мәҗбүр булган Сәләхов Раилләр гаиләсендә еш булалар. Укучылар Раилгә класс, мәктәп яңалыкларын җиткерәләр, төрле хәлләр турында фикер алышалар. Гомумән, классташлар вакытны күңелле үткәрәләр.
-
Шахмат ярышында җиңүчеләр/Победители шахматных турниров 11.01.2023

1 класс укучысы Марданова Раида Арчада узган шахмат ярышында- 3 урын, Салавычта Фаот Юсупов истәлегенә узган район ярышында 1 урын алды. Абыйсы, 4б классы укучысы, Марданов Раил, 2 урынга лаек булды. Уңышларыгыз белән!
-
Егетләр, әфәрин!/Молодцы, парни! 11.01.2023

4-10 январьда Владимир өлкәсенең Судогда шәһәрендә өч тапкыр Олимпия чемпионы,10 тапкыр дөнья чемпионы булган А.П. Рагулин истәлегенә узган 22 нче Бөтенроссия “Алтын алка” хоккей турнирында Балтач район хоккей командасы 3 урынга лаек булды. Бу команда составында безнең мәктәп егетләре дә бар иде. Алар 7 сыйныф укучылары: Салихзянов Нияз, Хакимзянов Ислам, Каримов Салават, Садиков Кәрим, Юсупов Раил, Ахкямов Рамазан. Тренерлары Садыйков Р. М., Нурсәитов Ф. Федерация җитәкчесе Шакиров И. Н. Егетләр әфәрин!Яңа җиңүләр сезгә!
-
11 гыйнвар - Халыкара “Рәхмәт” көне/11 января- Международный день «Спасибо» 11.01.2023

11 гыйнварда – иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе -Халыкара “Рәхмәт“ көне бәйрәм итеп үтелә. Бу көнне мәктәптә “Рәхмәт” акциясе оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары аны үзләре ясаган рәсемнәрдә чагылдырдылар.
-
Җим салырга онытмыйк/Не забывай о птицах! 10.01.2023

Укучыларыбыз кышкы салкыннарда кышлаучы кошларга кешеләр ярдәме кирәк икәнен беләләр.Шуңа күрә кышкы каникул алдыннан кошларны кайгыртып, аларга җим салу оештырылды. Аны беренче класс укучылары башлап җибәрде. Башка класслар да аларга кушылсын иде.Әле кыш озын һәм салкын. Иң әһәмиятлесе җим салырга онытмыйк, җимлеккә кар үтеп керерлек булмасын. Иң әйбәт ризык: көнбагыш, киндер орлыгы. Кавын, карбыз, кабак орлыклары да ярый. Песнәкләрнең иң яраткан ризыгы- туң май, ит, сыр.Аларны тимер чыбык белән беркетеп куярга кирәк.
-
Волейбол буенча III урын/III место по волейболу 09.01.2023

Кышкы каникулда Балтач районында һәр төрле спорт чаралары үткәрелде. Шуларның берсе 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында волейбол буенча узган район беренчелегенә ярышлар. Бу ярышта безнең укучылар командасы 3 урынга чыкты. Тренерлары:Гатауллин Тимур Фәргать улы. Котлыйбыз!














