муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Cоңгы кыңгырау бәйрәме. 25.05.2016

Кыңгыраулы мәктәп елларына,
Алып кайта барыр юлларым.
Укытучы апам дәшә сыман
Улларым, сез минем, кызларым.
-
Тәмәкегә каршы... 24.05.2016

31 нче май - тәмәкегә каршы көн уңаеннан 7 - 8 нче сыйныфларда Гарипова Л.Р. тәмәкенең зыяны турында тәрбия дәресе үткәрде.
-
Тәртипкә чакыру.
24.05.2016
Полиция хезмәткәрләре укучылар белән очраштылар, аларга җәйге каникул чорында тәртипләрне аңлаттылар.
-
Урман сабан туе.
20.05.2016
Бүген бөтен мәктәп белән бәйрәм иттек: урманда сабан туй үткәрдек, уйнадык, ярыштык.
-
Һөнәрләр күргәзмәсендә... 19.05.2016

18 нче май көнне район мәдәният йортында узган һөнәрләр күргәзмәсендә Йосыпова Алсу һәм Мортазина Гөлшат "Бисероплетение" номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнделәр.
-
Талантлар парады. 18.05.2016

Предмет олимпиадаларында берничә җиңү яулаган укучылар арасында уздырылган "Талантлар парады"нда 5 нче сыйныф укучысы Шәйхиева Язгөл катнашты һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Гаилә көне. 13.05.2016

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Гаилә көненә багышлап "Тату гаилә - бәхет нигезе" исеме астында кичә үткәрелде.
-
Безнең гаилә. 11.05.2016

Гаилә көненә багышлап сыйныфларда әңгәмәләр уздырылды.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг. 07.05.2016
Соңгы каһарманнар басып тора,Иргәгәне уйлап тартынам.Җиңү мәйданына килми калсаКирәк булмас бару артыннан.Тик батырлык янәшәдән атлар,Тезелешеп узар күп еллар,һәйкәл яннарында чәчәк тотыпСолдат балалары торырлар.Онытырлар диеп уйламагыз,Җир төренгәч язгы бер ямьгәАп-ак чәчле солдат улларыныңОныклары килер бәйрәмгә!Бүген Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап тантаналы митинг үткәрелде: сугыш батырларын данлап җырлар җырланды, веноклар куелды. Исән-сау булган бердәнбер сугыш ветераны Галиев Гарифҗан абый үзенең изге теләкләрен күз яшьләре аша җиткерде, илгә-көнгә тынычлык теләде.
-
Үлемсез полк митингка әзер. 06.05.2016
Мәңгелек ут яна мәйданнарда,Батырларга укый мәдхия.Яуда ятын калган бабайларгаОныклары килеп баш ия.Безнең әтиләрнең бабаларыЯтып калган сугыш кырында.Гасыр аша күчә истәлекләр,Йөрәкләрдә алар барсы да.Бабам хәтерләми үз әтисен,Күзләреннән тама яшьләре.Яуда ятып калган бабакаем,Без, балалар, сезгә рәхмәтле!













