МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Норма, ул. Казанская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-683-17-22 |
| E-Mail: | Snur.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нурминская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллина Ляйсан Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 390 учащихся/Бездә 390 укучы укый |
| У нас учат: | 49 педагога/Бездә 49 укытучы укыта |
-
Мәктәбебездә шахмат ярышы 06.11.2026

Шахмат - гадәти уен гына түгел, ул - кешенең фикерләү сәләтен үстерүче спорт төре. Бу спорт төрен үзләштерүчеләр үзләренең һәрбер эшен алдан уйлыйлар, сабыр һәм игътибарлы булалар. Шулай ук аларда җаваплылык арта, чөнки тактадагы фигуралар өчен син генә җаваплы. Шахмат үз хаталарыңны күрергә һәм шулардан сабак алырга өйрәтә.
Бүген мәктәбебездә укучылар арасында тренерыбыз Ландыш Васил кызы Гарифуллина юбилеена багышланган шахмат ярышы узды. Ярышта Саба, Мамадыш, Әтнә, Кукмара һәм Балтач районнарынан укучылар көч сынашты. Турнир район башлыгы Рамиль Рашит улы Нутфуллинның җылы сүзләре, мәктәп директоры Ләйсән Фәрит кызы Гатауллинаның сәламләве белән башланып китте. Ачу тантанасы тәмамлангач, судья кагыйдәләр белән таныштырды. Шахматчылар уенда бик тырышып көрәштеләр. Турнир азагында катнашучыларга бүләкләр, ә җиңүчеләргә диплом, медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Ярыш оештыручыларга бик зур рәхмәт!
Ландыш Васил кызын олы юбилее белән котлыйбыз! Аңа саулык - сәламәтлек, бәхет - шатлыклар теләп калабыз. -
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез» 05.11.2026

Норма мәдәният йорты сәхнәсендә «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Мәҗлес узып баручы елда юбилейларын билгеләп үтүче укытучыларга, мәктәптә эшләүчеләргә багышланган, дүртенче ел рәттән үткәрелгән, күңелләргә үтеп керерлек матур чара булды.
Сәхнәгә юбиляр укытучыларыбыз, остазларыбыз һәм аларның якыннары чакырылды. Аларга "Укытучы хезмәтен ни өчен сайладыгыз?", «Эшләгән дәверегездә нинди кызыклы вакыйгалар булды?» һәм башка шундый сораулар бирелде. Әйтерсең алар шул чорларга әйләнеп кайттылар; берсеннән-берсе кызыклы вакыйгаларын искә төшереп, залда утырган тамашачыларны мәктәп елларына алып кереп киттеләр. Бу җанлы җылы эчтәлекле кичәбез барлык укытучылар башкаруында «Туган җиреңнән китмә!» җыры белән тәмамланды. Чарабызның истәлекле бүләге итеп юбиляр укытучыларыбызга, мәктәбебездә элек эшләп киткән, хәзергесе вакытта бакыйлыкка күчкән укытучыларыбызның балалары, оныклары, туганнырына истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. -
"Экология - дело каждого" 26.10.2026

Команда экологов нашей школы заняли призовое III место в престижном Международном конкурсе "Экология - дело каждого".
Этот конкурс стал одной из самых массовых экологических инициатив для детей и молодежи. Участники предложили проекты по очистке воды и воздуха, переработке отходов, сохранению биоразнообразия, экопросвещению, экотуризму и экоблогингу.
«В конкурсе участвуют представители 110 стран мира. Количество участников каждый год становится больше. Мероприятие становится хорошей, доброй традицией», – заметил министр экологии и природных ресурсов РТ Азат Зиганшин.
Поздравляем всех участников и желаем новых успехов!
Руководитель команды Садыйкова Гульнар Рашитовна.














